(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар, Ксения Швецова).
Казанда узган ел эчендә
законсыз урнаштырылган стационар
булмаган 451 сәүдә объекты сүтелгән.
Агымдагы елда муниципаль территориядә урнаштырылган тагын 200-гә якын объектны сүтү планлаштырыла. Шәһәр Мэры Илсур Метшин эш темпларын тизләтергә
чакырды.
«Узган ел эчендә 451
объект сүтелде, шул исәптән 151 объект саклау базасына
чыгарылды. Тагын 200-гә якын объект күп фатирлы йортлар территориясендә
кала», – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров Казан Мэрына 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында еллык хисап барышында.
И.Метшин
законсыз урнаштырылган ларекларны сүтү мәсьәләсен активрак хәл итәргә
чакырды. Аларның хуҗалары, кагыйдә буларак, үз сәүдә нокталары
тирәсендәге чисталык
турында кайгыртмый, ә күрше йортларда яшәүчеләрдән санитар
шартларга кагылышлы шикаятьләр килә. Аларның продукциясе сыйфатка
һәм куркынычсызлыкка тикшерү узмый. Моннан тыш, эшмәкәрләр еш кына торак йортларга законсыз
рәвештә тоташа һәм электрдан
файдалану өчен түләми – бу чыгымнарны еш кына йортта яшәүчеләрнең үзләренә
капларга туры килә.
Исегезгә
төшерәбез, Казанда законсыз урнаштырылган стационар булмаган объектларны
демонтажлау тәртибе бүгенге көндә федераль законнар мөмкинлек биргәнчә иң оптимальләштерелгән
эшләрнең берсе булып тора. 2021 елда документка үзгәрешләр кертелде: хәзер
Башкарма комитетның урнаштырылган стационар булмаган объектларны күчерү генә
түгел, аларны тикшерү мөмкинлеге дә бар. Хәзерге вакытта демонтажлау
процедурасы 12 көн тәшкил итә.
Объектларны
саклау базасына керткәннән соң, аларны суд карары буенча хуҗасыз дип таныйлар
һәм муниципаль милеккә тапшыралар, соңыннан аларны юк итәләр. Агымдагы
елда мондый объектлар бер ай дәвамында хуҗасыз дип табылачак, элегрәк бу эш өч
ай дәвамында башкарыла иде.