(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Ксения Швецова). Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча эре шәһәрләр рейтингында Казан үз позицияләрен яхшыртты – 7-нче урыннан 6-нчы урынга күчте. Гомумән алганда, агымдагы елның гыйнварыннан августына кадәр хезмәт хакының уртача күләме, инфляцияне исәпкә алып, 5,5%-ка арткан. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева хәбәр итте.
Иң югары хезмәт хаклары – фәнни һәм техник өлкәләрдә
Уртача хезмәт хакы 8 айда шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләрендә 54 мең сумнан артып киткән. Инфляцияне исәпкә алмыйча, 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда үсеш 12% тәшкил итте.
Шәһәр буенча уртача күрсәткечтән бер ярым тапкырга артыграк булган иң югары хезмәт хакы профессиональ, фәнни һәм техник эшчәнлектә, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә, шулай ук финанс өлкәсе оешмаларында теркәлгән. Югары хезмәт хакларын шулай ук электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм тарату өлкәсендәге оешмалар хезмәткәрләре дә ала.
Шул ук вакытта шәһәрдә хезмәт хакы буенча бурычларны кыскарту һәм яшерен хезмәт базарын легальләштерү буенча эш дәвам итә. Шәһәр һәм территория комиссияләре тарафыннан 49 утырыш үткәрелде, аларда 620 оешма җитәкчесе катнашты. Хезмәткәрләре социаль минимумнардан түбән хезмәт хакы ала торган 161 оешма ачыкланды. Нәтиҗәдә, 9 ай йомгаклары буенча 5,5 мең шартнамә һәм аларның хезмәт хакын арттыру турында өстәмә килешүләр төзелгән, дип хәбәр итте Г.Минһаҗева.
Ел башыннан эшсезләр саны 9067 кешегә кимегән
Ел башыннан хезмәт базарындагы хәл тотрыклана бара. 1-нче октябрьгә рәсми рәвештә Казанның мәшгульлек үзәкләрендә 8021 эшсез кеше теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 75%-ка кимрәк.
«Ел башыннан бирле шәһәрдә эшсез гражданнар саны 9067 кешегә кимегән, сентябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, Казанның хезмәт базарында бер кешегә 2,5 вакансия туры килә», – дип хәбәр итте Г.Минһаҗева. 63%-тан артыгы вакансияләрне эшче белгечлекләр буенча эзли, бары тик өчтән бер очракта гына эш бирүчеләр хезмәткәрләрне эзли.
Төзелеш өлкәсендәге һөнәр ияләренә, «завод» белгечлекләре буенча эшчеләргә, транспортчыларга, сәүдә һәм җәмәгать туклануы хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур. Медицина хезмәткәрләренә сорау зур – табиблар да, кече медицина персоналы да кирәк.