(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казан Совет
районының «Мой ритм» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән 189-нчы номерлы «Уңыш»
балалар бакчасы төзелеше тәмамланды, шулардан 120-се ясле урыннары. Объектны
кертүгә кирәкле документларны алганнан соң, ул шәһәрнең кечкенә халкы өчен
ишекләрен ачачак. Мәктәпкәчә учреждениедә 12 төркем оештырылачак, шул исәптән
аутистик спектры бозылган балалар өчен. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин яңа
бинаны карады. «Торак йортлар белән параллель рәвештә берьюлы социаль
инфраструктура төзүебез бик мөһим», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Торак комплекста 7 балалар бакчасы төзү планлаштырыла
Яңа микрорайонда ике катлы балалар бакчасы төзелеше узган елның
августында башланган, подрядчы булып «Нэо Строй» ҖЧҖ торган. Бинаны төзү һәм
аның тирәсендәге территорияләрне төзекләндерү буенча барлык төп эшләр
тәмамланды. Хәзерге вакытта балалар бакчасы төзелгән объектның ярашлыгы турында
бәяләмә алырга әзерләнә, ул якын арада тәрбияләнүчеләрне кабул итәчәк.
Торак комплекста бүген өч күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылды, киләсе
елда ике йортны тапшыру планлаштырыла, дип хәбәр итте Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов. Гомумән алганда, Казанда
актив торак төзелеше бара, шәһәр халкының уңайлы тормышы өчен иң баштан ук
бөтен шартларны тудырырга кирәк, дип билгеләп үтте Мэр. «Без йортлар белән
параллель рәвештә социаль инфраструктура объектларының төзелүенең яхшы мисалын
күрәбез», – диде ул.
Яңа балалар бакчасы 187-нче
номерлы «Ритм» лицее янында
урнашкан, ул узган ел ачылды, дип искәртте Мэр. Моннан тыш, күршедә урнашкан 220
урынлык «Киләчәк» балалар бакчасы да
үзенең беренче тәрбияләнүчеләрен кабул итте. «Бүген без төзи торган мәктәпләрдә
бассейннар, спорт һәм концерт заллары бар. Балалар белем алырга һәм үсәргә,
яшәү урыны буенча спорт һәм иҗат белән шөгыльләнергә тиеш», – дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
Торак комплекста барлыгы 7 балалар бакчасы һәм 1501 урынга исәпләнгән
тагын бер мәктәп төзү планлаштырыла.
Аутист балалар белән махсус белем алган педагоглар
шөгыльләнәчәк
Мэр мәктәпкәчә учреждение бинасын карады, ул халыкның аз мобильле
төркемнәре өчен тулысынча җайлаштырылган. Мәсәлән, бакчага керү юлында пандуслар,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен лифт һәм санузел бар.
Шәһәр башлыгы бүлмәләрнең дизайнына игътибар итте. «Коридорлар,
бүлмәләр, искитмәле бизәлгән, стеналардагы рәсемнәр бик матур. Бу шунда ук кәеф
тудыра. Мәктәпкәчә учреждениеләрнең проектлары бертөрле булуга карамастан,
балалар бакчалары бер-берсенә охшамаган».
Төрле яшьтәге һәм юнәлешле төркемнәр өчен бүлмәләр интерьеры аерыла:
мәсәлән, аутист балалар өчен бер тондагы стеналар белән, ачык төсле рәсемнәрсез
бүлмәләр каралган. Элек аутист балалар белән эшләгән балалар бакчасы мөдире
Марина Шәйдуллина аңлатканча, бу сабыйларның эмоциональ кабынышлары булмасын
өчен кирәк.
«Балалар өчен без визуаль расписание эшләдек – махсус карточкалар,
аларны күргәч, бала аны бүген нәрсә көткәнен аңлаячак. Мәсәлән, ул ашый һәм
киләсе карточканы карый – алга таба нәрсә? Алга таба уен, һәм башкалар, – дип
сөйләде мөдир Мэршга. – Бу методиканы бүген бөтен дөнья файдалана. Әгәр
уутистик спектры бозылган бала алга таба расписание буенча нәрсә эшләгәнен белмәсә,
бу тискәре эмоцияләр тудырачак, ул борчылачак».
«Без Казанда инклюзив белем бирүне үстерүне дәвам итәчәкбез», – дип
ассызыклады Мэр.
Учреждениедә балаларны төрле юнәлешләрдә үстерү өчен төркемнәр
оештырылачак: логопед, татар телендә белем бирә торган, полилингваль,
инженерлык юнәлешендәге төркем, анда балалар кечкенәдән робототехниканы
өйрәнәчәкләр, аутистик спектры бозылган балалар өчен төркем. Соңгысына бишәү
язылган – норматив буенча бер төркемдә нәкъ менә шулкадәр сабый булырга мөмкин.
Аутист балалар белән ике педагог, укытучы-дефектологлар,
педагог-психологлар шөгыльләнәчәк. Алар барысы да һөнәри әзерлек уздылар, ә
бүген Мәскәү психоанализ институтында укыйлар, дип сөйләде мөдир. Укулар
тәмамланганнан соң алар үз-үзенне тотышны гамәли анализлау буенча белгечләр
булачак һәм балалар белән эшләү вакытында актив рәвештә балаларны
социальләштерүгә басым ясап, заманча дөнья методикаларын кертәчәкләр.
Ике ел эчендә Казанда 18 мәктәпкәчә учреждение
төзеләчәк
Балалар бакчасы территориясендә тәрбияләнүчеләр өчен күләгә түбә белән
уен мәйданчыклары, спорт мәйданчыгы, беседкалар төзелгән.
Шәһәр башлыгы дизайнерларга, архитекторларга, подрядчыларга һәм
педагогларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бик матур, уңайлы балалар
бакчасы барлыкка килде, анда инде тиздән яңа өй туе булачак. Ышанам,
әти-әниләргә һәм аларның балаларына ул бик ошаячак», – диде И.Метшин.
Казан мәктәпкәчә учреждениеләр төзелеше буенча югары темпларны
акрынайтмый: әйтик, узган ел ТР башкаласында ун балалар бакчасы төзегәннәр, ә
быел 1690
урынлык тагын сигез учреждение төзеләчәк,
дип искәртте И.Метшин. «Шунысы сөендерә, мәктәпкәчә учреждениеләр төзү
планнарыбыз тормышка ашырыла, без нәниләр белән очрашуга яңа балалар бакчалары
әзерлибез», – дип өстәде ул.
Анда Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, мәгариф идарәсе
җитәкчесе Ирек Ризванов һәм башкалар катнашты.