(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Дүрт көн эчендә, пәнҗешәмбедән якшәмбегә кадәр, Казанда 11 мм чамасы явым-төшем яуган, бу айлык норманың 25% ын тәшкил итә. Көн саен кар чистартуга уртача 245 махсус техника чыкты, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Шәһәр Мэры Илсур Метшин юл хезмәтләре эшен югары бәяләде, шулайк ук җаваплылыкны киметмәскә һәм эшне югары темпта дәвам итәргә кушты.
«Кыш башлану белән бәйле репетиция шактый уңышлы узды. Әмма чын кышкы көрәш әле алда, шуңа күрә без моңа барлык шәһәр хуҗалыгын әзерләдек инде. Профильле структураларның барлык җитәкчеләреннән үзләрен тонуста тотуларын, беренче, икенче һәм өченче категория юлларга гына түгел, ә тротуарларга, җир асты һәм җир өсте кичү юлларына, ишегалды территорияләренә һәм керү төркемнәренә дә зур игътибар бирүләрен сорыйм. Эш әле башлана гына», – диде шәһәр башлыгы.
Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, бозлавык барлыкка килүне булдырмау өчен юл хезмәтләре 11-нче ноябрьдә интенсив кар яву алдыннан куркыныч юл участокларын саклык йөзеннән профилактик эшкәрттеләр. Белгечләр күперләргә, транспорт чишелешләренә, төшү һәм менү урыннарына, юл чатларына реагент сиптеләр. «Кар көчлерәк ява башлау сәбәпле, өч сәгать дәвамында шәһәрнең барлык юлларын тоташ эшкәртү буенча чаралар үткәрелде. Алар 16:30 сәгатьтә төгәлләнде. Икенче смена 21:00 сәгатьтә башланды, бу вакытта машиналар йөрү өлешен кырдыру, тротуарларны чистарту һәм кабат бозлавыкка каршы эшкәртү эшләре оештырылды», – диде ул.
Спикер, шулай ук, кар яуган көннәрдә, уртача алганда, җыештыруга 245 берәмлек махсус техника, шул исәптән 110 катнаш юл машинасы һәм 400 юл эшчесе чыкты, дип өстәде. Кышкы юл эшләре чоры башыннан бирле 2,5 тонна бозлавыкка каршы материаллар тотылган.
«Без юл хезмәтләре өчен иң тыгыз һәм катлаулы чор башланганын аңлыйбыз, әмма барлык кирәкле техник чаралар һәм материаллар тиешле күләмдә әзерләнгән. Эшче көч һәм машина йөртүчеләр составы искәрмә булып тора, алар элеккегечә үк предприятиеләргә җитми. Шуңа да карамастан, быел кышны юлларны план буенча һәм вакытында чистартуны тәэмин итү өчен без бөтен көчебезне куячакбыз», – дип сүзен йомгаклады Игорь Куляжев.