(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль). Бүген Казан
Мэры, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы һәм Берләшкән Милләтләр
Оешмасы җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив Комитет (UNACLA)
президенты Илсур Метшин видеоэлемтә режимында Якын Көнчыгыш һәм Көнбатыш Азия (MEWA)
илләренең «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасы төбәк бүлеге
утырышында чыгыш ясады. Пленар сессия ачылышында ул чарада катнашучыларны
сәламләде.
Илсур Метшин оешманың Евразия бүлеге «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият»-MEWA белән күп санлы уртак проектларны гамәлгә
ашыра, дип билгеләп үтте. «Безне тирән тарихи һәм мәдәни элемтәләр, тыгыз
икътисадый мөнәсәбәтләр бәйли», - дип ассызыклады ул.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»-MEWA оешканнан
бирле, демократия, кеше хокуклары, җирле үзидарәнең актуальлеге, халыкара бердәмлек,
үтә күренмәлелек, шулай ук тотрыклы үсеш принципларын алга куеп, шәһәрләр һәм
җирле хакимият органнары өчен эшчәнлеген дәвам итә», – диде Казан Мэры.
«Миңа утырыш темасы бик якын һәм аңлаешлы («Төбәк
күзаллауларын үзгәртеп кору: үзара бәйләнешле киләчәккә таба» – ред.иск.), –
диде И.Метшин. – Безнең бурычлар уртак: шәһәрләребезне төзек, уңайлы, имин һәм
яхшы итеп күрергә телибез. Моның өчен төгәл гамәлләр планын формалаштырырга,
яңа стратегияләр төзергә кирәк, киңәшмәләр барышында нәкъ менә шулар өстендә
эшләү сорала. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»-MEWA төбәк бүлеге
ярдәмендә аның әгъзалары «Тотрыклы үсеш максатлары»н тормышка ашыру буенча
ирекле җирле отчетлар әзерләү процессына актив кушылалар.
Мэр билгеләп үткәнчә, коронавирус аркасында бөтен
дөньяда кешеләр арасындагы бәйлелек көчәйде. Бүгенге көндәге ситуациядә
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең барлык әгъзалары халыкара
хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә, аны гамәлгә ашыруның яңа форматларын эзләргә һәм
җирле дәрәҗәдә «Тотрыклы үсеш максатлары»н тормышка ашыруның иң яхшы
тәҗрибәләрен уртаклашырга тиеш.
«Мондый күчмә чаралар аның әгъзалары һәм кызыксынган
яклар арасында синергия тәэмин итүгә, шулай ук төбәк һәм глобаль чакыруларга
нәтиҗәлерәк җавап бирү өчен эшчәнлекне планлаштыруга ярдәм итә», – диде ул.
Чыгыш вакытында И.Метшин шулай ук Кадыйр Топбаш
турында искә төшерде: «Күп еллар дәвамында ул «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият» һәм UNACLA Президенты вазыйфаларын
башкарды, безнең уртак эшебезгә бәяләп бетергесез өлеш кертте һәм бөтен дөньяны
муниципаль хакимият сүзенең әһәмиятен танырга мәҗбүр итте».
Илсур Метшин барлык катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде
һәм булачак тематик сессияләр барышында барлыкка килгән идеяләр һәм
тәкъдимнәрнең «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»-MEWA стратегик
приоритетлары нигезенә салыначагын ассызыклады.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» төбәк советы
утырышы ике көн дәвамында, 15 нче һәм 16 нчы февральдә уза. Анда «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият»-MEWA генераль секретаре Мехмет Думан, Коҗаэли
шәһәре мэры Таһир Бююкакын, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»-MEWA сопрезиденты
Юсель Йылмаз, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»-MEWA генераль секретаре
Эмилия Саиз, шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең сопрезиденты
Угур Ибраһим Алтай катнаша.
Исегезгә төшерәбез, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият» бөтендөнья оешмасы Берләшкән Милләтләр Оешмасының 140 иленнән 240
меңнән артык муниципалитетны, төбәкләрне һәм мегаполисларны берләштерә. «Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият»тә катнашып, җирле лидерлар халыкның ихтыяҗларын глобаль
сөйләшүләр өстәле артында фикер алышуга чыгара. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият» 7 региональ бүлектән, мегаполислар бүлегеннән һәм төбәкләрнең
бүлекләреннән тора.