(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан
Ратушасында Россия Федерациясе Тикшерү комитеты кадетларына 140-нчы һәм 169-нчы
номерлы мәктәпләрнең 59 унынчы сыйныф укучысын багышладылар. Бу Россия тикшерү
комитетының Татарстан һәм аның башкаласындагы беренче кадет сыйныфлары. Тантанада
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм
Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский
катнашты.
Бүгенге көнгә кадәр Казан мәктәпләрендә 27 кадет
сыйныфы эшләде, аларның саны елдан-ел арта бара, дип билгеләп үтте үз чыгышында
Илсур Метшин. «Сезнең яшьтән үк үз илегезгә хезмәт итү юлын сайлавыгызга бик
шатмын, – дип мөрәҗәгать итте ул егетләргә. – Сездән чын Ватанны саклаучылар
үсеп чыгар дип өметләнәбез. Сезнең барыгызның да Тикшерү комитетында яки хокук
саклау органнарында эшләве мөһим түгел. Һәрхәлдә, сез холкыгызны чыныктырырсыз,
яхшы белем алырсыз, дуслашырга, дисциплинаны сакларга, башкаларның
проблемаларына игътибарлы булырга өйрәнерсез. Бу мөһим күнекмәләр сезнең белән
гомерлеккә калачак. Сез укуда гына түгел, спортта, мәдәнияттә һәм башка
өлкәләрдә дә башкаларга тон бирерсез дип өметләнәбез».
Шәһәр башлыгы шулай ук балаларны уку елы башлану белән
котлады һәм РФ Тикшерү комитетына балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә
игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. «Без һичшиксез бу традицияне дәвам итәрбез
һәм балаларның уңышларын игътибар белән күзәтербез дип уйлыйм», – дип өстәде
Мэр.
Кадет сыйныфларында балалар тарихны, хокук һәм
җәмгыять белемен тирәнтен өйрәнәчәкләр. Дәрестән тыш эшчәнлектә строй әзерлеге
программаларын, уку җыеннарын һәм башкаларны тормышка ашыру, шулай ук ТР буенча
Тикшерү идарәсе белән берлектә чаралар үткәрү, кадетларның ведомство
лабораторияләренә чыгулары, криминалистика нигезләрен һәм башка дисциплиналарны
өйрәнү планлаштырыла. Профильле сыйныф укучылары үзләренең кадет формасыннан
йөриячәк.
«Бүген тикшерү идарәсе өчен истәлекле көн – сез Россия
кадетларын тулыландырдыгыз. Сезнең өчен бу тормышта яңа белемнәр алу һәм шәхси
сыйфатлар үсеше белән бәйле яңа этап башлануын аңлата. Ул сезнең өчен яңа
казанышларга, укудагы уңышларга юл салуда башлангыч нокта булсын, – дип теләде
укучыларга Валерий Липский. – Бу уку елы тикшерү комитеты кадетлары рәвешендә
сезгә бик күп якты һәм уңай тәэсирләр алып килсен».
Валерий Липский шулай ук республика Президенты Рөстәм
Миңнехановка һәм Казан Мэры Илсур Метшинга кадет сыйныфларын оештыруда ярдәм
иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Кунакларның сүзләреннән соң балалар РФ Тикшерү
комитеты кадетлары антын китерделәр. Шуннан соң В.Липский старосталарга кадет
сыйныфлары байрагын тапшырды.
Тантанада катнашучыларга җавап сүзе белән 169-нчы
номерлы мәктәпнең 10 нчы «А» сыйныф укучысы Полина Бердникова мөрәҗәгать итте. «Бу
искиткеч көнне минем хыялым тормышка аша. Мин хәрби хезмәткәрләр династиясеннән
– минем бабам, әтием һәм абый хезмәт итте һәм имн һәм тугрылык белән хезмәт
итә. Һәм мин бүген кадет булуым белән горурланам, – диде ул. – Үз исемемнән һәм
барлык кадетлар исеменнән бу исемне намус һәм горурлык белән күтәрергә, югары
культура үрнәге булып хезмәт итәргә, устав таләпләрен һәм кадетларның намус
кодексын төгәл үтәргә вәгъдә итәм».
Тантананың рәсми өлеше тәмамлангач, кунакларны һәм
катнашучыларны республика иҗат коллективлары һәм башкаручылары сөендерде. Шулай
итеп, «Казан» бию ансамбле, җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Кристалл» бию ансамбле
һәм башкалар чыгыш ясады.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Тикшерү комитетының
кадет сыйныфлары бүген Мәскәү, Санкт-Петербург, Архангельск, Әстерхан,
Волгоград, Калининград өлкәләрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә уңышлы
эшли. Илдә РФ Тикшерү комитетының 34 төбәктә 40 кадет сыйныфы эшли. Профильле
укыту һәм аларда тәрбия тикшерү органнарында өлкән сыйныф укучыларын дәүләт
хезмәтенә әзерләүгә юнәлдерелгән.
Казанда ачылган ике класстан тыш 27 кадет классы
булдырылган, аларда 604 кеше – 396 егет һәм 208 кыз белем ала. Алар арасында 4
сыйныф полиция кадетлары, 6 сыйныф хәрби-диңгез кадетлары, 11 сыйныф
һава-десант кадетлары, 6 сыйныф гомуми хәрби кадетлар.
Тантанада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур
Һадиуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Совет районы
хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.