(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Пермь Мэры
Алексей Демкинның Пермь дәүләт университетындагы атыш белән бәйле кайгысын
уртаклашты.
«Безнең өчен Пермь дәүләт университетында булган
фаҗига турындагы хәбәр зур тетрәнү булды. Барлык казанлылар һәм шәхсән үз исемемнән
һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең якыннарының, шулай ук Пермь халкының
тирән кайгысын уртаклашам.
Бу коточкыч хәл – безнең уртак кайгыбыз. Бер гаепсез
кешеләрнең җәфа чигүе куркыныч һәм гаделсез. Мондый кешелексез шәфкатьсезлекне
аңлатып булмый.
Сезнең белән кайгыгызны уртаклашам һәм бөтен хисләр
ташкынын чын күңелдән аңлыйм. Бу елның аянычлы май көненең вакыйгаларын без,
мөгаен, беркайчан да онытмаячакбыз. Без шаккаттык һәм югалып калдык, әмма
илебезнең һәм дөньяның барлык почмакларыннан зур ярдәм тойдык.
Барлык зыян күрүчеләргә тиз арада сәламәтләнүләрен,
һәлак булганнарның туганнарына – рухи көч, ә сезгә һәм Пермьдә яшәүчеләргә бу
катлаулы көннәрдә ныклык телим.
Киткәннәргә якты истәлек!
Казан сезнең белән бергә кайгыра», – диелә текстта.
Исегезгә төшерәбез, Пермь дәүләт университетында
фаҗига бүген булды. Хәзерге вакытта сигез һәлак булучы һәм 20-дән артык зыян
күрүче турында билгеле.