(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче
сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Казанда бүгенге көндә юлларны кардан
чистартырга 335 берәмлек техника әзерләнгән, алар 1950 км озынлыктагы юл
өлешендә эшләячәк. «Чаналарны җәен әзерләргә кирәк, без шулай иттек тә. Кыш һәрвакыт төрле,
ләкин салкыннар, мул итеп кар явулар, бураннар була. Тротуарларга аерым
игътибар бирәчәкбез. Әлегә без беренче, икенче һәм өченче категория юлларында
шелтәләрнең елдан-ел кими баруын күзәтәбез», – диде Казан Мэры Илсур Метшин юл
хезмәтләренең кышкы шартларда эшләргә әзерлегенә багышланган киңәшмәдә.
Төзекләндерү мәсьәләләрен алып баручы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Игорь Куляжев сүзләренчә, кышкы чорда җыештырырга тиешле территориянең гомуми
мәйданы 400 мең кв.метрга артачак һәм 22 млн кв.м диярлек тәшкил итәчәк.
Чистарта торган мәйданнарның артуы юлларның яңа участокларын файдалануга кертү,
юл полотносын реконструкцияләү эшләрен башкару, тротуарлар төзү һәм булган юл
өлешләрен киңәйтү белән бәйле. «Юлларны карап тоту буенча вазыйфалар агымдагы
ел ахырына кадәр килешү йөкләмәләре булган дүрт генподрядчы оешмага йөкләнгән.
2022 елга подрядчы оешмалар конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча
билгеләнәчәк», – дип сөйләде И.Куляжев.
Кышкы җыештыру техникасының шәһәр паркында 560 берәмлеге исәпләнә. Беренче
чират операцияләре өчен 221 берәмлек кулланыла – бу катнаш юл машиналары һәм
транспорт щеткалары. Хәзерге вакытта кышкы шартларда эшләргә барлык техниканың
60%-ы әзер. «Калган техниканың бер өлеше җәйге карап тотуда, бер өлеше
консервация һәм планлы ремонтта тора. Республика бюджеты хисабына 51 «Бошунг»
машинасы ремонтланачак, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары. Җыештыру техникасын тулысынча әзерләүне 15-нче октябрьгә кадәр
төгәлләү планлаштырыла.
Техника эшен навигацион контроль системасы күзәтеп торачак. Быел аны
җиһазларга өстәмә датчиклар куеп, юлларны җыештыру буенча барлык маршрутларны
системага кертеп эшләп бетергәннәр. «Маршрутлар өч сценарийга бүленгән:
беренчесе – штатлы кар яву, икенчесе – уртача интенсив кар яву, технологик
операцияләр сроклары кар санына карап хәрәкәт итә, өченчесе – «Буран» планын
кертү очрагына бәйле. Башкарылган эш, һава шартларыннан чыгып, техниканың
маршрутлардагы эшен һәм юлларны чистартуның нәтиҗәлелеген күзәтергә мөмкинлек
бирәчәк. Шунда ук техниканың кайсы урамнарда эшләвен, кайсыларында юклыгын
аңларга мөмкин булачак, бу тиешле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», –
дип аңлатты И.Куляжев.
Бозлавыкка каршы эшкәртү реагентлар һәм ком-тоз катнашмасы ярдәмендә
башкарылачак. Хәзер 5 мең тонна реагент бар, 27 мең тонна өстәмә тәэмин итүгә
конкурс процедуралары эшләтеп җибәрелгән. Эшкәртүнең планлаштырылган мәйданы 10
млн кв.м. Җәмәгать транспорты йөри торган беренче категорияле юлларда эшкәртү
реагент белән башкарылачак, калган юлларда – ком-тоз катнашмасы, аны 80 мең
тонна күләмендә әзерләячәкләр.
«Без шәһәрнең үзәк өлешендә тротуарларны бозлавыкка каршы махсус материал
белән эшкәртүгә өлешчә күчәргә планлаштырабыз. Биредә тротуарлар бик тар һәм
техника белән эшләү уңайсыз», – диде И.Куляжев.
Карны утильләштерү 7 стационар кар эрү пунктында гамәлгә ашырылачак. Бу 11
кабул итү камерасы, аларның һәркайсының җитештерүчәнлеге тәүлегенә 1500
кубометр тәшкил итә. Гамәлдәге камераларның суммар җитештерүчәнлеге 7 мең
тоннага тигез. И.Куляжев билгеләп үткәнчә, норматив явым-төшемнәр вакытында бу
шәһәргә җитәрлек булырга тиеш. Әмма гадәттән тыш хәлләр очрагына ТР Экология
һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә карны вакытлыча салып тору
өчен өстәмә 5 урын булдыру планлаштырыла.
Ишегалды территорияләрен җыештыруда 208 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең Торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданлык
яклау мәсьәләләрен алып баручы урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә
караганда, 2 ел эчендә аларның саны 45 берәмлеккә арткан. «Бу җыештыру өчен
җайланмалар һәм щеткалар куелган оптималь тракторлар, шулай ук мини-төягечләр.
Кече механизация чаралары актив кулланыла – шнекороторлы кар чистарткычлар.
Аларның һәркайсы 4-5 кешене алыштыра ала», – диде ул. Дворникларның хроник
җитешмәүләре вакытында механикалаштырылган чистарту аеруча зур файда китерә.
Әмма аны тулы күләмдә үткәрү өчен, тротуарлар һәм ишегалды эчендәге юллар
машиналардан азат булырга тиеш.
«Кышкы сезон алдыннан яшәүчеләргә аларның үзләренең йорт яны территорияләрен
җыю сыйфатына йогынты ясый алуларын искә төшерергә кирәк. Моның өчен аларга
җыелып, тавыш бирергә һәм гомуми карарга килергә кирәк», – диде Казан Мэры.
Ишегалларын эшкәртү өчен 9 мең тоннага якын ком-тоз катнашмасы һәм 250
тоннадан артык химия реагенты әзерләнгән. Түбәләрне кар көртләреннән һәм боздан
чистартуга аерым игътибар биреләчәк. «Беренче чиратта бу Казандагы 2 мең 733
авыш түбәле йортларга кагылачак. Мондый йортларның яртысыннан күбрәген без
капиталь ремонт вакытында хәл иттек, калганнары ныклы контроль астында тора», –
дип йомгаклады И.Гыйниятуллин.