(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы
август, Камилә Гобәйдуллина). Кадрлар җитмәү – коронавирус пандемиясе чорында
Казанның транспорт предприятиеләре очрашкан проблемаларның берсе. Бүгенге көндә
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенә машина йөртүчеләр,
кондукторлар һәм ремонт эшчеләре җитми – алар буенча предприятиедә 500-дән
артык кеше дефицит. Персоналны мотивацияләү һәм яңа эшчеләрне эзләү өчен хезмәткәрләрнең берничә категориясенең хезмәт хакы арттырылды,
вакансияләр һәм ачык ишекләр көннәре үткәрелә, шулай ук белгечләрне укытуның
яңа программасы эшләнде.
«Без транспорт системасының үзгәрә торган дөнья шартларында тере организм
булуын яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә даими рәвештә кулны пульста тотарга тиешбез.
Кызганычка каршы, пандемия безнең предприятиеләрнең икътисадый өлешенә бик нык
йогынты ясады, чөнки транспорт агымы, бигрәк тә узган ел, бик нык кимеде.
Өстәвенә, безнең персоналның бер өлеше якын чит илдән иде, бу кадрлар җитмәүгә
китерде. Бу безнең транспорт предприятиеләре җитәкчелеге алдында торган
чакыруларның берсе», – диде шәһәр башлыгы.
«Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков сүзләренчә,
хәзер предприятиедә 1993 кеше эшли, шул ук вакытта аларның норматив саны – 2642
кеше. Соңгы ярты елда машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 46 мең сум тәшкил
иткән, кондукторларның – 30 мең сум һәм төп эшчеләрнең - 35 мең сум. 1-нче
июльдән предприятиедә ремонт эшчеләренең, осталарның, участок башлыкларының, территория, җитештерү биналарын җыештыручыларның,
күчмә составтагы юучыларның хезмәт хаклары уртача 15%-ка арткан.
«Предприятие хезмәткәрләре өчен тулай торакларда урыннар, ял базасында
яшәүгә ташламалы бәяләр бирелә, хезмәткәрләр форма киемнәре, махсус кием һәм
башка социаль гарантияләр белән тәэмин ителә», – дип сөйләде нотыкчы.
Предприятиедә белгечләр әзерләү өчен кирәкле лицензияләр һәм сертификатлар
җыелмасы булган укыту үзәге эшли. Кирәкле квалификация булмаган очракта,
теләүчеләр трамвай һәм троллейбус йөртүчесенә яки электропоездлар машинистына
укый ала. Хәзерге вакытта «күчмә состав слесаре» белгечлеге буенча уку
өчен яңа программа эшләнгән.
Эшкә урнашканнан соң барлык курсантларга укытуның барлык айлары өчен бер
тапкыр стипендия түләнә. «Троллейбус йөртү автобуска караганда җиңелрәк, дип
санала, чөнки ул маневрлы түгел һәм контактлы үткәргечләр ярдәмендә хәрәкәт итә. Шуңа күрә
безнең хезмәткәрләрнең яртысы – хатын-кызлар. Алар шулай ук безгә килеп лаеклы
хезмәт хакы алу мөмкинлегенә ия», – дип билгеләп үтте А.Абдулхаков.
Предприятиенең кадрлар хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән
берлектә, вакансияләр ярминкәләре оештыра, депога ачык ишекләр көннәре үткәрә. «Без
массакүләм мәгълүмат чараларында һәм транспорт чаралары салоннарында
вакансияләр турында мәгълүмат урнаштырабыз. Якындагы төбәкләрдә һәм республика
районнарында күчмә ярминкәләр үткәрәбез. Быел җәй көне шундый 10 чара
үткәрдек», – дип йомгак ясады Айдар Абдулхаков.