(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы
август, Ксения Швецова). Казан мөһим спорт чараларын уздыру буенча зур
тәҗрибәгә ия һәм дөньяның төп спорт вакыйгасы – 2036 елда узачак Олимпиаданы
кабул итү хокукы өчен көрәшергә әзер. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбедә белдерде. «Без моңа күптән барабыз. Иң биек
ноктага теләсә кайсы юл беренче адымнан башлана. Без бу адымны 2013 елда
Универсиаданы уңышлы уздырганда ясадык, – диде шәһәр башлыгы.
Россиянең 2036 елгы җәйге Олимпиаданы үткәрүгә гариза әзерләве турында
узган атнада РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Токиодагы Олимпиада
чемпионнары белән очрашуда хәбәр итте, дип искәртте Казан Мэры. Олимпия
уеннарын кабул итә ала торган шәһәрләр арасында С.Лавров Санкт-Петербург һәм
Казанны атады.
Казанда узган эре спорт вакыйгалары спортчылар һәм кунаклар тарафыннан
югары бәяләнде, дип билгеләп үтте Мэр. «Безнең шәһәрдә федераль хөкүмәт һәм
республика җитәкчелеге ярдәме белән үткәрелгән чараларның һәрберсе безнең
тәҗрибә копилкасына эләкте. Бездә
һәрвакыт төп вакыйганы –
Олимпиаданы кабул итү теләге бар иде, – диде И.Метшин. – Иң мөһим вакыйгаларның
берсен кабул итү бәхетенә ирештек – футбол буенча дөнья чемпионаты безнең
шәһәрдә бик шәп узды. Бездә футбол буенча төп җыелма командалар уйнады, шул
исәптән ике тапкыр – 2018 елгы дөнья
чемпионы – Франция җыелмасы».
Бүген Татарстан башкаласында спорт инфраструктурасы, шулай ук кунакчыллык
объектлары югары дәрәҗәдәге спорт вакыйгасын кабул итәргә әзер, дип ышана
И.Метшин. «Әлбәттә, тагын төзергә кирәк булган нәрсәләр дә бар, мисал өчен,
велотрек. Әмма спорт инфраструктурасының төп өлеше әзер, – дип өстәде ул. –
Тупланган тәҗрибәне һәм халыкара элемтәләребезне кулланып, без зур теләк белән
Олимпиаданы үткәрү хокукы өчен хезмәттәшләребез белән көрәшкә алыныр идек.
Безнең бөтен дөнья буйлап төрле спорт вакыйгаларын әзерләү һәм уздыру чорында
барлыкка килгән дусларыбыз һәм партнерларыбыз бар».
Казан өчен Олимпия уеннарын
кабул итү мөмкинлеге – бу шәһәрнең киләчәк үсеше өчен тагын бер трамплин. «Бу
шәһәр һәм Казан агломерациясе өчен үсешнең бөтенләй башка дәрәҗәсенә чыгу
мөмкинлеге булыр иде», – дип нәтиҗә ясады Мэр.