Абдулла Алиш
исемендәге Балалар иҗат сараен реконструкцияләүнең беренче этабы 90
процентка үтәлгән, ул бу елның язында башланган иде. «Бу – бинаны 1961
елда ачканнан бирле беренче шундый җитди модернизацияләү», - дип билгеләп үтте бүген шәһәр
Башкарма комитетындагы эшлекле дүшәмбедә «Казан шәһәренең социаль өлкә
учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты» муниципаль
бюджет учреждениесе директоры Илья Коротихин.
«А.Алиш
исемендәге сарайга масштаблы капиталь ремонт ясый башлау – зур җиңү. Бүгенге
көндә анда эшләр тулы куәткә бара. Финанслау булса, без ремонтны
киләсе уку елы башына төгәлләргә өметләнәбез. Балаларның да,
ата-аналарның да, бердәм һәм тату коллективның да тизрәк үз йортларына
кайтасы килә. Без ТР рәисе ярдәме белән Казанның бу зур мәдәният объектына яңа
тормыш өрербез дип өметләнәбез», - дип фикерләре белән уртаклашты Казан мэры
Илсур Метшин.
Элек
Пионерлар һәм укучылар сарае буларак билгеле булган Абдулла Алиш исемендәге
балалар иҗат үзәген 1956 елда архитекторлар Павел Саначин һәм Георгий Солдатов
проекты буенча төзи башлыйлар. 64 ел эчендә 4,8 мең квадрат метр мәйданлы
бинада бер тапкыр да төзекләндерү эшләре башкарылмаган, 2024 елда ул
канәгатьләнерлек булмаган техник торышы аркасында ябылган.
Бинаны язын
реконструкцияли башлаганнар.
Төзүчеләр инженерлык системаларын тулысынча алыштырган, зыян күргән
корылмаларны һәм фундаментны ныгыткан. Хәзерге вакытта эшчеләр бинаның
алгы ягын һәм түбәләрне төзекләндерә, дип хәбәр итте Илья Коротихин.
Икенче
этапта эчке бүлмәләрне ремонтлау һәм технологик җиһазлар сатып алу
планлаштырыла. Янәшәдәге территориядә ишегалды корылмалары һәм энергия
челтәрләре яңартылачак. Ишегалдында кече архитектура формалары һәм чыгышлар
өчен сәхнә булдырылачак, биредә дәресләр һәм массакүләм чаралар өчен
уңайлы киңлек барлыкка киләчәк.
Реконструкциядән
соң Сарайда робот техникасы һәм 3D-модельләштерү түгәрәкләре кебек яңа популяр
юнәлешләр ачылачак. Алар өчен, шулай ук гамәлдәге берләшмәләр өчен заманча
җиһазлар сатып алыначак, шул рәвешле балаларның иҗади үсеше өчен уңайлы
шартлар тудырылачак.
Бүген Үзәктә
310 төркемдә 4661 бала шөгыльләнә. Ремонт эшләре вакытында балаларны укыту
шәһәр мәктәпләре базасында урнаштырылган вакытлыча мәйданчыкларда дәвам итә.
Дәресләр расланган җәдвәл буенча көндезге сәгатьләрдә уза.
Галактионов
урамындагы Үзәк озак вакытлар өстәмә белем бирүнең иң популяр мәйданчыкларының
берсе булды, анда ел саен 2 меңгә якын бала 50 дән артык юнәлеш – сәнгать һәм
хореографиядән алып табигать фәннәре һәм спорт юнәлешләре буенча шөгыльләнгән.
Хәзерге
вакытта барлык берләшмәләр Казанның 13 мәгариф учреждениесе базасында эшли,
алар белән түләүсез файдалану шартнамәләре төзелгән. Алар арасында түбәндәге
уку йортлары бар: 116, 11, 170, 146 нчы номерлы лицейлар, 133 нче
күппрофильле «Гаилә» лицее, 7, 27 һәм 102 нче гимназияләр, шулай ук 1, 14,
71, 98 һәм 161 нче номерлы мәктәпләр. «Картинг» берләшмәсе Үзәк
стадионга (Ташаяк урамы, 2) күчте.
2026 елга
реконструкциянең икенче этабы планлаштырылган, ул сарайның эчке бизәлешен һәм
территорияне төзекләндерүне үз эченә алачак. Балалар иҗаты сараен 2026 елның
көзенә ачарга ниятлиләр.