(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бүген аутистик спектры бозылган балалар
өчен «Без бергә» балалар бакчасында булдылар. Ул Казан федераль университеты
каршында эшли.
Балалар бакчасы үсеш үзенчәлекләре булган балаларны
һәм аларның әти-әниләрен комплекслы ярдәм итү белән шөгыльләнә. Президентка һәм
Мэрга әлеге проектның уникальлеге аутистик спектры бозылган баланы уңышлы
социальләштерүнең нәтиҗәле технологияләрен эшләү, шулай ук гаиләләрне
консультацияләү өчен КФУ тикшеренүчеләренең һәм балалар бакчасы белгечләренең
көчләрен берләштерү мөмкинлегеннән гыйбарәт, дип сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин педагог-психолог,
укытучы-логопед кабинетларында, гаиләгә ярдәм итү үзәгендә, фәнни тәҗрибә
лабораториясендә һәм дәвалау физкультурасы кабинетында булдылар. Аннары алар
әти-әниләр белән сөйләштеләр.
«Минемчә, сез монда күп кенә сорауларның чишелешен
табарсыз. Бүген безгә методология кирәк, бу балалар белән дөрес эшләргә кирәк.
Монда гадәти стандартлар туры килми, башка формалар кирәк. Әлеге үзәккә әлеге
мәсьәләне хәл итүдә ихтыяҗ булыр дип уйлыйм. Ә сезгә, әти-әниләр, сабырлык
телим. Балаларны тормышка әзерләргә, алар социализацияләнсен өчен күнекмәләр
бирергә кирәк», – дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Балалар бакчасы 50 балага исәпләнгән, шул ук вакытта
тагын 70 гаилә ай саен консультациядә булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.