(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче
июль, Камилә Гобәйдуллина). Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театрының яңа бинасының архитектур концепциясен эшләүгә халыкара ачык конкурс
башланды. Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мәдәни учреждениенең
күченүе республика башкаласы өчен тарихи вакыйга булачак. Бу территориядә яңа
бина төзелеше белән беррәттән транспорт мәсьәләсе дә хәл ителәчәк, күперне
киңәйтү планлаштырыла.
Театрның яңа бинасы Һади Такташ
урамында төзеләчәк
Театр
коллективы һәм республиканың мәдәни тормышы өчен мөһим карарны Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. «Без мондый вакыйгага
кадәр үсеп җиттек һәм Президент җитәкчелегендә яңа театр төзелеше турында
игълан итәбез. Бу безнең потенциалыбыз, мәдәниятебез һәм мөмкинлекләребез
турында сөйли», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул искәрткәнчә, шәһәр һәм
республика өчен хәлиткеч карарлар һәм әһәмиятле вакыйгалар Президент указлары
белән беркетелә. Тузган торакны бетерү, Зөя утрау-шәһәрчеген һәм Болгарның
борынгы шәһәрен, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу һәм башкалар белән
шулай булды.
«Универсиада
чорыннан бирле Казанда 130 балалар бакчасы, яңа мәктәпләр төзелде, «Безнең
ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла, поликлиникалар тулысынча ремонтланды,
Казанның барлык мәдәният сарайлары (А.Алиш исемендәге мәдәният йорты гына
калды), аларның һәркайсы театр буларак калды. Без, җир проблемасын хәл итеп –
социаль объектларны, торакларны капиталь ремонтлау мәсьәләсен хәл итеп, бездә
Изге Ана иконасы соборы барлыкка килгәнче үстек. Киләсе адым – ул театр. Бу
Казанда барган үзгәрешләрнең масштабы турында сөйли, – диде И.Метшин.
Театрның
яңа бинасының гомуми мәйданы 20 мең кв. метрдан артык тәшкил итәчәк. Аны
Нурсолтан Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары чатыннан ерак түгел Кабан күленең
төзекләндерелгән яр буе янында төзү планлаштырыла.
«Яңа
театрның бөек татар шагыйре Һади Такташ исемен йөртә торган урамда барлыкка
килүе символик мәгънәгә ия. Ул татар шигъриятендә новатор иде һәм хәтта театрда
суфлер булып та эшләгән», – дип билгеләп үтте И.Метшин.
Шәһәр
башлыгы Кабан күле тирәсен төзекләндергәннән соң территория үзгәрүен, шуңа
бәйле рәвештә, кайчандыр тынгысыз булган һәм тискәре ассоциацияләр тудырган
әлеге район өлешенә карата мөнәсәбәт үзгәрүен ассызыклады. «Без Кабан буенча
конкурс турында сөйләшкәндә күп кенә идеяләр турында фикер алыштык, әмма шулай
уңайлы һәм матур булыр дип уйламадык», – дип билгеләде И.Метшин. «Татар театры
барлыкка килгәннән соң бу безнең мәдәни тормышыбызның иң матур үзәге булачак»,
– дип ышана шәһәр башлыгы.
Татарстан
Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова театр бинасының паркта,
парковкалар һәм коммуникацияләр җир астында урнашачагы турында сөйләде. «Театр
территориясе асфальт өслек белән капланмаячак. Бу без бәйгедә катнашучыларга
күрсәтергә теләгән таләп», – диде ул.
Конкурска
җибәрелгән эскиз проектларын караганда, экспертлар бинаның тышкы күренешенә
генә түгел, объектның эчке эчтәлегенә дә игътибар итәчәк, дип ассызыклады
Н.Фишман-Бекмамбетова. «Без зур эш башкардык, бездә техник бирем проекты
барлыкка килде. Нәтиҗәдә театр бинасы ничек күренергә тиешлеген формалаштырырга
безгә зур сессиядә экспертлар ярдәм итте», – дип билгеләде ул.
Хәзерге бина язмышын
казанлылар белән бергә билгеләячәкләр
Театрның хәзерге бинасы аның 90 еллыгына төзелгән булган. Баш режиссер
Фәрит Бикчәнтәев сөйләгәнчә, хәзер театр парковкасы урнашкан урын буш булган,
анда кабинетлар төзү планлаштырылган. Мәйданнар җитмәү сәбәпле, хәзер театр
хезмәткәрләре бик кысан шартларда эшли. «Бездә репетиция бүлмәләре юк, бу
максатларга Камал театрының элеккеге баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның кабинетын
бирергә мәҗбүр булдылар, – дип аңлатты Ф.Бикчәнтәев. – Артистларга
гримеркаларны бүләргә туры килә. Кайбер гример кабинетларын чәчтарашханә һәм
редакция биналары астына бирергә мәҗбүр булдык». Баш режиссерның сүзләренә
караганда, элегрәк бинаны киңәйтү буенча ике проект турында фикер алышкан
булганнар инде, ләкин аларның берсе дә барлык таләпләргә туры килмәгән.
Театр процессын үстерү өчен уңайлырак шартлар тудыру мәсьәләсе килеп
баскач, белгечләр күп вариантлар турында фикер алышкан. Театр бинасын капиталь
төзекләндерергә планлаштырганнар, аннары сүз реконструкцияләү турында барган,
әмма хәзерге территориядә бинаны киңәйтү мөмкин түгел, шуңа күрә яңа бина төзү
турында карар кабул ителгән. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп
үткәнчә, театрны заманча итәргә, әмма аның идеясен һәм атмосферасын саклап
калырга кирәк.
«Без барыбыз да театрның чикләнгән территориядә булуын аңладык, анда барлык
амбицияләрне һәм планнарны тормышка ашыру мөмкин түгел, шуңа күрә яңа
мәйданчыкны үзләштерү турында сүз барды», – дип билгеләде ул. Мондый карар
артистларга гамәлдәге бинада чыгышларын дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, яңа
урында заманча театрның барлык таләпләренә җавап бирә торган бина төзеләчәк,
дип ассызыклады И.Әюпова.
Театрның хәзерге бинасы турында сөйләгәндә, шәһәр Мэры Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, аның алдагы язмышы шәһәр халкы тарафыннан билгеләнәчәк,
идеяләр җыю оештырылачак.
Конкурста җиңүчеләрне 2022 елның
гыйнвар аенда игълан итәчәкләр
Конкурс
ЮНЕСКО стандартлары буенча оештырылачак, ә эскиз проектларын караганда жюри
әгъзалары эшнең авторы кем икәнен белмәячәк. Конкурста теләк булганда
консорциумга берләшә алган Россия һәм чит ил архитекторлары да катнаша ала.
Аларны формалаштырганда Татарстаннан һөнәри командаларны җәлеп итү хупланачак.
Гаризалар
2021 елның 15-нче сентябренә кадәр кабул ителә. Катнашучыларга кирәкле бөтен мәгълүмат: театр, Кабан
күле яр буе һ.б. турында белешмәләр биреләчәк. Конкурсның беренче этабында
портфолио һәм эссе нигезендә яңа бина концепциясен эшләячәк җиде финалист
сайлап алыначак. Җиңүчене 2022 елның 27-нче гыйнварында халыкара жюри утырышы
нәтиҗәләре буенча игълан итәчәкләр. Аның составы соңрак билгеле булачак, хәзер
танылган архитекторлар белән сөйләшүләр алып барыла. Беренче урын өчен 2,5 млн
сум, икенче һәм өченче урыннар өчен 1,5 млн һәм 1 млн сум күләмендә бүләкләү
каралган.
«Мин
Мэр буларак, Казанда бөтен дөньяда кулланыла торган карарлар кабул итү
форматларына ешрак мөрәҗәгать итүебезгә шат. Театрның нинди булуы турында без
конкурс комиссиясе белән бергә фикер алышачакбыз», – дип билгеләде
И.Метшин.
Яңа
бинаны төзү проектын гамәлгә ашыру бюджеты һәм сроклары конкурс тәмамланганнан
соң билгеләнәчәк.