Казанның Туризмны үстерү комитеты
директоры итеп Александр Шавлиашвилины билгеләделәр. Яңа җитәкчене бүген
аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
«Моңа кадәр ул уңышлы эшмәкәр
буларак танылган. Үз теләге белән башлаган яңа юнәлештә үзен яхшы җитәкче
буларак таныта алыр дип өметләнәм. Эшчәнлек кенә түгел, яшәү урыны да үзгәрә.
Бу юнәлештә дә барысы да яхшы барыр дип уйлыйбыз», - диде Илсур Метшин.
Башкала мэры билгеләп үткәнчә,
хәзер федераль үзәк, республика җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырылган
проектлар, шулай ук халыкара чаралар нәтиҗәсендә уңышлы үсеш алган туризм
тармагына яңа, объектив караш белән карау мөһим.
«Хәзер туристлык базарындагы
ихтыяҗларны аңлап, иң көчле планнарны гамәлгә ашырырга вакыт җитте. Без аларны бәйге
вакытында тыңладык, һәм алар безнең башкала, республика халкының теләкләре
белән туры килә. Хезмәттәшебезгә Казаныбызны үстерү эшендә уңышлар телик», -
дип сүзен йомгаклады шәһәр мэры.
Александр Шавлиашвили Казанның Балалар
һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазифасына игълан ителгән бәйгедә катнашып,
финалга чыкты. Презентация вакытында ул жюриның игътибарын яулаган берничә җитди
фикер тәкъдим итте. Казанның зооботаника бакчасын трансформацияләү һәм яңа
оранжереялар төзү проекты иң уңышлысы дип табылды. Проект шәһәрнең тагын бер
бизәге һәм туристларны өстәмә җәлеп итү ноктасы булачак, дип саныйлар җитәкчеләр.
Сайлап алу этабы нәтиҗәләре
буенча Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе итеп Дмитрий Хвостиков билгеләнде.
Конкурстан соң Казан мэры Илсур Метшин «АГНА» компанияләр төркеменең гамәлгә
куючысы һәм идарәче партнеры белән очрашты һәм Александр Шавлиашвилига Туризмны
үстерү комитетын җитәкләргә тәкъдим итте.
Белешмә
Шавлиашвили Александр Акакиевич
1988 елның 30 июнендә Ленинград шәһәрендә (хәзерге Санкт-Петербург) туа.
2022 елда «Икътисад һәм идарә» юнәлеше
буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Мәскәү финанс университетын, 2025
елда – «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча (магистратура) Россия Федерациясе
президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.
Һөнәри эшчәнлеген Александр
Шавлиашвили 2005 елда Санкт-Петербург рестораннарының берсендә бармен-официант буларак
башлап җибәрә. Аннары менеджер, төрле рестораннар директоры булып эшли.
2016 елда Нью-Йоркта Ginza
Project халыкара ресторан холдингының генераль менеджеры була.
2017 елдан Санкт-Петербургта
FIFA-2018 Оештыру комитетының туклану хезмәтләре җитәкчесе булып эшли.
2018 елдан – UEFA EURO-2020
чараларын оештыру буенча консультант.
2020 елдан – UEFA Champions
League Final 2022 оештыру комитеты җитәкчесе.
2018 елдан башлап хәзерге вакытка
кадәр Санкт-Петербургта Василеостровский, Мәскәү һәм Мальцевский базарлары
операторы – «АГНА» компанияләр төркеменең гамәлгә куючысы һәм идарәче партнеры
булып тора. «АГНА» компанияләр төркеме шулай ук кейтеринг һәм клининг
хезмәтләре күрсәтә.
2025
елдан – Казанның
Туризмны
үстерү комитеты рәисе.
Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын
әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе
президентының
Рәхмәт хаты һәм футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын оештыру комитеты генераль
директорының рәхмәте белән (икесе дә – 2018 елда) билгеләп үтелә.