(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче ноябрь). Казанның
муниципаль архивы Сигезенче Март урамында урнашачак. Ул элеккеге Татарстан Республикасы
Дәүләт архивы бинасына күчәчәк. Мондый карарны Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин белән
бергә ул ведомство тарафыннан азат ителгән объектларда булды һәм аларны алга
таба эксплуатацияләү мәсьәләсе буенча фикер алышты.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт архивы үзенең Казан филиаллары фондларын
Столбище бистәсендә урнашкан махсус бинага күчерә. Объект янгын куркынычсызлыгы
таләпләренең, вентиляциянең, саклауның, комплектлауның, документларны исәпкә
алуның барлык заманча шартлары буенча җиһазландырылган.
Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова
Сигезенче Март урамында урнашкан бинада гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итү
буенча бөтен элеккеге функционалны саклаячаклар, дип хәбәр итте. «Монда безнең
республика халкыннан сорауларны кабул итүнең төп пункты. Шулай ук бу бинада уку
залы бар, анда барлык тикшеренүләр килә. Бөтен бу функционал Дәүләт архивындагы
кебек шул ук күләмдә эшләячәк», – диде ул. Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты
рәисе аңлатканча, эш бердәм архив мәгълүмат системасы аша оештырылачак.
Шулай ук Г.Габдрахманова билгеләп үткәнчә, ТР Дәүләт архивын күчерү
белән Росархив, РФ Оборона министрлыгы һәм башка эре ведомстволар белән эшләү
тәҗрибәсе булган махсус оешма шөгыльләнә. «Безнең хезмәткәрләр оешма вәкилләре
белән бергә эшлиләр. Бернинди югалулар да булырга мөмкин түгел. Ике тартма
салынган һәр тарага пломба сугылачак . Транспорт та пломбаланачак. Аны
хезмәткәрләр озата бара. Китү һәм кабул итү буенча актлар төзелә. Бөтен
логистиканы без исәпләп чыгардык инде. 15-нче декабрьгә Себер тракты һәм
Сигезенче Март урамы буенча биналар тулысынча азат ителәчәк», – дип өстәде
архив ведомствосы башлыгы.
Шулай ук объектларны карауда Татарстан Премьер-министрының беренче
урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.