(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Бүген Ратушада Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы
Ерлан Искаков белән очрашты. Яклар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер
алышты.
Ерлан Искаков Казахстанның Казандагы Генераль консулы
итеп сентябрь аеннан билгеләнде. Моңа кадәр ул Казахстан Республикасы Тышкы
эшләр министрлыгы аппараты җитәкчесе, ә элегрәк Алматада Казахстан Тышкы эшләр
министрлыгы вәкиллеге җитәкчесе булып эшләгән.
Илсур Метшин Генконсулның зур дипломатик тәҗрибәсен
билгеләп үтте. «Безнең шәһәрдә шундый хөрмәтле дипломатны сәламләргә без бик
шат. Сезнең хезмәт исемлеге зур, сез бик җаваплы вазифалар башкардыгыз. Сезнең
вазыйфага билгеләнүегез Татарстан һәм Казанга хөрмәт турында сөйли, – диде
шәһәр башлыгы. – Без җавап итеп шулай ук Казахстанга зур хөрмәт белдерәсебез
килә, анда безнең бик күп дусларыбыз бар. Казан сезне җылы каршы алсын һәм
сезнең өчен туган йорт булсын».
Ерлан Искаков үз чиратында Мэрга кунакчыллыгы өчен
рәхмәт белдерде һәм Татарстан башкаласы турында үзенең беренче тәэсирләре
турында сөйләде. «Минем монда килгәнгә өченче атна бара, һәм мин төрле
вакыйгалар һәм очрашулар саныннан зур тәэсирләр астында, – диде Генконсул. –
Бүген Казан дөнья бергәлегенә интеграцияләнгән, шәһәр дөнья башкалаларының
берсенә әверелде. Эре халыкара чаралар үткәреп, сез бик югары планка бирәсез.
Мисал өчен, әле күптән түгел генә БДБ илләре Уеннары узды. Хезмәттәшлек
итүебезгә, безнең тугандаш шәһәрләр булуыбызга бик шатмын».
Казан Мэры һәм Казахстанның яңа билгеләнгән Генераль
консулы шулай ук алга таба уртак эш буенча планнар турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан башкаласы Казахстан белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник,
туристлык һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итә, уртак чаралар үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, Казахстанның Казандагы Генераль
консуллыгы 2013 елның июлендә ачылды. Ул Башкортстан, Марий Эл, Мордовия,
Чувашия, Түбән Новгород, Пенза, Свердловск өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә
яшәүче Казахстан гражданнарына хезмәт күрсәтә.
Очрашуда шулай ук Казан муниципаль берәмлеге башлыгы
урынбасары Евгений Лодвигова катнашты.