(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләренең артуы күзәтелә. Узган 9 айда сәнәгать предприятиеләре әйләнеше бер ярым тапкырга диярлек үсте, ә төп капиталга инвестицияләр күләме – 2,5 процентка, һәм 64,1 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева хәбәр итте.
Казан – инвестицияләр күләме буенча миллионлы шәһәрләр арасында лидерлар бишлегендә
Икътисадның әйдәп баручы секторы булып сәнәгать җитештерүе кала бирә. Сәнәгать продукциясенең төп төрләре буенча Казан предприятиеләре 9 ай эчендә үзләре җитештергән товарларны төяп озаттылар, 409 млрд сумлык эш һәм хезмәт күрсәтүләр башкардылар, бу узган ел дәрәҗәсеннән бер ярым тапкырга диярлек югары. Сәнәгать җитештерүе индексы 105,1% тәшкил итте.
Шәһәрнең сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменең 61,5%-ы дүрт төрле эшчәнлеккә туры килә: химик матдәләр һәм химик продуктлар җитештерү, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү, һаваны кондиционирлаштыру, резина һәм пластмасса әйберләр җитештерү, башка транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү.
Казан элеккечә эре һәм урта предприятиеләр буенча төп капиталга инвестицияләр күләме буенча миллионлы шәһәрләр арасында лидерлар бишлегенә керә. «Иртәгәге икътисадый үсешнең нигезе булып бүгенге инвестицияләр тора. Казанда инвестицияләр климаты уңай, бу инвестицияләр динамикасында чагылыш таба, – дип билгеләде Г.Минһаҗева. – Ел башыннан төп капиталга кертелгән инвестицияләр 64 млрд. сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 2,5% ка артыграк».
Шул ук вакытта эре һәм урта предприятиеләр җәлеп иткән инвестицияләрнең гомуми күләме, Икътисадый үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары сүзләренә караганда, 44 млрд сумга якын, ягъни узган ел дәрәҗәсенә карата 109 % тәшкил иткән.
Узган ел белән чагыштырганда 25% ка күбрәк торак файдалануга тапшырылган
Шәһәрдә социаль инфраструктура да үсеш ала. Ел башыннан Казанда «Арт Сити» һәм «Салават күпере» торак комплексында ике гомуми белем бирү мәктәбе, Балалар клиник хастаханәсе каршындагы Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге файдалануга тапшырылды , Казанның иң мөһим инфраструктура проектларының берсе – «Заречная» канализация-насос станциясе төзелеше тәмамланды.
9 ай нәтиҗәләре буенча «төзелеш» эшчәнлек төре буенча эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан 30,4 млрд сумлык эш башкарылган, үсеш 123% тәшкил иткән, дип хәбәр итте Г.Минһаҗева.
Торак йортлар төзү өлкәсендә дә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде: 9 айда 792 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 26 процентка диярлек югары. Шул исәптән гомуми мәйданы 412 мең кв. м булган 7616 фатир файдалануга тапшырылган. Шуның 40 мең кв. метры социаль ипотека буенча төзелгән.
«Шәһәрлеләр үз акчалары һәм җәлеп ителгән кредитлар исәбенә 2372 шәхси йорт төзеде. Россиянең эре шәһәрләре арасында Казан төзелеш күләме буенча лидерлар рәтендә тора – бу күрсәткеч буенча без өченче урында. Торак тапшыру буенча Казан бишенче урында тора», – дип белдерде спикер.
Ваклап сату әйләнеше 207 млрд сум тәшкил итте
Шәһәр тормышын тәэмин итүгә зур өлеш керткән икътисадның тагын бер секторы –кулланучылар базары. Г.Минһаҗева сүзләренә караганда, шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләре буенча ваклап сату әйләнеше 207 млрд. сум, ягъни узган елның шул ук чоры нәтиҗәләренә карата 119% тәшкил иткән. «Кызганычка каршы, дүртенче кварталда короновирус йогышы белән хәлнең начараюы безгә тулаем ел өчен уңай тенденцияләрне фаразларга мөмкинлек бирми», – дип өстәде ул.
Шул ук вакытта электрон коммерция сегментлары: онлайн-ритейл, маркетплейсларда сәүдә, e-grocery базары, ягъни интернетта көндәлек ихтыяҗ товарларын сату тотрыклы үсеш күрсәтә.
Узган ел тенденциясен дәвам итеп, җәмәгать туклануы өлкәсендә иң зур үсешкә ирешелде, ул 9,6 млрд сум тәшкил итте. Белгечләр фикеренчә, мондый динамика туристлар агымы арту белән бәйле.
Түләүле хезмәтләр күләме 12%-ка арткан һәм 65,4 млрд сум тәшкил иткән. Халыкка күрсәтелә торган түләүле хезмәтләрнең төре 85% коммуналь, телекоммуникация, мәгариф һәм транспорт хезмәтләреннән тора.
Гомумән алганда, Казан буенча барлык товарларга һәм түләүле хезмәтләргә кулланучылар бәяләренең җыелма индексы 9 айда 106,5 % тәшкил итте.
«Социаль-икътисадый үсешнең барлык төп күрсәткечләре буенча уңай динамика күзәтелә. «Без чагыштыруның озак вакытлы локдаун булган узган ел белән баруын яхшы аңлыйбыз, – дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Шуңа да карамастан, сәнәгать җитештерүе индексы, инвестицияләр күләме, ваклап сату әйләнеше һәм башка күрсәткечләр үсеше икътисадның яңадан торгызылуы турында сөйли, ә шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләре һәм предприятиеләре катлаулы вакытта тотрыклыкны саклап кына калмадылар, ә үсеш кичерәләр һәм аякка басалар, булган югалтуларны компенсацияли».