(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы
август, Камилә Гобәйдуллина). Казан метрополитенында поездлар белән идарә
итүнең машинист катнашыннан башка автоматлаштырылган системасы гамәлгә кертелде,
моннан тыш бүгенге көннән башлап беренче тулы кыйммәтле кондукторсыз троллейбус
маршруты эшли башлады. Шәһәр электр транспорты паркын модернизацияләү турында
бүген эшлекле дүшәмбедә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар
Абдулхаков сөйләде.
«Бүген Казанда күп кенә кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла: пилотсыз метро
һәм кондукторсыз маршрут кертелә, электробус барлыкка килде. Безнең бурыч –
шәһәребезнең транспорт системасын камилләштерүне дәвам итү», – дип билгеләде
бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Поездлар белән идарә итүнең машинист катнашыннан башка автоматлаштырылган
системасын кертү – электропоездларның пилотсыз идарәсенә күчү өчен мөһим адым. «Проект
эшләнде һәм техник бирем әзерләнде. Пилотсыз метро машинасы белән идарә иткәндә
кеше факторының йогынты ясау куркынычын киметергә һәм, шуның белән бергә,
пассажирлар ташу куркынычсызлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Проектны
финанслаганда без Россиядә беренче пилотсыз метрополитен төзи алабыз», – дип
белдерде А. Габделхаков.
Модернизацияләү җир өсте электр транспорты паркында да уздырыла. Бүгенге
көннән 2-нче номерлы троллейбус маршруты тулысынча 1-нче августтан башлап
тестланган кондукторсыз түләүгә күчте. А.Абдулхаков сөйләвенчә, система
Россиянең эре шәһәрләрендә эшли инде: пассажир юл хакын акчалата машина
йөртүчегә түли, ә банк яки транспорт картасы белән түләүне салонда мөстәкыйль
үткәрә. Казанда бу маршрутның һәр троллейбусында тоткычларда 3 электрон
компостер урнаштырылган. Беренче ике атна дәвамында салонда пассажирларга юл
хакын түләү тәртибен аңлату өчен кондуктор эшләде.
«Юл хакын түләүне контрольдә тоту предприятиенең гамәлдәге контроль-ревизия
хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан, юл хакын нинди юл белән түләнүенә карамастан,
түләү фактын ачыклаучы махсус терминал ярдәмендә башкарылачак. 2-нче номерлы
маршрутта кондукторсыз система эше нәтиҗәләренә анализны без өч ай
эксплуатациядән соң үткәрергә планлаштырабыз», – дип аңлатты спикер һәм уңай
динамика очрагында системаны башка маршрутларда кертү планлаштырыла, дип
өстәде.
Күчмә составны яңарту буенча да эш алып барыла. Киләсе елга Казанда барлыгы
25 троллейбусны «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектының «Юл
хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» федераль проекты кысаларында яңарту
планлаштырыла. А.Абдулхаков сүзләренә караганда, Казан троллейбусларының уртача
яше 6 яшь. Тула һәм Дементьев урамында ике депода «Тролза», «Авангард» һәм «Мегаполис»
маркалы 187 троллейбус эшли.
«Бездә иң яшь җәмәгать транспорты. Без аны модернизацияләүне, сатып алуны
һәм яңартуны дәвам итәбез. Мөгаен, күп кенә казанлылар моңа күнеккәндер һәм
безнең моның белән ник горурлануыбызны аңламыйдыр да, сүз, мәсәлән, түбән идәнле транспорт булу турында. Ә бит бу
пассажирлар өчен уңайлы һәм трамвай, троллейбус һәм автобус баскычына артык көч
куймыйча менәргә мөмкинлек бирә», – диде Казан Мэры.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр башка муниципалитетлардан килгән коллегалар
тәҗрибәсен өйрәнгән. Мәсәлән, Омскта түбән төзелешле составның 6%-ы һәм зур
сыйдырышлы автобусларның 20%-ы гына бар. Екатеринбургта исә түбән идәнле
транспорт өлеше нибары чирек кенә, ә күп сыйдырышлылык – нибары 60%. «Без илдә
җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосаларның километры буенча лидер. Бу
җәмәгать транспортының бездә өстенлектә булуы турында сөйли. Идеалга әле ерак,
ләкин без һәр яңа юлны проектлыйбыз һәм реконструкция вакытында бу полосаларны
салырга тырышабыз. Болар барысы да транспорт хәрәкәте тизлегенә, казанлыларның
эшкә һәм укуга тиз барып җитүенә турыдан-туры йогынты ясый «, – дип йомгаклады
Мэр.