(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр секцияләргә йөреп белем ала, спорт белән шөгыльләнә һәм үсә ала – инклюзив ял үзәкләре хәзер шәһәрнең һәр районында бар, дип билгеләп үтте эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин. Бүген инвалидлар декадасы алдыннан узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең социаль, белем бирү, спорт һәм башка инфраструктураларының мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы булуын тәэмин итү турында фикер алыштылар.
«Без капиталь ремонтлый яки төзи торган барлык социаль объектлар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы булсын дип тырышабыз. Мәгариф, спорт, иҗади, техник үсеш – болар барысы да халыкның сәламәтлеге торышына карамастан һәркем файдалана алырлык булырга тиеш», – диде шәһәр башлыгы. Аның сүзләренә караганда, Казан инвалидларының төрле дәресләргә һәм түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге һәрвакыт булган, әмма быел бу мәсьәләгә яшь депутатлар ярдәме белән аеруча игътибар иткәннәр.
Шулай ук Мэр якын арада үзенең яңа инклюзив ял үзәкләренә барырга планлаштырганын билгеләп үтте. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, хәзер Кол Гали урамы, 10-нчы йортта урнашкан «Перемена» инклюзив ял үзәге ачылуга әзерләнә. Анда чүлмәк ясау осталыгы, агач эше, керамика, кулинария курслары, шулай ук үсеш үзенчәлекләре булган балаларны тәрбияләүче әниләр өчен фитнес буенча дәресләр үткәреләчәк. Моннан тыш, «Синең файдага» фонды ярдәмендә ачылган «Әкият» балалар үзәге базасындагы инклюзив ял үзәгендә балаларны беренче туплау булды.
Бүгенге көндә Казан мәктәпләрендә 1011 инвалид бала һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 703 бала укый. 678 кеше өйдә индивидуаль белем ала. «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында 105 мәгариф учреждениесе мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту һәм тәрбияләү өчен җайлаштырылган, дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова
«Казанның 45 база мәктәбе инклюзив система буенча эшли, ул нормаль һәм инвалид балаларны бергә укытуга нигезләнгән. Шушы система ярдәмендә инвалид балалар тизрәк социальләшә, ә калган балалар сәламәтлеге белән проблемалары булган кешеләрнең ихтыяҗларын һәм үзенчәлекләрен яхшырак аңлый», – диде спикер.
«Доступность – качество – результат» проекты кысаларында балалар бакчаларында мөмкинлекләре чикле балалары өчен махсуслаштырылган төркемнәр эшли, аутистик спектрында тайпылышлар булган, Даун синдромы белән балалар һ.б. өчен төркемнәр ачылган. Аллергия характерындагы авырулары һәм психик үсешләрендә тоткарлыклар булган балалар өчен мәктәпкәчә учреждениеләр челтәре үсә. Балалар бакчаларында 655 коррекция билгеләнешендәге төркем эшли.
Соңгы елларда Казанда 778 педагог һәм 78 тәрбияче белем алды, ә 287 педагог үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен яңадан әзерлек курслары үтте. «Сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр белән эшләгәндә ремонт ясау һәм акча бүлеп бирү генә аз. Грамоталы белгечләрнең булуы бик мөһим, ләкин алар күп түгел икән. Бу да проблема. Әзерлекле кадрлардан, педагоглардан, тьюторлардан башка үзәкләрнең эшчәнлеген дә алып бару мөмкин түгел. Мондый белгечләр күп түгел, әмма ата-аналар соравы буенча без бу эшне игътибарга алдык һәм проблеманы хәл итү юлларын эзләячәкбез», – дип шәрехләде И. Метшин.
Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә мөмкинлекләре чикләнгән 700-дән артык бала шөгыльләнә.
Шулай итеп, Вахитов районының Балалар иҗат үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә инвалид балалар фотодизайн, рәсем сәнгате, кул эшләре һәм оригами секцияләренә йөриләр. Бу юнәлештә Идел буе районының 22-нче номерлы балалар музыка мәктәбе һәм балалар сәнгать мәктәбе дә актив эшли. Мәскәү районы территориясендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр 13-нче номерлы музыка мәктәбе базасында оештырылган. Совет районында «Дербышки» балалар иҗаты үзәге базасында «Родничок» клубы ачылды, ә Яңа Савин районында очрашулар 177-нче номерлы лицейда һәм 170-нче номерлы мәктәптә уза.
«Игелек һәм параспорт дәресләре», «Инклюзив тәҗрибәләр фестивале», «Параспорт фестивале», «Дәрескә – бергә» кебек чаралар уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Алар барысы да инклюзив белем бирү өлкәсендә заманча технологияләр куллануның иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклауга һәм балаларның һәм педагогларның инклюзив культура дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен мөмкин булган түгәрәкләр һәм спорт объектлары исемлеге KZN.RU сайтында бастырылган.
Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә күрмәүче инвалидларны укыту индивидуаль программа буенча уздырыла. Мозафаров исемендәге 18-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә терәк-хәрәкәт системасы бозылган, начар ишетүче һәм начар күрүчеләр өчен дәресләр махсус программалар буенча алып барыла.
Шулай ук 5 елдан артык Зарипов исемендәге Балалар сәнгать галереясе базасында 5-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә «Йөрәктән йөрәккә» дигән социаль арт-проект тормышка ашырыла, аутист балалар өчен рәсем сәнгате буенча дәресләр үткәрелә. Һәр теләүче теләсә кайсы этапта укуларга кушыла ала. Дәресләр бушлай, инвалидлык булу турында белешмә таләп ителми.
Моннан тыш, мөмкинлекләре чикле 81 бала Казанның 17 мәдәният йортында шөгыльләнә. Алар декоратив-гамәли сәнгать, вокал, рәсем сәнгате, хореография, театр сәнгате, өстәл уеннарын үзләштерә. «Подросток» клубында сәламәтлекләре чикләнгән 59 бала шөгыльләнә. Шулай ук Казанда «Титры» кино мәктәбе, «Э-моция» һәм «Архидети» иҗади студияләре эшли.
«Бу җәйдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар ихтыяҗларына җайлаштырылган «Восток» балалар шәһәр яны лагерен реконструкцияләгәннән соң ачу, балалар өчен инфраструктураның уңайлылыган киңәйтүдә мөһим этап булды», – дип сөйләде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Шулай ук күптән түгел «Талантика» яшьләр клубы базасында гадәти спорт залларына йөри алмаган кешеләр өчен спорт залы ачылды, анда даими физик активлык кирәк кешеләр шөгыльләнә. Бина махсус тренажерлар белән җиһазландырылган, аларда шөгыльләнү бушлай. Хәзер анда 21 кеше шөгыльләнә.
«Ышаныч» клубында мөмкинлекләре чикле мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен укытучы-дефектолог белән индивидуаль дәресләр уза. Шунда ук интеллекты сакланган һәм хәрәкәт аппараты функцияләре бозылмаган балалар өчен мәктәптә укуга әзерлек дәресләре дә оештырыла.
«Шәһәр китапханәләре фондында Брайль шрифты белән 1 меңнән артык китап бар. Начар ишетүчеләр өчен тавышның индукцион көчәйткечләре, санитар-гигиена бүлмәләрендә аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен персоналны чакыру системасы урнаштырылган. Үзәк китапханәдә күрмәүче инвалидлар өчен персональ компьютерлар, шулай ук Брайльнең тактиль дисплейлары куелган, бу исә укучыларга китапларның һәм вакытлы матбугатның электрон версияләре белән дә, басма вариантлары белән дә танышырга мөмкинлек бирә», – диде Гүзәл Сәгыйтова һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 62 китап укучы даими рәвештә Үзәк китапханәнең әдәби чараларына йөри, дип өстәде. Алар өчен дәресләр шулай ук түләүсез нигездә үткәрелә.
Инде дүртенче ел Казан театрларында тифлокомментарийлар белән спектакльләр бара. Бүгенге көндә шәһәрнең дүрт театрында (Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында, Камал театрында, «Әкият» курчак театрында һәм Казан яшь тамашачылар театрында) 16 спектакль күрмәүчеләр өчен җайлаштырылган. Моннан тыш, инвалид балалар һәм аларны озатып йөрүче, I һәм II төркем инвалидлар бушка берничә муниципаль музейга, Казан зооботаника бакчасына һәм ТР Милли музеена керә алалар.
Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, көз башында Казанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мөстәкыйль тәрбияләүче хатын-кызлар өчен «Социаль няня» проекты эшли башлады. Проектны «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы җитәкли. Хәзер 74 шундый гаиләгә ярдәм күрсәтелә.
Шулай ук мөмкинлекләре чикле өйдән чыкмый торган кешеләрнең ихтыяҗларын аңларга ярдәм итәчәк проект эшләтеп җибәрелде. «Үзе күрми торган инвалид булган психолог белән берлектә мондый кешеләр өчен сораулык эшләнде. Кирәк булса, сораштыру һәм психологик консультация телефон аша үткәрелә. Бүгенгә әлегә 7 кеше сораштырылган», – дип сөйләде спикер.
Ул шулай ук күп көч сорый торган һәм җентекле эш уңайлы мохит картасы өстендә алып барылуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә 257 социаль өлкә объекты буенча мәгълүмат җыелган.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре инвалидларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр оештыралар. Ярдәм +7(843)249-12-73 телефоны буенча күрсәтеләчәк. Шалтыратуларны эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр, дип йомгаклады сүзен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, ел саен шәһәр бюджетыннан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен матди ярдәм күрсәтелә. Быел ул 248 гаиләгә күрсәтеләчәк, гомуми суммасы 1 млн сумнан артык. Бу – ике һәм аннан да күбрәк инвалид балалары булган 121 гаилә, инвалид ата-аналар балигъ булмаган балаларны тәрбияли торган 32 гаилә, инвалид балалар тәрбияләүче 13 ялгыз ана һәм 82 балигъ булмаган бала тәрбияләүче ялгыз инвалид ана.
Гүзәл Сәгыйтова искәртеп узганча, Казанда 2018 елдан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым ташламалары бирелә. Мондый практика башкалада беренчеләрдән булып кулланылды һәм хәзер аның тәҗрибәсе Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты йөкләмәсе буенча республика шәһәрләрендә һәм районнарында таратыла. «Ноябрь урталарында 2021 елда социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар өчен ТР Министрлар Кабинеты грантларын алу өчен үткәрелгән республика конкурсында җиңүчеләрнең исемлеге расланды. 8 млн сумга якын акча бүленгән», – дип өстәде нотыкчы.
«Без инвалид балалар тәрбияләүче һәм балаларын калдыру мөмкинлеге булмаган ялгыз аналарга ярдәм күрсәтүне җайга салдык. Без моны «Игелекле Казан» фондлары тарафыннан җыелган акчалар хисабына эшли алдык. Тулаем алганда, «Игелекле Казан» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә без хәйрия фондларыбызны профессиональ яктан ныгыттык, бу бөтенләй башка эш дәрәҗәсе: алар хәзер командада шөгыльләнә, төрле грантлар буенча документларны дөрес рәсмиләштерә беләләр. Бу инвалидлыгы булган күбрәк кеше сизелерлек ярдәм алачак дигән сүз», – дип нәтиҗә ясады Мэр.