(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нчы
октябрь, Ксения Швецова). Казанда бу елга каралган «Безнең ишегалды»
программасы буенча эшләр төгәлләнде дияргә була. 227 территорияне төзекләндерү
нәтиҗәсендә 430 йорт төзекләндерелде, бу шәһәрнең 100 мең кешесен колачлады.
Нәтиҗәләр буенча ишегалларында өстәмә рәвештә 5 мең парковка урыны
җиһазландырылачак, энергияне саклаучы яктырткычлар һәм 7 меңнән артык кече
архитектура формасы урнаштырылачак.
«Җиде ел эчендә Казанда 2 млн кв. метрдан артык мәйданда 2 меңнән артык
йорт ишегалды ремонтланды – бу Иннополис мәйданы яисә Буа һәм Минзәлә кебек
шәһәрләрнең өчтән бере белән чагыштырырлык. Тулаем алганда, без шактый актив,
яхшы темпта хәрәкәт итәбез, – дип билгеләде ТР башкаласы Мэры бүген Ратушада
узган Казан думасының Х сессиясендә.
«Уңайлылык дәрәҗәсе арту белән безнең дөньяга
карашыбыз да үзгәрә»
2015 елдан башлап Казанда ишегалларын төзекләндерү буенча комплекслы эшләр
алып барыла. 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы
белән республикада «Безнең ишегалды» программасы старт алды, дип искәртте
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Яңартуга мохтаҗ ишегалды
территорияләре исемлегенә 3475 йорт керде. Программаны гамәлгә ашыру срогы 5
елны тәшкил итә – 2020 елдан 2024 елга кадәр.
Программада җиде төр эш комплексы каралган: юлларга һәм тротуарларга
асфальт салу, тышкы яктырту җайланмалары, урындыклар һәм урналар урнаштыру,
контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, балалар җиһазлары һәм комлы өслекле
мәйданчыклар, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру.
Узган ел «Безнең ишегалды» программасы буенча 460 йорт территориясе
төзекләндерелгән, быел эшләр 430 йорт территориясендә башкарыла. Хәзерге
вакытта эшләр 98,8%-ка үтәлгән. «Ишегалларны төзекләндерү проектлары
эксперт-архитекторлар фикерен исәпкә алып эшләнә, алар проектлауның һәр
этабында территорияләрне төзекләндерүгә норматив таләпләрнең үтәлешен күзәтә»,
– дип билгеләде И.Куляжев.
Казанда ишегалды территорияләрен зоналаштыруга һәм тутыруга бик җитди якын
килделәр, дип ассызыклады Мэр. «Бүген ишегалды – ул йорт яны территориясе генә
түгел, ә безнең балалар уйный торган урын да, шуңа күрә мәйданчыкның уңайлы,
төзек һәм куркынычсыз булуы бик мөһим, – дип өстәде ул. – Президентыбыз Рөстәм
Миңнеханов һәм моңарчы күрелмәгән, башка тиңдәш аналоглары булмаган «Безнең
ишегалды» программасы ярдәмендә, халыкның уңайлылыгы арта. Ә уңайлылык
дәрәҗәсен күтәрү белән безнең дөньяга карашыбыз да үзгәрә. Бүген үк без
казанлылар тормышында программаның ничек уңай чагылуын, аларның безнең эш
нәтиҗәләренә сакчыл карауларын күрәбез.
Йортларны төзекләндерү проектлары буенча казанлылардан
4,5 меңнән артык мөрәҗәгать һәм сорау килгән
Эшләр исемлеген билгеләү процессына халык максималь рәвештә җәлеп ителгән. Аларны
уңайлы итү өчен ишегалды проектлары dvor.tatar программасының рәсми порталында
гомуми керү мөмкинлегендә урнаштырылган. Шулай ук эшләр барышын контрольдә тоту
һәм казанлылар үз тәкъдимнәрен кайнар линия һәм мессенджердагы чат ярдәмендә,
социаль челтәрләрдә кертә ала. И.Куляжев сүзләренә караганда, быел
казанлылардан 4509 мөрәҗәгать килгән. Район администрацияләре хезмәткәрләре өч
көн эчендә мөрәҗәгать итүчеләр белән элемтәгә кергән.
Шәһәр халкы белән аралашу – программа үзенчәлекләренең берсе булып тора, халык
фикере аны төзү нигезенә ятты, дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. «2019
елда, эшләр башланыр алдыннан, 40 меңнән артык кеше программа очрашуларында һәм
фикер алышуларында катнашты. Ә шул ук елның сентябрендә 18 торак пунктта 12
меңгә якын күпфатирлы йорт халкын анкеталаштыру булды, анда киләчәк
программаның өстенлекләре билгеләнде», – дип искәртте министрның беренче
урынбасары.
«Безнең өчен инде төзекләндерү проектлары буенча кешеләр белән фикер алышу
традициягә әйләнде, – дип килеште Казан Мэры. –
Бу эшне дәвам итүегезне сорыйм, һәр проектта шәһәр халкының фикерен исәпкә
алырга кирәк».
Яктылыкны тоташтыру эшләре 99,1%-ка үтәлгән
Көз җитү белән яктырту җайланмасы белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны артты, дип
хәбәр итте И.Куляжев. «Ишегаллар караңгыга күпкә иртәрәк чума башлады, шуңа
күрә кичке вакытта эшләр әле тәмамланмаган ишегалларында яшәүчеләргә йөрү
катлаулана башлады, – дип аңлатты ул. – Аларда инде монтажланган, әмма әлегә
гамәлдә булмаган яктырту терәкләре сораулар тудыра. Аңлату эшләре барышында
халыкка эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренең күп вакыт таләп итә торган җентекле
процесс булуын аңлаталар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә
караганда, яктырту җайланмасына шундый ныклы якын килү алга таба җитешсезлекләр
санын киметергә мөмкинлек бирә һәм халыкны куркынычсыз ишегаллары белән тәэмин
итә.
Бүгенге көнгә яктыртуны тоташтыру эшләре 99,1%-ка үтәлгән. Агымдагы ел
программасы нәтиҗәләре буенча 2,5 меңнән артык яңа терәктә энергия саклаучы
яктырткычлар барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, быел ишегалларында 5 меңгә якын машина кую урыны
җиһазландырылачак.
Депутатлар белән каты коммуналь калдыкларны җыю өчен контейнер
мәйданчыкларын урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алышканда И.Куляжев,
программаны формалаштырганда акча кытлыгы барлыкка килде – бүген Казан буенча
ул 200 млн сумга якын тәшкил итә, дип хәбәр итте. Ул күп очракта төзелеш
материаллары кыйммәтләнүгә бәйле.
«Беренче чиратта, чаралар кытлыгы каты коммуналь калдыкларны җыю өчен
контейнер мәйданчыклары өчен җиһазлар урнаштыруга кагыла, – дип аңлатты Башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары. – Мәйданчыклар әзер, ә аларга җиһаз урнаштыру
мәсьәләләре буенча без Татарстан Премьер-министры адресына хат юлладык. Хәзер
бу хат карауда, без мәсьәләнең уңай хәл ителәчәгенә ышанабыз».
Моннан тыш, биш ел эчендә шәһәрнең барлык ишегалларын да төзекләндерә алмау
ихтималы бар, дип өстәде И.Куляжев. «Якынча 2,5 мең йортның ишегалдын
ремонтлыйсы бар, 2 ел эчендә без 890 йорт ишегалдын төзекләндердек. Мондый
темплар белән без өлгермәячәкбез, – диде ул. – Шуңа бәйле рәвештә без киләсе
елда ишегалларының күбрәк санына чыгу һәм темпларны үстерү өчен барлык
чараларны күрәчәкбез».
Хәзер инде ишегалларын киләсе ел программасына кертергә планлаштырган
йортларда яшәүчеләр белән очрашулар башланды, дип өстәде И.Куляжев.