(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче
декабрь, Ксения Швецова). Бүген Казанда «Казаныш» бөтенроссия
архитектура-төзелеш форумы ачылды. Бу Ak Bars Retro Cars күргәзмә үзәгендә
бердәм мәйданда әйдәп баручы архитекторлар, төзүчеләр, девелоперлар һәм
тармакның башка белгечләрен җыйган беренче чара. Өч көн дәвамында алар тәҗрибәләре
һәм белемнәре белән алмашачак, кызыклы проектлар, яңа технологияләр, архитектура
һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә заманча проектларны караячак. Форумга Казан Мэры
Илсур Метшин кушылды, ул «Архитектура с характером» темасына пленар дискуссиядә катнашты.
«Форумның исеме үк «казаныш» дип тәрҗемә ителә. Бу очраклы түгел, без бүген архитектура казанышлары турында фикер алышу өчен җыелдык, – диде Мэр форум ачылышында. – Без зур юлны бергәләп уздык һәм бүген архитектура, шәһәр төзелеше, урбанистика мәсьәләләрен карарга әзер. Биредә иң яхшы белгечләр, профессионаллар, шул исәптән Казан архитектурасының иртәгә нинди булачагын хәл итү өчен җыелды. Бүген без фикер алыша торган проектлар шәһәрнең тышкы кыяфәтен унъеллыкка алга планлаштыра. Дөнья бик тиз үзгәрә, һәм мин барлык катнашучыларга шуның белән бергә проектлауга һәм архитектурага сезнең дә карашларыгыз үзгәрүе өчен рәхмәт белдерәсем килә».
«Төзүчеләрдән сыйфатлы архитектура командаларына зур ихтыяҗ бар»
Форумда 60-тан артык команда катнаша – бу Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург, Киров, Новосибирск, Ростов-на-Дону, Ярославль һәм илнең башка шәһәрләреннән килгән архитекторлар.
Казанда биналарны, торак комплексларны проектлауга, шәһәрнең архитектура кыяфәтенә аерым игътибар бирелә, дип билгеләп үтте Мэр. «2007 елда без Казан төзелештә лидер булсын өчен барысын да эшләячәкбез, дип сөйләшкән идек, ә җир бәясе сезгә амбициоз проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. Ул вакытта беркем дә безнең оптимизмны аңламады, әмма без моңа ирештек, – диде ул. – Без, ким дигәндә, соңгы унъеллыкны шәһәр Генпланын, проектлау нормативларын, Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын һәм Казанда төзелеш кагыйдәләрен билгеләгән башка документларны үзгәртүгә багышладык».
Бүген шәһәрдә төзелеш комплексы үсеш ала, торакның квадрат метры өчен бәя күтәрелә, бу исә, үз чиратында, төзүчеләргә шәһәр төзелеше проектларын җентекләп өйрәнергә һәм инвесторлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. «Бүген торакның квадрат метры өчен бәя сезгә панель йортлар гына төзеп калмыйча, чынлап торып акчаларыгызны проектларга, архитектурага кертергә мөмкинлек бирә. Сез инде яшәү рәвеше формалаштырасыз, сатасыз һәм бүген безгә үз эшегез турында сөйләрсез», – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин форумда катнашучыларга.
Төзүчеләр проектлана торган биналарның архитекторларына һәм сыйфатына югары таләпләр куя, дип билгеләп үтте Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина. «Төзүчеләрдән сыйфатлы архитектура командаларына зур ихтыяҗ бар, алар камилләшергә, алга барырга кирәклеген аңлый, – диде ул. – Ил буенча йөрергә һәм һәр команда белән аерым очрашырга бик кыен, шуңа күрә без барысын бергә бер мәйданчыкта җыярга булдык. Безнең төп бурычыбыз – шәһәребездә профессионаллар үссен өчен, шуңа күрә без бөтен илдән көчле командаларны чакырдык».
Бик тиздән казанлылар хәзерге вакытта форумда тикшерелә торган проектларны тормышка ашыруның шаһиты була ала, дип ышана И.Төхвәтуллина. «Без моны бер-ике елдан күрербез һәм акрынлап мохитнең ничек үзгәрүен бәяли алырбыз дип уйлыйм», – диде ул.
«Архитекторлар баш кагып, барысы белән дә ризалашырга тиеш түгел»
Төзелеш тармагын үстерү, шул ук вакытта Казанда һәм Татарстанда архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге яңа чишелешләр соңгы елларда аеруча сизелә, чөнки базарның барлык уенчылары яңа кагыйдәләргә тиз җайлашырга мәҗбүр, дип саный ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин. Шулай итеп, республиканың цифрлы трансформация концепциясе кабул ителгән инде, ул, шул исәптән, шәһәр төзелеше проектын цифрлаштыруга юнәлдерелгән.
«Россиядә барлык проектлар 2022 елның 1-нчы гыйнварыннан алар BIMда (биналарны һәм корылмаларны мәгълүмати модельләштерү технологиясе) эшләнсә генә кабул ителәчәк. Бу бик зур эш, – диде М.Айзатуллин. – Без BIM-технологияләргә өйрәтәбез, бүген республиканың барлык алдынгы проект оешмалары аларны кулланып эшли».
Швейцариянең архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә фәнни тикшеренүче Станислав Бошкович та бу юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, ул элек Казанда яшәгән һәм җирле мәктәпне тәмамлаган, шуңа күрә шәһәрнең кыяфәтен тулысынча бәяли ала. «Минем архитектор әти-әнием 90 елларда Казанга килгәндә, шәһәр архитектурасы хәзерге кебек шәп түгел иде, – диде ул. – Бүген мин Казанда зур алгарыш күрәм, һәм бу бүген биредә булучыларның казанышы».
Шул ук вакытта Станислав Бошкович архитекторларны югарыга омтылырга һәм даими рәвештә һөнәри дәрәҗәләрен күтәрергә чакырды. «Архитекторлар кайвакыт безнең бурыч-җәмгыятькә яхшы мохит булдырырга ярдәм итү өчен хезмәт итү икәнлеген аңламый. Архитекторлар – баш кагып, барысы белән ризалашырга тиеш түгел, алар ышанычлы булырга һәм үз идеяләрен якларга тиеш. Әмма бу ышаныч белемгә таянган булырга тиеш».
Үз чиратында DNK архитектура төркеменә нигез салучы Константин Ходнев архитекторлар һәм проектлаучылар эше кешеләрнең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый, дип ышана. «Архитектура – бу фасад турында гына түгел, ә киңлекне формалаштыру, тормыш сценарийларын булдыру турында да. Төрле кораллар кулланырга, биналарның үзара нисбәтен, җәмәгать һәм шәхси киңлекнең пропорциясен исәпкә алырга кирәк, чөнки болар барысы да – безнең тормышыбыз, – дип уртаклашты ул форум кунаклары белән. – Сатып алучылар һәрвакытта да үз сорауларын формалаштыра алмый, әмма алар нәтиҗәне күрә һәм иң яхшы тәҗрибәләргә йөз тота. Без алда барырга, алар өчен сыйфатлы төзелеш мисаллары тудырырга тиеш».
Еш кына шәһәр төзелеше проектын уңышлы гамәлгә ашыру өчен төрле белгечләрнең хезмәттәшлеге хәлиткеч әһәмияткә ия, шуңа күрә мондый форумнарны уздыру барлык тармак вәкилләренә алга зур адым ясарга мөмкинлек бирә, дип саный TLP бюросы оештыручысы Николай Лященко. «Бездә мондый диалог алып бару, ачыктан-ачык фикерләр белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек бар. Бу бүген Казанның никадәр прогрессив булуы турында сөйли, бу бит безнең эштә төп момент. Архитекторлар һәм девелоперлар моны ике төрле як дип санаганда, бернинди яхшы нәрсә килеп чыкмаячак, – дип ышана Н.Лященко. – Продуктның уникальлегенә бары тик партнерлык аша гына ирешергә мөмкин, без девелопер белән бердәм ахыргы максатны күрәбез микәнне белү безнең өчен принципиаль әһәмияткә ия. Партнерлыкның уңышы шуңа бәйле».
Сүз уңаеннан, форум кунаклары – шәһәр төзелешенең төрле өлкәләре белгечләре – тәҗрибә белән уртаклашып кына калмый, хезмәттәшлек өчен яңа партнерлар да таба алачак. Шулай итеп, күргәзмә үзәге холлында алар өчен күргәзмә оештырылган, анда Казаннан һәм башка шәһәрләрдән килгән төрле җитештерүчеләр төзелеш материалларын, яңа технологик чишелешләрне һәм башкаларны күрсәтә.
Дискуссияне дәвам итеп, әйдәп баручы архитекторлар форумда катнашучыларга иң кызыклы проектларны тәкъдим иттеләр һәм алар турында җентекләп сөйләделәр.
«Бу форумда без сезнең белән төзелешнең иң яхшы профессионаллар тарафыннан тәкъдим ителгән заманча стандартларын һәм проектларын бәяләү мөмкинлеген алдык, без киләчәктә аларның шәһәребездә тормышка ашырылуын телибез», – дип нәтиҗә ясады И.Метшин.
Форум 3-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның икенче көне шулай ук Россиянең әйдәп баручы архитектура һәм шәһәр төзелеше компанияләрен тәкъдир итүгә багышланачак, ә 3-нче декабрьдә катнашучылар төзелештә киң кулланыла торган яңа технологияләр, шулай ук инновацион материаллар белән танышачак. Моннан тыш, форумның йомгаклау көнендә Казанда 18-нче октябрь көнне старт алган иң яхшы объект смотр-конкурсына нәтиҗәләр ясалачак. Бу конкурста 41 компания катнашты, карау өчен 112 тормышка ашырылган объект һәм проект тәкъдимнәре тәкъдим ителде.