(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Чистай урамы, 5 адресы буенча урнашкан КФҮнең яңа офисында булдылар. Биналарның гомуми мәйданы 1725 кв.м.
«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова сөйләгәнчә, гражданнарны кабул итү өчен 50 тәрәзә оештырылган. КФҮ гражданнарны кабул итү өчен барлык кирәкле җиһазлар, көтү зоналарында диваннар, персонал өчен саклау бүлмәләре һ.б. лар белән җиһазландырылган.
Татарстан Президенты һәм Казан Мэры гражданнарны кабул итү залында, хезмәткәрләрнең хезмәт зонасында, киңәшмәләр залында, уку сыйныфында булдылар, шулай ук махсус җиһазландырылган психологик бушану бүлмәсен карадылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шунда ук КФҮнең яңа офисында Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. «Безнең ил – бик зур, күп милләтле, күп динле ил. Һәм, әлбәттә инде, дәүләт безнең илдә кем яши, нинди яшьтәге гражданнар, нинди милләт вәкилләре, аларның белемнәре турында мәгълүматка ия булырга тиеш. Әлеге мәгълүматларның барысы да – хакимият органнары эше өчен бик мөһим. Бу нинди мәктәпләр кирәк булуын, халыкның нинди мәнфәгатьләрен кайгырту, һәм әлеге халык санын алу киләчәктә дөрес карарлар кабул итү өчен зур мөмкинлекләр бирүен планлаштырырга ярдәм итә», – диде Президент.
КФҮне карауда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Чистай урамы, 5 адресы буенча урнашкан яңа офиска күчү сәбәпле, Казандагы КФҮнең Яңа Савин бүлеге (Ямашев проспекты, 82) үз эшен туктатты. Татарстанда килүчеләр саны күп булу сәбәпле, «Минем документлар» офисларының эш режимы озайтылды. Филиаллар халыкны 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр эш көне булмаган чорда да кабул итүне дәвам итә.
Видеорепортаж