Казанда 2025 елның сигез аенда
эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы узган елның шул ук чоры белән
чагыштырганда 18 процентка арткан һәм 105,3 мең сумга җиткән. Инфляцияне исәпкә
алып, реаль хезмәт хакы шулай ук 7 процентка күтәрелгән. Беренче яртыеллык
йомгаклары нигезендә Казан Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында хезмәт хакы
дәрәҗәсе буенча Екатеринбург һәм Красноярсктан гына калышып, өченче урынны
алды, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Илдар Шакиров.
«Сәнәгать предприятиеләрендә
уртача хезмәт хакы сизелерлек артты. Эре оешмалар буенча без 100 мең дип билгеләгән
идек, әлеге чикне узып китә алдык. Кече һәм урта предприятиеләргә килгәндә, 38
меңлек хезмәт хакын күрәбез. Әлеге күрсәткеч соры хезмәт базары комиссиясенең
әле күп эш башкарасы барлыгын күрсәтә», - дип ассызыклады мэр Илсур Метшин.
Шәһәр буенча уртача күрсәткечтән
1,3 тапкырга артыграк хезмәт хакы фәнни эшчәнлектә (145 151,0 сум),
мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә (141 776,2 сум), финанс тармагында (138
942,8 сум), шулай ук электр энергиясе, газ җитештерү һәм бүлү һәм су тармагында
(119 524,9 сум) күзәтелә. Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр өлкәсендә
уртача хезмәт хакы 92 185,1 сумны тәшкил итә, мәгариф өлкәсендә – 73 989,7 сум.
Кече һәм урта эшмәкәрлекне исәпкә
алып, шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 84 мең сумга якын – 83,9 мең сумны тәшкил
итә. 2025 елның беренче яртыеллыгында эшмәкәрлекнең кече секторында хезмәт хакы
39 мең сумнан артып киткән.