(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин яңа «Союзмультфильм» анимация мәктәбендә
булдылар. Ул «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә ачылды. Мәктәп танылган
киностудия белгечләре катнашында ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Союзмультпарк»
мультимедиа үзәге проектының бер өлеше булачак, дип планлаштырыла.
Кунакларга «Союзмультпарк»ны ике этапта эшләтеп
җибәрәчәкләрен сөйләделәр, шуларның беренчесе мәктәпне ачу булды. Биредә төрле
стильләрдә һәм техникаларда анимация булдыру, сценарий сәнгате, режиссура,
редакторлау, декорлау, тавыш яздыру, операторлар эше нигезләренә өйрәнергә
мөмкин булачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин мәктәпнең төп
мәйданчыкларын карап чыктылар, интерактив аттракционнар, виртуаль һәм өстәмә
чынбарлык технологияләре белән таныштылар.
Тулысынча «Союзмультпарк» 2021 елның ноябрендә
ачылачак дип көтелә. Килүчеләргә 13 мультимедиа аттракционы күрсәтеләчәк, алар
анимация дөньясына чумарга гына түгел, Татарстанның милли традицияләре турында
да сөйлиячәкләр. Монда шулай ук Простоквашино авылы кебек стильләштерелгән кафе
барлыкка киләчәк.