Р.Миңнеханов һәм И.Метшин Сенегалның яшүсмерләр Олимпия уеннары буенча оештыру комитеты әгъзасы Кәрим Арати белән очрашты
ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы
октябрь). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Сенегал
Республикасының яшүсмерләр Олимпия уеннары буенча оештыру комитеты әгъзасы –
бизнесмен Кәрим Арати белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Яклар спортны үстерү һәм популярлаштыру, спорт чараларына ярдәм мәсьәләләре
буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Дакарда 2026 елда җәйге яшүсмерләр Олимпия уеннары узачак.