(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда, мәдәни
мирас объекты булып саналучы Лобачевский урамы буенча урнашкан 12/32 номерлы
торак йортны капиталь ремонтлау, подрядчыны сайлау буенча конкурс узмау
сәбәпле, күчерелде. Мондый йортларда эшләрне башкаруга капремонт программасында
каралганга караганда күбрәк акча таләп ителә, шуның нәтиҗәсендә подрядчылар
аларны яңарту өчен теләмичә генә алына. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле
дүшәмбедә эшне активлаштырырга чакырды.
«Мондый проблемалар Яр Чаллы яки Түбән Кама кебек яшь
шәһәрләрдә юк, ә тарихи җирлекле шәһәрләр өчен ул актуаль, – дип билгеләде
И.Метшин. – Безнең Казанда берничә дистә шундый объект бар. Кызганычка каршы,
без аларны конкурска чыгарабыз, әмма аларга беркем дә алынырга теләми, чөнки
аларны ремонтлап чыгу өчен акча җитми. Бу бөтен ил проблемасы, шуңа күрә хәл
итү юлларын табарга кирәк», – диде ул.
Казан Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык
комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сүзләренә караганда, мәдәни мирас объектларының
һәм тарихи кыйммәткә ия шәһәр формалаштыручы объектларның торышына анализ
ясала, мондый биналарны капиталь ремонтлауның аерым программасын формалаштыру
мөмкинлеге уйланыла. Бу юнәлештә комитет ТР Төзелеш министрлыгы белән тыгыз
элемтәдә эшли.
«Бу мәсьәлә белән министрлык һәм Татарстанның капиталь
ремонт фонды белән берлектә активрак шөгыльләнергә кирәк. Без бу сорауны берничә
тапкыр күтәрдек инде, аны хәл итү өчен вакыт җитте дигән фикергә килдек», – дип
ассызыклады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 293 күп фатирлы йорт
ремонтланды, киләсе елга 171 йортны ремонтлау планлаштырыла.