(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче февраль, Алинә Бережная).
Казанның тарихи җирлеге территориясендә архитектура объектларын төзү һәм
реконструкцияләү проектларын шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендәге эшче төркем
утырышында карадылар. Барлык өч объект та Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнехановка килештерүгә тапшырылачак.
Беренче объект Париж Коммунасы урамы, 16 адресы буенча
урнашкан тулай торак булды. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина
объектның тарихи сызымнар буенча торгызылуын ассызыклады. Барлык нормативлар
һәм биеклек характеристикалары үтәлгән, шулай ук парковка каралган. «Шәһәрнең
тотрыклы үсеше концепциясендә язылган барлык таләпләр дә исәпкә алынды, шул
исәптән түбә формасы, фасад парцелляциясе, пропорцияләр һ.б.», – дип билгеләде
Илсөяр Төхвәтуллина.
Казан Мэры бүген Казан архитекторлары югары дәрәҗәдәге
проектлар тәкъдим иткәнлеген билгеләп үтте. «Әле 10 ел элек, әлеге эшне башлап
кына җибәргәндә, бу урында бары тугыз катлы йортлар төзергә тәкъдим ителгән иде,
ә хәзер югары дәрәҗәдәге проектларны күрәбез. Бу безнең архитекторларның соңгы
берничә елда үсүләре турында сөйли», - дип билгеләде Илсур Метшин.
Октябрьнең 25 еллыгы урамы, 5 адресы буенча урнашкан
күп фатирлы торак йорт проекты хупланды. Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр иткәнчә,
башта йортны кызыл кирпеч белән бизәргә теләгәннәр, әмма проект авторы якты
фасад булдырырга теләгән һәм архитекторлар аның карарын хуплаганнар. Казан Мэры
бинаны архитектура яктыртуы өстендә уйларга кушты.
Элеккеге «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы
территориясендәге (Спартак, Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары
киселешендә) IT-парк концепциясе буенча фикер алышу булды. Шәһәрнең баш
архитекторы проектны шәһәр төзелеше советында караганда, объектның
күләмле-пространстволы чишелеше һәм композициясе буенча сораулар күп булганлыгын
җиткерде. «Проектны үзе урнашкан квартал белән комплекста эшләп бетерергә кирәк
дигән теләкләр яңгырады», - дип билгеләде Илсөяр Төхвәтуллина.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык
министры киңәшчесе Николай Васильев ассызыклаганча, Казан үзәгендә объектларны
проектлаганда һәм яңа эш урыннары булдырганда, юлларның артык тыгызлыгын
булдырмас өчен, транспорт үткәрү мөмкинлеге мәсьәләсен уйларга кирәк.
Транспорт темасын дәвам итеп, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Архитектура мирасын
төзекләндерү, реставрацияләү һәм архитектура нигезләре кафедрасы доценты
Светлана Персова объект янында паркинг кирәклеген ассызыклады, ә иҗат
остаханәсе җитәкчесе Николай Новиков кварталдагы җәяүлеләр элемтәсенә аерым
игътибар бирергә тәкъдим итте. «Аксиом» ҖЧҖ баш архитекторы Олег Маклаков
ассызыклаганча, әлеге территория шәһәр төзелеше композициясе планында
игътибарлырак мөнәсәбәт таләп итә. Аның фикеренчә, киләчәктә барлыкка килергә
мөмкин булган объектларны да исәпкә алырга кирәк.
Утырышта ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова,
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, шәһәрнең Вахитов
һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, шәһәрнең Киров
һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, Шәһәрнең үсеш
институты директоры урынбасары Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.