Агымдагы елда Казанда алты яңа
социаль учреждение төзелгән, шулай ук гамәлдәге 44 объект, шул исәптән
поликлиникалар, хастаханәләр һәм медицина үзәкләре яңартылган. Бу хакта атналык
эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга
хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин
проектларны гамәлгә ашыруга комплекслы якын килүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Алты
яңа сафка баскан һәм 44 төзекләндерелгән социаль учреждение – бу җитди һәм
сизелерлек нәтиҗә. Объектларның барысы да безнең тарафтан проект эшеннән үк күзәтелә,
барлык аспектларга: яңа урынга, логистикага, технологик чишелешкә игътибар
итәбез. Үзебезнең проект төзүчеләребез, төзүчеләр белән эшлибез – төзелешнең
һәр этабында барлык объектларны контрольдә тотабыз һәм, һичшиксез, килеп карыйбыз.
Сыйфатның үсүе мөһим. Һәм бер генә объект та икенчесен кабатламый, гәрчә алар
барысы да, кагыйдә буларак, кабат кулланыла торган проектлар булса да», - дип
ассызыклады шәһәр башлыгы.
Агымдагы елда гомуми бәясе алты миллиард
сумга якын алты яңа социаль объект файдалануга тапшырылган. Бу елны төзелә
башлаган өч объектта эшләр киләсе елларда дәвам итәчәк.
Гамәлдәге инфраструктураны
яңартуга күп көч куелган. Барлыгы 44 социаль оешма төзекләндерелгән һәм
яңартылган, шуларның 25е – муниципаль, 15е – республика оешмалары. Төзекләндерү
эшләренең гомуми бәясе 4,5 миллиард сум дип бәяләнә.
«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты
кысаларында өч яңа медицина үзәге: Вишневка торак массивында Гомуми практика
табибы һәм педиатр үзәге, «Яз» һәм «Идел буе киңлекләре» торак комплексларында
ике яңа поликлиника төзелгән.
«Яз» торак комплексындагы поликлиника
олыларны кабул итәчәк, ә «Идел буе киңлекләре» торак комплексындагысы балалар
өчен исәпләнгән. Алар сменасына 400 һәм 200 авыруны кабул итә алачак», - дип
ачыклык кертте Илья
Коротихин.
Республика бюджетыннан бүлеп
бирелгән финанс чаралары ярдәмендә 18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика
бүлеге төзелеше дәвам итә. Объектны 2026 елга тапшыру күздә тотыла.
Моннан тыш, бу елны җиде
стационарда капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелгән. «Республика клиник наркология
диспансеры»ның өч корпусын яңарту буенча киң колачлы эшләр тәмамланган. Калган
алты объектны киләсе елда төзекләндереп бетерәчәкләр.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, шәһәрдә
шулай ук спорт инфраструктурасы актив үсеш алган. Копылов урамында урнашкан «Рубин»
футбол клубы базасында төзелгән Футболны үстерү үзәген ачу төп ел вакыйгаларының
берсе булган. Агымдагы елда биш яңа универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән, шулай
ук «Хезмәт резервлары» һәм «Ракета» стадионнарында төзекләндерү эшләре
башкарылган.