Татарстан Президенты һәм Казан мэры «Полимекс» төрек компаниясе җитәкчелеге белән очрашты
ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин «Полимекс» төрек компаниясенең
директорлар советы рәисе Эрол Табанджа белән очрашты.
«Полимекс» – ул штаб-фатиры Истанбулда булган төрек төзелеш холдингы.
1995 елдан компания төрле илләрдә 130 проектны гамәлгә ашырды. Рөстәм
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, компаниянең Татарстанда эшләү тәҗрибәсе бар –
Казанда кунакханәләр төзү проектлары уңышлы гамәлгә ашырылган. «Татарстан-Төркия
хезмәттәшлегенең мөһим юнәлеше – «Полимекс» компаниясе белән хезмәттәшлек
итүебезгә бик шат», – диде ул.
Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә яңа инвестпроектларны
гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Фоторепортаж