(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Алинә Бережная). Бүген «Салават
күпере»ндә Илһам Шакиров урамында урнашкан 1224 урынга исәпләнгән 188-нче
номерлы «Бионика» лицее ачылды. Ул микрорайонда төзелгән өченче уку йорты
булды. Бүгенге көндә лицейга 690 кеше күчерелгән, шул исәптән 228 беренче
сыйныф укучысы – барлыгы 25 сыйныф формалашкан. Лицейны ачу һәм яңа уку елы
башлану белән мәктәп укучыларын, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, «Салават Купере» микрорайоны актив үсә –
социаль инфраструктура барлыкка килә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә. «Күптән
түгел генә без «Салават күперендә» беренче йортка нигез салган кебек идек, һәм
бу вакыт эчендә Казанда яшәүче 18 мең кеше яңа бинага күчте. Яңа фатирлар
бирелү белән генә түгел, яшәү урыны буенча балаларның уку һәм үсеш өчен барлык
шартлары да булуы сөендерә», – диде Илсур Метшин Белем көне уңаеннан тантаналы
линейкада. Ул республика һәм ил җитәкчелегенә мәгариф өлкәсендә
инфраструктураны үстерүләре өчен рәхмәт белдерде.
Казан Мэры яңа уку йортында барлык кирәкле әйберләр бар дип ассызыклады
– бассейннар, спорт һәм концерт заллары, лабораторияләр, мәктәп рестораны. «Белем
көне белән! Балалар уңышлары белән сөендерсен», – дип котлады Илсур Метшин
бәйрәм белән.
«Салават күперен»дә шундый заманча мәктәп барлыкка килүенә без бик шат.
Монда балаларның укуы һәм үсеше өчен кирәкле бөтен шартлар тудырылган. Сигез
беренче сыйныф формалаштырылган, бу микрорайонның зур потенциалы турында сөйли.
Әти-әниләргә балаларыгызның сезгә шатлык һәм яхшы хис-кичерешләр генә китерүен
телим. Балалар – безнең киләчәгебез. Ә укучыларга укуда уңышлар телим», – диде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында «Бионика» лицее директоры Эльвира Расулова республика һәм
шәһәр җитәкчелегенә яңа уку йорты төзелеше өчен рәхмәт белдерде: «Соңгы өч елда
бу безнең микрорайонда өченче мәктәп. Хәзер безнең балалар шундый заманча
мәктәптә укыячак».
Бәйрәм линейкасы ахырында беренче кыңгырау яңгырады.
Аннары бәйрәм кунаклары «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча
төзелгән яңа
уку йортын карадылар. Алар 456 урынлы мәктәп
ресторанында, 275 кв. метр мәйданлы ике бассейнда һәм 75 кв. метр мәйданда, 650
урынлы актлар залында булдылар, шулай ук уку классларына керделәр. Кабинетлар
заманча җиһазлар, шул исәптән интерактив такталар белән җиһазландырылган.
Химия, физика һәм биология кабинетлары каршында лаборант бүлмәләре
җиһазландырылган. Моннан тыш, лицейда ике инженер-технология кабинеты
җиһазландырылган. Мәктәп коридорларында балалар өчен уңайлы йомшак диваннар
урнаштырылган, беренче катта коворкинг-зона бар, анда укучылар укый, дәресләр
әзерли яки буш вакытта ял итә алачак. Озайтылган көн төркеме укучылары өчен
йоклау режимы оештырылачак.
Иртәгәдән әлеге мәктәпнең 130 укучысын өч мәктәп автобусы ташыячак.
Барлыгы «Салават күперендә» 200-дән артык бала өчен 5 мәктәп автобусы
әзерләнгән. Рейс автобусы маршруты Шәһәр Башкарма комитетының транспорт
комитеты белән берлектә эшләнгән.
Яңа лицейдан ерак түгел парк төзелеше дәвам итә. Наил Йосыпов һәм Әлфия
Авзалова урамнары киселешендә 6 гектар мәйданда урнашачак иҗтимагый киңлекне
республика Президенты һәм Казан Мэры карады. Концепция нигезендә, иҗтимагый
киңлек өч тематик зонага бүленәчәк: тыныч ял итү һәм илһамлану, активлык һәм
экстрим өчен, шулай ук парад мәйданы. Актив ял итү өчен зонаның беренче чиратын
төзү тәмамланды. Архитектор Карина Дәүләтҗанова сөйләгәнчә, элек бу
территориядә тоташ сазлык булган. «Вакытның күп өлеше әзерлек эшләренә китте –
без торфны алыштыру белән шөгыльләндек – бу мөһим һәм кирәкле бурыч иде», – дип
хәбәр итте ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа парк бу микрорайонда
кирәк булган.
Киләсе парк территориясендә инженерлык челтәрләре ясалды, яшелләндерү
эшләре башкарылды, җәяүлеләр өчен юллар төзелде, яктырту, автоматлаштырылган су
сибү системалары һәм модульле санузел урнаштырылды. Кече архитектура формалары,
тренажерлар, спорт һәм балалар мәйданчыгы соңрак барлыкка киләчәк.
Тантаналы линейкада шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман-Бекмамбетова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, шәһәр Башкарма
комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Парклар һәм скверлар
дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов һәм башкалар булды.