(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанда шәһәр күләмендә «Лапа дружбы» грантлар конкурсы старт ала. Анда мәгариф учреждениеләре, мәктәп укучылары да, теләкләре булган казанлылар да катнаша ала. Моның өчен йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәтүгә, приютлардагы этләр һәм мәчеләрне урнаштыру идеясен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итәргә, шулай ук халыкка приютларга волонтерлык ярдәме төрләре турында мәгълүмат таратырга кирәк. Гаризалар агымдагы елның 31-нче декабренә кадәр кабул ителә. Конкурс йомгаклары буенча йортсыз хайваннарга сакчыл мөнәсәбәтнең иң яхшы тәҗрибәләре ачыкланачак. Барлыгы 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр 23 грант бүлеп бирү планлаштырыла.
«Максат – Казанны сукбай хайваннар булмаган шәһәр итү. Бу – җиңел түгел, әмма ирешеп була торган максат. Әгәр без бөтен көчебезне берләштерсәк, моңа уку йортларын җәлеп итсәк, бу мөмкин булачак. Мондый катлаулы мәсьәләне хәл итүдә ата-аналар һәм балаларның катнашуы да бик мөһим», – дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә.
Шәһәр башлыгы мондый конкурсларның бер генә Россия шәһәрендә дә булмавын ассызыклады. «Безнең илдә мондый масштабларда хуҗасыз хайваннар проблемасын хәл итү белән беркем дә шөгыльләнмәде, әмма безгә беренче тапкыр гына катлаулы сорауларга җавап эзләргә туры килми. Без казанлылар белән уртак эшкә өметләнәбез», — дип билгеләп үтте Илсур Метшин һәм ул коронавирус инфекциясе пандемиясе конкурс нәтиҗәләрен күзгә-күз форматта ясауга киртә булмас, дигән ышаныч белдерде.
Грантларны ничек алу турындагы тулырак мәгълүмат белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов таныштырды. Ул конкурс ике номинациядә узачагын хәбәр итте: муниципаль мәгариф оешмалары һәм инициативалы гаиләләр өчен.
Мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә үз проектын дүрт юнәлеш буенча тәкъдим итәрг мөмкин булачак. Катнашучылар «Эт — кешенең дусты» категориясендә проект эшли алачак, анда балаларга шәһәрдәге сукбай хайваннарны белем бирү учреждениесе, мәктәп укучылары, ата-аналар һәм битараф булмаган барлык кешеләр көче белән ничек йортлы итү юлларын тәкъдим итәргә кирәк.
«Айболит» юнәлеше профориентация эше буенча белем бирү программаларын эшләүне күздә тота. Катнашучылар хайваннарга бәйле һөнәрләрне популярлаштыруга багышланган проектларны тәкъдим итә алачак.
«Инклюзив белем бирүдә зоотерапия» юнәлеше буенча проектлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү программаларыннан гыйбарәт, аларда терапевт ролен хайваннар уйнаячак.
Соңгы юнәлеш – «Зооволонтер». Белем бирү оешмалары йортсыз хайваннар һәм приютлар белән эшләүдә иң кызыклы һәм нәтиҗәле алымнарны таратуга юнәлдерелгән проектлар турында сөйли алачак.
Конкурста шәһәр халкы да катнаша ала. «Яшь казанлыларга ата-аналары белән бергә хайваннарга сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалау буенча үз проектларын тәкъдим итәргә яисә йорт хайваннарын тотуның, тәрбияләүнең һәм өйрәтүнең уникаль тәҗрибәсе турында сөйләргә кирәк булачак», – дип хәбәр итте Ирек Ризванов.
Катнашуга гаризалар gdebc-kzn@yandex.ru электрон адресына 31-нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс материалларын читтән бәяләү һәм проектлар белән турыдан-туры танышу 2022 елның 15-нче февраленә кадәр узачак. Җиңүчеләр 2022 елның 15-нче мартында бүләкләнәчәк. «Киләсе елның сентябрендә грант ияләренә традицион игелек атнасында үз эш тәҗрибәсен тәкъдир итү мөмкинлеге биреләчәк», – дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 4 мәгариф учреждениесе 200 мең сум күләмендә грант алачак, тагын 16 оешма 100 һәм 50 мең сум күләмендә.
«Гаилә» номинациясендә җиңүчеләр беренче урынга 150 мең сум, икенче урынга 100 мең сум, өченче урынга 50 мең сум алачак.
Конкурс турында актуаль яңалыклар шәһәр Мәгариф идарәсенең рәсми аккаунтында барлыкка киләчәк.