(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь, Алинә Бережная). Бүген «Kazan Digital Week 2021» халыкара форумы кысаларында мэрларның «Акыллы шәһәрләр эволюциясе» түгәрәк өстәлендә шәһәр хуҗалыгында IT-технологияләр үсеше турында фикер алыштылар. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә гомуми халкы 72 млн кеше булган 17 шәһәр вәкилен берләштерде. Шәһәр тормышында акыллы технологияләр роле турында Истанбул, Харбин, Киото, Искешәһәр, Кишинев, Шеньчжэнь мэрлары, шулай ук башка Россия һәм чит ил шәһәрләре вәкилләре сөйләде. Модератор булып танылган журналист һәм «Вести 24» телевидение алып баручысы Дмитрий Щугорев чыгыш ясады. Казан тәҗрибәсе турында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин сөйләде.
Казан Мэры үзен югары дәрәҗәдә күрсәтергә өлгергән «Акыллы шәһәр» проекты Россиядә инде берничә ел тормышка ашырылуын сөйләде. Ул шәһәр кешеләренең тормышы өчен имин һәм уңайлы шартлар тудыруга һәм шәһәр хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыруга юнәлдерелгән. «Һәрбер шәһәрнең үз уңай тәҗрибәләре бар, алар белән без уртаклаша алабыз һәм урыннарда гамәлгә кертергә мөмкин, – дип ассызыклады Казан Мэры. – Мин бүгенге түгәрәк өстәл кебек чаралар кысаларында тәҗрибә алмашуны һәм конструктив диалогны хуплыйм, һәм ышанам, безнең уртак тырышлык акыллы шәһәрләр формалаштыру өчен конкрет мөмкинлекләр булдыруны тәэмин итәчәк».
10 ел эчендә 3 млн га якын гариза «Ачык Казан» системасы аша алынган
Татарстан башкаласы турында сөйләгәндә, И.Метшин 10 ел дәвамында шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен «Ачык Казан» системасы эшләвен әйтте. Ул торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халыкның мөрәҗәгатьләрен җыярга һәм эшкәртергә мөмкинлек бирә. «Бу вакыт эчендә система аша төрле мәсьәләләр буенча 3 млн га якын гариза узды. Бүгенге көндә бу система-коммуникацияләрнең күп төрләреннән берсе», алар ярдәмендә казанлылар безгә үз проблемалары турында хәбәр итә», – дип игътибарын юнәлтте Илсур Метшин. Мәсәлән, казанлылар шулай ук төбәк системаларына, мәсәлән, бөтен республика буенча гамәлдә булган «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә ала. «Технологияләр һәм аралашу рәвешләре үсеше интенсиврак булган саен, гражданнар белән элемтә һәм коммуникация каналлары, шулай ук чыганаклар саны да арта. Һәм бу торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә генә түгел, гомумән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә дә кагыла», – дип ышана Казан Мэры. Ул ассызыклаганча, хәзерге вакытта аерым алынган мөрәҗәгатьләрне контрольдә тоту түгел, ә барлык мәгълүмат агымнары белән идарә итүгә зур игътибар бирелә.
Маршрут челтәре нәтиҗәлелеге буенча Казан илнең 76 шәһәре арасында беренче урында тора
Татарстан башкаласының бөтен территориясен 4G стандартының кәрәзле элемтәсе сигналы белән тәэмин итү шәһәр өчен әһәмиятле казаныш булды. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, 5G челтәрен үстерү һәм иҗтимагый киңлекләрне цифрлаштыру өчен акыллы терәкләр куллану иң уңышлы булып тора. «Алар «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексын, видеокүзәтү камераларын, мәгълүмати таблоларны, төрле датчиклар һәм хәвеф төймәләрен 112 номерына ашыгыч чакырулар ясарга мөмкинлек бирә», – дип хәбәр итте Илсур Метшин.
Урам-юл челтәрен һәм шәһәр җәмәгать транспортын үстерү «Акыллы шәһәр»нең иң мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Аерым алганда, Казанда бишенче буын юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы кертелгән, ул интеллектуаль транспорт системасының бер өлеше булып тора һәм «яшел дулкын» режимында хәрәкәтне оештырырга, шулай ук автобусларның өстенлекле үтүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. «Системаның эшенең нәтиҗәсе күренеп тора – күптән түгел «Симетра» компаниясе үткәргән тикшеренү нигезендә, маршрут челтәренең нәтиҗәлелеге буенча Татарстан башкаласы илнең 76 шәһәре арасында беренче урында тора», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Казанда бердәм цифрлы мохиткә барлык социаль объектларны да тоташтыру планлаштырыла
Шәһәрдә комплекслы якын килү һәм бердәм цифрлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә. Шулай итеп, Казанда 100-дән артык төрле социаль объект махсус җиһазлар белән җиһазландырылган, аңа объекттагы барлык локаль датчиклар һәм системалар кушыла: видеокүзәтү дә, янгын сигнализациясе дә, температура һәм дымлылык датчиклары да һәм башкалар. «Шулай итеп, учреждениенең цифрлы игезәге формалашып кына калмыйча, тармак яки тулаем территория буенча картинаны күрү мөмкинлеге дә барлыкка килә», – дип сөйләде шәһәр башлыгы. Аның сүзләренә караганда, берничә ел дәвамында Казанда цифрлы игезәкләр булдыру һәм шәһәрнең барлык социаль объектларын бердәм цифрлы тирәлеккә тоташтыру планлаштырыла.
Комплекслы муниципаль геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү Казан өчен мөһим булды, ул цифрлы киңлеккә мөһим шәһәр төзелеше белешмәләрен һәм документларын күчерергә мөмкинлек бирде. Хәзер инде генераль план, Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре, планлаштыру һәм ызанлау проектлары, тулысынча социаль һәм инженерлык инфраструктурасының бер өлеше цифрлаштырылган.
«Болар барысы да безгә шәһәрнең үсешен хәзер үк күрергә һәм теге яки бу төзелешнең шәһәрдә булган хәлгә йогынтысын аңларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта без халыкның артуы, демографик вәзгыятьнең үзгәрүе турында конкрет мәгълүматларга таянабыз, – дип сөйләде Илсур Метшин. – Төрле мәгълүматларның цифрлы рәвештә барлыкка килүе төрле фаразлау модельләрен төзергә һәм төгәл исәпләргә мөмкинлек бирә, ә ниндидер күрсәткечләрне фаразлау гына түгел». Шулай ук виртуаль киңлектә хезмәткәрләрнең автоматлаштырылган эш урыннары булдырылды, муниципаль хезмәтләр күрсәтү сроклары кыскарды. Якындагы өч елда планнарда – Казанның тулы кыйммәтле цифрлы игезәген булдыру, дип хәбәр итте Илсур Метшин.
«Һәркем үз юлын уза, һәм мондый очрашулар иң яхшы тәҗрибәләрне табарга мөмкинлек бирә»
Түгәрәк өстәл форматы барлык шәһәрләр вәкилләренә иң кызыклы тәҗрибәләр турында сөйләргә мөмкинлек бирде. «Нур-Солтан шәһәренең цифрлаштыру һәм дәүләт хезмәтләре идарәсе» дәүләт учреждениесе җитәкчесе Ботагоз Касабек шәһәрнең цифрлы игезәген булдыруның уңай тәҗрибәсен тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, цифрлы модельләштерү балалар бакчалары төзегәндә уңышлы кулланыла, ул вакытта шәһәрнең теге яки бу районында мәктәпкәчә учреждениеләргә ихтыяҗ исәпкә алына. Моннан тыш, цифрлы платформа шәһәр төзелешен күрергә һәм иҗтимагый киңлекләрне виртуаль рәвештә төзергә мөмкинлек бирә.
Ә Киотода акыллы проектлау нәтиҗәсендә үзәк урамнарны җәяүлеләр өчен уңайлырак итә алдылар. Япония шәһәре мэры Дайсаку Кадокава урамнарны төзекләндерү буенча активистлар төркеме тарафыннан инициатива ясалуы, ә проектны тормышка ашыру өчен 10 ел вакыт китте, дип сөйләде. Җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен юл хәрәкәте үзгәртеп корылган, тротуарлар киңәйтелгән, ә юл өлешендә полосалар саны дүрттән алып икегә кадәр кимегән. Моннан тыш, 16 тукталыш 4-кә берләштерелгән, аларны мөмкин булган урыннарда урнаштырганнар. «Нәтиҗәдә, без машиналарның хәрәкәтенең интенсивлыгын киметә алдык, һәм үзәккә шәхси транспортта йөрүчеләр санын 42%-тан 8%-ка кадәр киметтек, бу шулай ук экологиядә уңай чагылыш тапты», – дип билгеләде Дайсаку Кадокава.
Әнкарада халыкка уңайлы булсын өчен, юлларның тыгызлыгын күрсәтүче һәм уңайлы маршрут булдыручы кушымта эшләнгән, дип хәбәр итте Төркия шәһәре Генераль секретаре Серхат Ташкынсу.
Акыллы шәһәрне төзү тәҗрибәсе белән Иннополис Мэры Руслан Шагалеев уртаклашты. Ул шәһәрнең төп бурычы – югары квалификацияле белгечләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеген бирү, дип сөйләде. Россиянең иң яшь шәһәрендә 260-тан артык IT-компания тәкъдим ителгән. Иннополиста халыкның мөрәҗәгатьләрен эшкәртү буенча бердәм сервис эшли, һәм шәһәр халкының сорауларына җавап бирә торган виртуаль ярдәмчеләр бар. Мәсәлән, шундый виртуаль хезмәткәрләрнең берсе шәһәр Мэриясендә эшли. Инна, төп хезмәткәрләр белән беррәттән, халыкның сорауларына җавап бирә, бу килеп туган проблемаларны оператив хәл итәргә ярдәм итә.
Очрашу азагында Илсур Метшин барлык катнашучыларга форумга кызыксыну белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте, шул рәвешле генә иң яхшы тәҗрибәләрне табарга мөмкин, дип ассызыклады. «Безнең халыкара форум елдан-ел популярлаша бара. Тәҗрибә белән уртаклашу бик мөһим. Һәркем үз юлын уза, һәм мондый очрашулар иң яхшы тәҗрибәләрне табарга мөмкинлек бирә», – дип йомгаклады Казан Мэры.
Искәртәбез, Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумы Казанда 21-24-нче сентябрь көннәрендә уза. Форумның эш программасы цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм алар нигезендә булдырыла торган инновацион продуктларга нигезләнәчәк. Төп юнәлешләр – цифрлы индустрия 4.0, интеллектуаль транспорт системалары, киберкуркынычсызлык, финтех экосистемасы һ. б. Форум катнаш (офлайн/онлайн) форматта уза.