(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче
сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген, Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнендә,
Казан Мэры Илсур Метшин метрога күчеп утырды. Эшкә кадәр ул брендланган «туган
телләр поезды» нда барды. Шәһәр башлыгы пассажирлар белән аралашты, аларның
кәефләре белән кызыксынды һәм гадәти булмаган вагоннарны карады. «Теләсә кайсы
шәһәрнең киләчәге җәмәгать транспорты үсеше белән тыгыз бәйләнгән, һәм безнең
өчен бу системалы эш. Казанда иртәгәсе көн –тулысынча җәмәгать транспортына
күчү. Әлбәттә, мәсьәлә зур эш һәм акча кертемнәрен таләп итә, ләкин шулай гына
без экологиябезне саклап кала һәм бөкеләрдән китә алачакбыз», – дип билгеләде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап эшли
башлаган поездда булу символик мәгънәгә ия, дип ассызыклады. Поездны бизәүдә
вәкилләре Казанда һәм Татарстанда яшәгән халыкларның 20-ләп теле кулланылган.
Телләр аншлагларда – канатлы сүзләр, күренекле язучыларыбызның һәм күренекле
шәхесләребезнең хикәяләре рәвешендә бирелгән.
И.Метшинга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова
сөйләгәнчә, тоташ өч вагон тышкы яктан һәм эчтән милли символика белән бизәлгән
алты тематик зонага бүленгән. Мәсәлән, аларның берсендә пассажирлар Казан һәм
Татарстан турында, икенчесендә татарлар һәм татар теле турында кызыклы фактлар
белә ала. Поездның өченче вагоны рус теленә багышланган, ә дүртенчесендә бөтен
мәгълүмат татар телендә тәкъдим ителгән. Моннан тыш, поездда туган тел зоналары
бар, анда теләге булган һәркем татар, рус, мари, чуаш, мордва, удмурт, грузин,
үзбәк, азәрбайҗан һәм башка телләрдә популяр булган фразаларны белә алачак.
Г.Сәгыйтова сүзләренә караганда, мондый поездны Казанда башлап җибәрү
инициативасы татар җәмәгатьчелегенә хас, ә шәһәр Башкарма комитеты әлеге идеяне
хуплады. «Бу безнең өчен иң катлаулы проектларның берсе иде. Әмма метроның
шәһәр халкы арасында да, туристлар арасында да иң популяр транспорт төрләренең
берсе булуын аңладык. Ә мондый бизәлеш кешеләрне телләрне өйрәнүгә бәйләнешсез
рәвештә этәрә ала. Без барыбыз да актуаль һәм кызыклы булсын өчен тырыштык, шул
исәптән яшьләр өчен дә. Монда кызыклы фактлар, канатлы сүзләр һәм хәтта юмор да
күп», – дип өстәде ул.
Болардан тыш, поезд стеналарында популяр сөйләм сүзләре һәм әйтемнәр
табарга мөмкин. Моннан тыш, вагоннарда шулай ук селфи-поинтлар урнаштырылган,
алар ярдәмендә пассажирлар матур рәсемнәр ясый ала. Мәсәлән, аларның милли
киемнәрдән яки яшь Габдулла Тукай белән фотога төшү мөмкинлеге бар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, поезд ел ахырына кадәр
йөриячәк, әмма шәһәр халкы уй-ниятләрне бәяләргә өлгергән инде һәм вагоннарны
озаграк вакытка калдыруны сорый. Шулай ук проект башка төбәкләрдә дә җавап тапкан.
«Безнең инициативаны күршеләрнең дә хуплый башлаулары сөендерә. Алар безгә
материал сорап мөрәҗәгать итә. Безнең иң зур байлыгыбыз – милләтара дөнья, без
гасырлар буена дус, тату яшибез, бер-беребезне хөрмәт итәбез. Һәм без,
һичшиксез, бу мөһим эшне дәвам итәчәкбез», – дип йомгаклады И.Метшин.
Шулай ук Мэр белән бергә бөтендөнья акциясен транспорт, икътисади үсеш һәм
сәүдә мәсьәләләрен алып баручы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар
Шакиров һәм «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков
хуплады һәм эш урыннарына метрода барып җитте.