Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең муниципаль чараларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Яңа чаралар арасында эшкуарлар стартапларны гамәлгә ашыру һәм продукцияне сертификацияләү һәм теркәү хезмәтләре белән бәйле чыгымнарга субсидияләр ала алачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин бүген Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Элеккечә иң авыры кече һәм урта эшкуарлыкка туры килә, шуңа күрә без, шәһәр бюджетына җитди йөкләнеш булуга карамастан, муниципаль ярдәм чараларын озайтабыз», – диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, ел ахырына кадәр парковкаларның ташламалы эш режимы саклана, агымдагы елның I-IV кварталы һәм 2022 елның I-IV кварталы өчен реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә түләүләр кичектерелә. Икенче ел рәттән җәйге сезонда рестораторлар үз биналары янында бушлай верандалар урнаштырды.
«Казан эшкуарлары вәкаләтле банклар тарафыннан бирелгән кредитлар буенча процент ставкасының бер өлешен субсидияләү рәвешендә финанс ярдәмен алуны дәвам итәләр», – дип искә төшерде Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева. Шулай ук эшкуарлар «Аренда каникуллары» муниципаль проекты буенча милек ярдәме алалар, дип өстәде ул.
Моннан тыш, Казанда эшкуарлык җәмәгатьчелеге сорауларына бәйле рәвештә, быел яңа ярдәм чаралары – инновацион проектларны эшләүгә һәм продукцияне теркәү һәм сертификацияләү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр гамәлгә керде.
1-нче ноябрьдән икътисадның иң зыян күргән тармакларыннан булган предприятиеләр һәм оешмалар өчен «ФОТ 3.0» программасының икенче этабы кысаларында еллык 3% ставка белән ташламалы кредитлар бирү яңадан башланды. Моннан тыш, һәр хезмәткәргә бер минималь хезмәт хакы күләмендә (12 мең 792 сум) бер тапкыр бирелә торган грант түләнә.
Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре башка республика һәм федераль ярдәм чараларыннан да файдалана алалар.
«Безнең муниципаль, республика һәм федераль ярдәм чаралары кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренә юкка чыкмаска ярдәм итәр дип ышанабыз, – дип өстәде Мэр. – Бүген диалогны саклап калу бик мөһим. Хәлне даими контрольдә тотарга һәм теләсә нинди каршылыкларга һәм үзгәрешләргә оператив рәвештә җавап бирергә кирәк».
Бүген Казанда, бердәм реестр нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 75 мең 560 берәмлек тәшкил итә, дип хәбәр итте Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары. Узган елдан башлап үзмәшгульләр дә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары булып тора. Бу ел башына Казанда 32 мең 650 үзмәшгуль теркәлгән, ә 1-нче октябрьгә – 52 мең 109.