(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Кичә «Сәйдәш»
мәдәният үзәгендә «Бердәм Россия»нең Казан бүлеге секретаре, шәһәр Мэры Илсур
Метшин рәислегендә партиянең XXV конференциясе узды. Чарада биш еллык
эшчәнлеккә йомгаклар ясалды, секретарь, сәяси совет әгъзаларын яңадан сайладылар,
шулай ук активистларны бүләкләделәр. Конференциядә ТР Дәүләт Советы рәисе
урынбасары Юрий Камалтынов, партиянең төбәк сәяси советы әгъзасы Ольга
Воронова, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, төбәк Башкарма
комитеты җитәкчеләре, җирле сәяси совет әгъзалары һәм башкалар катнашты.
«Казан төзекләндерелгән һәм
уңайлы шәһәр позициясен нык тота»
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, хезмәт хакының минималь
күләмен һәм яшәү минимумын арттыру, балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча киң
колачлы программаларны гамәлгә ашыру, яшьләр мәшгульлегенә ярдәм итү, медицина
реабилитациясе системасын үстерү соңгы еллардагы төп казанышлар булып тора.
«Казандагы партия әгъзалары – «Сәламәтлек бишьеллыгы»,
«Яшел рекорд», «Минем Казан» кебек масштаблы проектларны һәм программаларны
тормышка ашырган кешеләр, алар ярдәмендә башкалабыз илнең иң яхшы шәһәрләренең
берсе, төрле юнәлешләр буенча лидер булды», – диде И.Метшин.
Казан Мэры сүзләренә караганда, узган биш ел эчендә
шәһәрдә футбол һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, WorldSkills
эшче һөнәрләр чемпионаты, башка әһәмиятле халыкара чаралар узды. 2018 елда
Казан дөньяның иң чиста шәһәрләре бишлегенә керде, ә 2019 елда Россиядә юл
хуҗалыгы торышы буенча беренче урынны алды.
«Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы
һәм ярдәме белән Казан төзекләндерелгән һәм уңайлы шәһәр позициясен нык тота,
әлеге максатка ирешү өчен әһәмиятле программалар кабул ителә. Биш ел эчендә
Казанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 24 объект
төзелде һәм реконструкцияләнде», – дип ассызыклады И.Метшин.
Шәһәр башлыгы сөйләгәнчә, 2021 елда Казанның дүрт
проекты «Мин яшисе килгән шәһәр» ХIV Халыкара шәһәр практикасы жюрилары
тарафыннан билгеләп үтелгән. Алар арасында түбәндәгеләр бар: «Акчарлак күле»
шәһәр паркын төзекләндерү, мәктәпләрдә сәламәт туклану оештыру, йортсыз
хайваннарны яклау системасын булдыру һәм «Тәмле Казан» гастрономия фестивален
үткәрү.
«Динамик үсеш – шәһәр
икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр нәтиҗәсе»
И.Метшин ассызыклаганча, Казан социаль объектлар
төзелешендә нык алга киткән. Соңгы биш елда 4 млн 400 мең кв. м. торак, 33
балалар бакчасы, 13 мәктәп, 134 спорт корылмасы төзелгән, шулай ук 1500дән
артык йорт яны территориясе төзекләндерелгән, шул исәптән 450 ишегалды «Безнең
ишегалды» президент программасы кысаларында 890 күпфатирлы йорт өчен
яңартылган.
«Юлларны ремонтлау һәм төзү, сәламәтлек саклау һәм
мәдәният учреждениеләрен яңарту буенча масштаблы эшләр бара. Шулай ук
республика программалары һәм милли проектлар кысаларында да зур эш башкарыла.
Алар артында конкрет кешеләр, гаиләләр тора, аларның тормышлары яхшы якка
үзгәрә. Динамик үсеш – шәһәр икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр нәтиҗәсе»,
– дип билгеләп үтте Мэр.
«Эпидемия медицинаны һәм
сәламәтлек саклауны үстерүнең никадәр мөһим булуын күрсәтте»
Илсур Метшин сәламәт яшәү рәвешен алып баруга аерым
тукталды. Казанда спорт үзәкләренең, команда уеннары һәм индивидуаль дәресләр
өчен мәйданчыкларның киң һәм һәркем файдалана алырлык челтәре булдырылды. Бүген
һәр икенче шәһәрле актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Моннан тыш, Казанның
халыкара ярышлар уздыру буенча яхшы тәҗрибәсе бар. Әйтик, быелның җәендә
башкала волейбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк һәм 2023 елда Махсус
Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәргә әзерләнә.
«Уңышларга карамастан, тагын күп эш башкарырга туры
киләчәк, кешеләр бездән үзгәрешләр көтә, һәм без аларның өметләрен акларга
тиеш. «Антивирус стратегиясе»ндә куелган максатларны (моңа «Сәламәт җәмгыять»,
«Яшел шәһәр», «Һәркемнең керемнәрен арттыру» һәм «Дөнья дәрәҗәсендә белем алу»
керә) үтәү Казан шәһәр хакимияте һәм барлык партия әгъзалары өчен намус эше
булып тора», – дип белдерде шәһәр башлыгы. Мэр ассызыклаганча, эпидемия
медицинаны һәм сәламәтлек саклауны үстерүнең никадәр мөһим булуын күрсәтте.
«Бездә амбицияле максатлар һәм бурычлар күп. Үткән
еллар аларның барысын да эшли алуыбызны күрсәтте. Без өйрәндек, һәм без
сынауларны лаеклы уза, Казан халкы алдында җаваплылык тота, кирәк вакытта
аларга ярдәм итә алабыз, – диде Мэр. – Мин барысына да уңышлар телим һәм сезгә
әлеге елларда алып барылган эш өчен рәхмәт белдерәсем килә».
Конференция барышында Илсур Метшин якындагы 5 елга
«Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлеге секретаре итеп сайланды. Шулай ук
утырыш барышында партиянең 35 кешедән торган җирле сәяси советы сайланды, биш
партияле һәм партия делегатларыннан торган җирле контроль комиссиясе
билгеләнде.
Ахырда Мэр шәһәр үсешенә өлеш керткән сайлау
кампаниясендә актив катнашучыларны һәм партия әгъзаларын бүләкләде. Шулай ук
«Бердәм Россия»нең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.