(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы
август). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казан
Кремлендә Tat Cult Fest – 2021 заманча татар мәдәнияте фестивале мәйданчыгында
булдылар. Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм РФ Төзелеш һәм
торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин катнашты.
Яңа татар мәдәнияте фестивале Кол Шәриф мәчете территориясендә узды һәм
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Бәйрәм
программасында – аудиовизуаль
перформанслар, треклар яздыру, лекцияләр һәм музыкаль джем. Tat Cult Fest
уздыруга Россиянең һәм дөньяның 11 шәһәреннән музыкантлар, медиарәссамнар,
график дизайнерлар, хореографлар һәм галимнәр кушылды. Традиция буенча
сәнгатьнең берничә юнәлеше тәкъдим ителде: музыка, перформанс, медиаарт һәм
әдәбият.
Фестивальнең зур сәхнәсендә татар инди-сәхнәсенең һәм альтернатив музыканың
иң яхшы вәкилләре чыгыш ясады, ә аларга махсус кунаклар – Зуля Камалова, Инна
Желанная, Tesla Boy, Сергей Курехин һәм «Аквариум» белән эшләүче музыкантлар
ярдәм итте.
Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар Tat Cult Fest локацияләре белән
танышты, яшь татар дизайнерларының кием-салым һәм аксессуарлар күргәзмәсендә
булды. Шулай ук республика башлыгы яңартылган бинада беренче тапкыр оештырылган
фестивальнең мультимедиа зонасын карады.
Фестиваль мәйданчыгын Рөстәм Миңнеханов «Урал» мотоциклында ташлап, «Кызыл
Кремльдән – Ак Кремльгә» мотоузышында катнашучы байкерлар колоннасын
җитәкләп китте. Мотоциклчылар Кремль урамындагы колоннага тезелеп бастылар,
Спас манарасы янында аларга Рөстәм Миңнеханов кушылды, шуннан соң байкерлар
«Казан» халыкара ат-спорт комплексына юнәлде. Мотоузышта Россиядән һәм чит
илләрдән 600-дән артык байкер катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж