(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар). 2021 елда Казанда сәүдә
тармагы пандемия белән бәйле 2020 ел югалтуларын кире кайтарды. 9 ай эчендә ваклап
сату әйләнеше 206,7 млрд. сум тәшкил иткән, шул ук вакытта җәмәгать туклануы
предприятиеләре әйләнеше буенча Казан Россиянең миллионлы башка шәһәрләре
арасында беренче урынга чыккан. Интернет-сәүдә дә актив үсеш ала, дип хәбәр
итте Казан Мэры Илсур Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров узган ел нәтиҗәләре буенча традицион хисап вакытында.
Казанның
җәмәгать туклануы өлкәсе коронавирус чикләүләре китергән югалтулардан читләшә
башлады. Әйтик, узган елның гыйнвар-сентябрь айларында җәмәгать туклануы
әйләнеше 9 млрд 619 млн сум тәшкил иткән. Бу 2020 елга караганда 14 млн сумга
кимрәк. 2021 ел нәтиҗәләре буенча күрсәткечләр пандемиягә кадәрге 2019 елгы күрсәткечләргә омтылачак, дип фаразларга мөмкин, ул вакытта әйләнеш 11,8 млрд сум тәшкил
иткән.
Моннан тыш,
җәмәгать туклануы әйләнеше буенча Казан Россиянең башка миллионлы шәһәрләре белән
чагыштырганда (Мәскәү
һәм Санкт-Петербургтан кала) шактый алда бара. Икенче урында – Екатеринбург – 6 млрд 916 млн сум,
өченче урында – Новосибирск –5,5 млрд сум.
9 ай
нәтиҗәләре буенча Казанда ваклап сату әйләнеше 206,7 млрд.сум тәшкил иткән. Екатеринбург (281,9 млрд сум) һәм
Новосибирск (223,4 млрд сум) лидерлар рәтендә.
Бер ел
эчендә Казан сыйфатлы сәүдә мәйданчыклары белән үсте, әмма алар белән 1000 кешегә тәэмин ителеш буенча Татарстан
башкаласы бары тик 9 нчы урында гына тора. Самара (2 тапкыр диярлек),
Екатеринбург һәм Түбән Новгородта сәүдә мәйданнары күбрәк. Узган елның
үзенчәлеге шунда: Казанда сәүдә үзәкләренә караганда, эре сәүдә челтәрләренең
ваклап сату кибетләре күбрәк ачылган. Әйтик, 2021 елда Залесныйдан чыгу юлында
«Леруа Мерлен» гипермаркеты эшли башлады, моннан тыш, «Оби» гипермаркеты яңа бинага күчте.
Интернет-сәүдә
сегменты зур үсеш күрсәтә, дип хәбәр итте И.Шакиров. Аның сүзләренә караганда,
бүген казанлылар ваклап сатуның 7%ын интернет аша башкара, бер ел эчендә бу күрсәткеч
буенча Татарстан башкаласы сәүдә күләмнәрен 1,5 тапкырга арттырган.
Республикада
интернет-сәүдә әйләнеше узган ел 46 млрд.сум тәшкил иткән – бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 41%ка күбрәк,
дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Татарстан бу күрсәткеч
буенча Россия лидерлары рәтендә, ә Казанның бу өлкәдә өлеше республиканың
гомуми күрсәткечләреннән 71% тәшкил итә. И.Шакиров сүзләренә караганда, быел
Казанда продукцияне саклау өчен даркстрорлар булдыруга басым ясап, интернет-сәүдәне
үстерүне дәвам итү планлаштырыла.
Исегезгә
төшерәбез, элегрәк Казанда соңгы ике ел эчендә маркетплейсларда үз товарларын
сатучы эшмәкәрләр саны шактый артты: узган елның 10 ае нәтиҗәләре буенча 8
меңгә якын эшкуар онлайнга чыккан һәм сату базарларын киңәйткән, ә бу республика сатучыларының
яртысы дигән сүз. Быел ваклап сату әйләнеше күләме 637 млрд. сум тәшкил итәчәк.