(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче
декабрь). Казанда ел башыннан эшкуарлар саны 2,4%-ка арткан. Үзмәшгульләр саны
70 процентка арткан – бүген алар 55 меңнән артык. Агымдагы елның 9 аенда шәһәр
казнасына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан кергән салымнар суммасы 4,9
млрд сум тәшкил итте. Бу 2020 елның шул ук чорына караганда 31 процентка
күбрәк. Мондый мәгълүматларны бүген Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан
Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә китерде.
9 айда сәнәгать җитештерүе
индексы 106,7% тәшкил иткән
Быел, Илсур Метшин сүзләренә караганда, икътисадның тотрыклылыгын саклап
калу һәм санитар-эпидемиология торышы тотрыксыз булу сәбәпле, барлык шәһәр
хезмәтләренең өзлексез эшен тәэмин итү аеруча мөһим иде.
«Катлаулы шартларга карамастан, 2021 елда республика җитәкчелеге һәм
федераль үзәк ярдәме белән без төп икътисадый параметрлар буенча уңай
динамиканы саклап кала алдык», – диде Илсур Метшин. Тулаем территориаль продукт
күләме бер триллион сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Сәнәгать җитештерүе
индексы ун айда 106,7% тәшкил итте.
Үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарларның үсеш темпы 459 млрд. сум
күләмендә 136,7% тәшкил итте. Шәһәр башлыгы «Казаноргсинтез» кебек эре
предприятиеләрнең, Казан вертолет заводы, «Нәфис косметикс», Казан авиация
заводы, «Элекон» заводы, «Казанькомпрессормаш» заводы, Казан
медицина-инструментлар заводы һәм башка предприятиеләрнең, шул исәптән кече һәм
урта бизнесның эшен билгеләп үтте.
Ташламалы аренда шартларында
гомуми мәйданы 6,8 мең кв. м булган 47 килешү төзелгән
Казанның кече бизнесы – тулаем төбәк продуктының 40%-ы, шәһәрдә эшләүче
барлык халыкның өчтән бере һәм шәһәр бюджетының салым керемнәренең өчтән бер
өлеше», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Күп кенә эшмәкәрләр интернет-мәйданчыкларга, маркетплейсларга күчә, дип
сөйләде шәһәр башлыгы. Моңа «Маркетплейс.Легко» республика үзәге ярдәм итә.
Пандемия чорында эшкуарлар кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча
федераль чаралардан, шулай ук муниципаль программалардан актив файдалана. Аерым
алганда, продукцияне теркәү һәм сертификацияләү хезмәтләре өчен түләүгә һәм
инновацион эшләнмәләре шәһәр хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән компанияләрнең
чыгымнарын субсидияләүгә бәйле чыгымнарны каплауга гаризалар кабул итү
төгәлләнде.
Ташламалы аренда шартларында гомуми мәйданы 6,8 мең кв. м булган 47 килешү
төзелгән.
Казан Мэры хәбәр иткәнчә, грантлар рәвешендә финанс ярдәменә Казанның 259
үзмәшгуле гариза биргән – бу республика буенча барлык мөрәҗәгать итүчеләрнең
56%-ы. «2021 елда республика программалары кысаларында Казанның 771 кече бизнес
вәкиле 1,1 млрд. сумлык ярдәм алды», – дип сөйләде Илсур Метшин.
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең нәтиҗәле инструменты – сәнәгать
парклары, дип өстәде шәһәр башлыгы. Бүген Казанда алар 9, аларда үз эшчәнлеген
651 резидент алып бара – бу 12 меңгә якын эш урыны.
«Агымдагы елның 9 аенда төяп җибәрелгән продукция күләме 45 млрд. сум
тәшкил итте, консолидацияләнгән бюджетка салым түләүләре күләме – 5 млрд.сум
тирәсе», – дип хәбәр итте Илсур Метшин. Шул ук вакытта «Химград» үзенең мәйданнарын киңәйтте – ул 9
яңа корпусны файдалануга кертте, бу 59 резидентны өстәмә рәвештә урнаштырырга
һәм 900 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.
Казанда эшсезлек дәрәҗәсе
0,81% тәшкил итә
Пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, бүгенге көндә хезмәт
базарында эшсезлек дәрәҗәсе кимү һәм эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе артуның уңай
динамикасы күзәтелә.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә 5222 эшсез теркәлгән, бу
агымдагы елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 12 меңгә кимрәк. Эшсезлек
дәрәҗәсе 0,81% тәшкил иткән.
«Бер эшсезгә өч вакансия туры килә, нигездә җитештерү, төзелеш, транспорт,
сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән өлкәсендә», – дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Шәһәр икътисадына җәлеп ителгән инвестицияләр саны да үсә бара, 2020 елда
алар 185 млрд сум тәшкил итте. Быел аларның 200 млрд сумга кадәр артуы
фаразлана.
10 ай эчендә Казанда 902,6 мең
кв.м торак файдалануга тапшырылган
Шәһәрдә төзелеш тармагы актив үсеш ала. Төзелеш предприятиеләре эш күләмен
36,7 млрд сумга, ягъни узган елга карата 123%-ка үтәгән.
Торак төзелеше турында сөйләгәндә, Мэр 10 ай нәтиҗәләре буенча 902,6 мең
кв.м торак сафка бастырылган, дип хәбәр итте. «Файдалануга тапшыру планы – 930
мең кв. м. Гамәлдәге темплар белән без бу планны һичшиксез үтәячәкбез», – дип
ассызыклады ул.
«Социаль ипотека» программасы буенча 2021 елда Казанда 24 йорт төзелә, 2209
фатирга исәпләнгән 14 йортны бу елны төгәлләү планлаштырыла. Илкүләм проектлар
буенча Казанда балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге, Н.Ершов
урамы буенча 1501 урынга исәпләнгән бассейны булган мәктәп, «Салават Күпере»
торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, 1680 урынлык 8 балалар
бакчасы төзелде.
Моннан тыш, төзекләндерелгән урамнарның гомуми озынлыгы 115 км тәшкил
иткән. Татарстан башкаласында бер үк вакытта Зур Казан боҗрасы, Горький
Шоссесы, Вознесение тракты кебек эре юллар төзелеше бара.
Казанда икенче ел «Безнең ишегалды» президент программасы тормышка ашырыла,
аның буенча 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән. Хәзер аларда балалар һәм спорт
мәйданчыклары, эскәмияләр, клумбалар, тротуарлар, парковка урыннары бар.
Экологик каркас
Татарстан башкаласында территориаль планлаштыруга зур игътибар бирелә.
Казанда Шәһәр үсеше институты төзелде, кайбер территорияләрне планлаштыруга
беренче халыкара конкурслар үткәрелде. И.Метшин сүзләренә караганда, урта катлы
күп функцияле төзелеш, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары, яшелләндерү һәм яр
буе күздә тотыла торган Порт урамы территориясен үстерү проектының потенциалы
зур.
Шул ук вакытта Казанда парклардан, скверлардан, яшел территорияләрдән
экологик каркас булдырыла. Илсур Метшин искәрткәнчә, республика башкаласында
Самосырово чүплеге урынында агачлар һәм куаклыклар белән яшел калкулык
урнашкан. Хәзер КЭК полигонын рекультивацияләү башланды, моңа «Чиста ил»
федераль программасы кысаларында 876 млн сум бүлеп бирелгән. «Проект буенча
электростанция урнаштыру планлаштырылган, ул чүплек газын яшел энергиягә әверелдерәчәк»,
– дип сөйләде Илсур Метшин.
Параллель рәвештә «Водоканал» биологик чистарту корылмаларын
реконструкцияләү эшләре алып барыла. Акчалар «Иделне сәламәтләндерү» федераль
проекты һәм республиканың төбәк программасы буенча бүленгән.
Гамәлгә ашырылган проектлар арасында шулай ук «Заречная» канализация насос
станциясе дә бар. Аны гамәлгә кертү 250 мең кешегә 4 млн.кв. м торак төзергә
мөмкинлек бирәчәк.