(Казан
шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль, Дмитрий
Никитин). Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда «Хоккей – һәркемгә» хәйрия
матчы узды. Хәрәкәт итү функцияләре бозылган балалар белән бергә бозга Казан
Мэры Илсур Метшин, Континенталь хоккей лигасының һәм Төнге хоккей лигасы
командаларының гамәлдәге уенчылары, шулай ук Казан епархиясе һәм Татарстан
Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре чыкты.
«Бу
матч аерым хисләр тудыра, алга таба да
матур традициягә әйләнсен иде, – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Турнирны оештыручыларга безнең
арада булырга теләгән, спорт белән шөгыльләнергә омтылган балаларга карата
булган игътибарлары өчен рәхмәт».
Бозда
капитаны Анастасия Шагалина булган «Метеор» һәм Анастасия Бердникова
җитәкчелегендәге «Вымпел» командалары очрашты. Көндәшләр 20 шәр минутлык ике период уйнады.
Командалар составында 5 кыз һәм 17 малай иде. Казан Мэры Илсур
Метшин, Олимпия чемпионы Сергей Шепелев, «Ак Барс»ның 3 уенчысы – Александр
Бурмистров, Дмитрий Юдин һәм Даниил Журавлев, шулай ук «На паузе»
турнирында катнашучы «Локомотив», «Нефтехимик» һәм «Северсталь» уенчылары
аларның остазлары булды.
«Әлеге матч онытылмаслык хис-кичерешләр бирә, - дип
билгеләп үтте «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров. – Безнең өчен балаларның
бәхетле булуы мөһим. Бүген алар өчен чын бәйрәм, матчтан соң
да спорт белән шөгыльләнүләрен дәвам итәргә теләкләре булсын өчен без барысын
да эшләячәкбез».
Матч бик җанлы узды, соңгы минутка кадәр кем җиңәчәге
билгеле булмады. Очрашуның 6 нчы
минутында «Вымпел» исәпне ачты, әмма ул лидер булып озак кала алмады. Очрашуның 2 нче минутыннан
соң ук «Метеор» командасы капитаны Анастасия Шагалина һәм аның остазы Илсур
Метшин матчта исәпне тигезләделәр. Беренче период тигез уен белән тәмамланды, әмма
«Вымпел» аны 4:2 исәбе белән алып барды. «Метеор» уенчылары бирешергә теләмәде
һәм икенче периодның беренче минутында калышып баруны бер алкага кадәр киметтеләр.
Периодның башы бик тиз булды. Уенның икенче өлешенең 10 минутыннан соң таблода
исәп 5:5 иде инде. Матчны очрашуның соңгы минутлары хәл итте. Командалар тагын
2 алка кертте, уен 7:7 исәбе белән тәмамланды. «Дуслык җиңде», – дип
кычкырдылар тамашачылар һәм балаларның әти-әниләре.
Уен тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да истәлекле
бүләкләр алды һәм үзләренең спорт дөньясындагы кумирлары белән фотога төштеләр.
Казан Мэры һәм профессиональ хоккейчылар балаларга теләкләрен җиткерделәр һәм
аларга киләчәктә дә спорт уңышлары теләделәр.
«Без узган елдан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар
һәм өлкәннәр өчен спорт дәресләренә аерым игътибар бирә башладык, – дип сөйләде
Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов. – Һәр спорт объектында
диярлек спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт бирәбез. Бүгенге чара шәһәрдәге хоккейны
үстерүгә зур өлеш кертә. Хәзерге вакытта
Казанда өч команда формалаштырылган, киләчәктә әлеге эстафетаны Түбән Камага тапшырырга телибез. Мондый
чаралар республикада адаптив спортны үстерүнең иң яхшы үрнәге булып тора». А.Салихов
сүзләренә караганда, балалар бозга беренче тапкыр профессиональ спортчылар
белән чыккан, һәм бу аларга спорт белән шөгыльләнә башлауга зур этәргеч булып тора.
«Кызым әлеге матчка эләгү турында хыялланды, – дип
хис-кичерешләре белән уртаклашты Анастасия Шагалинаның әнисе. – Без матчларга гел
җанатарлар булып килдек. Яшь буенча чикләүләр булганга, йә планлы дәвалау аркасында чыгыш ясый алмадык. Әмма
бүген Настенканың хыялы тормышка ашты, һәм ул Казанның төп боз аренасында
хоккей уйный».
Матчта
катнашучыларның әти-әниләре билгеләп үткәнчә, әлеге чара һәр бала тормышында
онытылмаслык вакыйга булып тора. Күп кенә балалар элегрәк узган уеннарда чыгыш
ясаган профессиональ спортчылар белән әле дә аралаша икән.
«Ак
Барс» хоккей клубыннан тыш, ТР Хоккей федерациясе һәм «Игелекле эшләр көне» хәйрия
фонды чараның партнерлары булды. Проект 2018 елдан бирле тормышка
ашырыла, бу вакыт эчендә биредә 100 дән
артык бала катнашты. 2019 елда «Хоккей – һәркемгә» проекты Түбән Новгородтагы
«Event- прорыв» премиясе белән билгеләп үтелде
һәм «Иң яхшы социаль проект» номинациясендә җиңүче булды.
ТР
Адаптив спортны үстерү үзәге булдыру әлеге эшнең мөһим дәвамы булып торды, аның
нигезендә Татарстанда беренче «Ак Барс следж» хоккей командасы формалаштырылды.