(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль, Алинә Бережная). Казансуның сул
ярында җәяүле зона тагын бер километрга озынайтылачак – Кремльдән Киров
дамбасына кадәр. Бу участокта җәяүлеләр зонасы, велосипед юллары дәвам итәчәк,
монда уңайлы эскәмияләр һәм ятаклар барлыкка киләчәк, ә яр буен агачлар,
куаклар һәм чәчәк түтәлләре бизәячәк. Биредә төзекләндерү буенча актив эшләр
җәелдерелгән инде. Казан Мэры Илсур Метшин территорияне төзекләндерү барышы
белән танышты.
«Август ахырына, Шәһәр һәм республика көненә, Казанда тагын бер чакрым
яр буе төзекләндереләчәк – Ленин дамбасыннан Киров дамбасына кадәр. Шулай итеп,
кунаклар һәм шәһәр халкы өчен озынлыгы 4 км булган Миллениум күперенә кадәр
матур җәяүлеләр зонасы булдырылачак», – диде И.Метшин.
Казансу елгасы яр буен төзекләндерү Казансу елгасының яр буе
территориясен үстерү стратегиясе буенча алып барыла. Исегезгә төшерәбез,
шәһәрдә Казансу ярлары буенда 12 иҗтимагый киңлек ачу планлаштырыла. «Безнең
максат – казанлылар өчен төрле спорт мәйданчыклары һәм җәяү йөрү зоналары белән
ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру. Быел без үзебезнең уйларыбызны тормышка
ашыра башлыйбыз», – диде Мэр.
Бүгенге көндә бу участокта эшләр 20%-ка үтәлгән. «Шәһәрне төзекләндерү»
муниципаль унитар предприятиесе директоры Камил Закиров хәзерге вакытта
эшчеләрнең агач утырту өчен грунтны алыштыру белән шөгыльләнүләре, параллель
рәвештә демонтаж алып барылуы һәм су сиптерү системалары куелуы турында
сөйләде. Яр буенда юкәләр, ылыслы агач токымнары, шулай ук күпьеллык үсемлекләр
утыртылачак. Алар шул рәвешле ял итү өчен эскәмияләр, ятаклар белән амфитеатрны
хасил итәчәк. «Яр буеның яңа өлеше күбрәк йөреп кайту урыны булачак, әллә ни
активлыксыз, монда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары пейзажларга соклана алачак», –
дип аңлатты Камил Закиров.
Шул ук вакытта яр буенда чуен киртәләрне торгызу һәм ремонтлау, сүтү һәм
кече архитектура формаларын урнаштыру, тышкы яктырту һәм электр белән тәэмин
итү, брусчатка, асфальт-бетон һәм шомартылган бетон өслекләрен торгызу һәм
төзекләндерү эшләре бара. Хрущев төшүенә аерым игътибар бирелгән – аны
тулысынча торгызачаклар, терәк диварлары ремонтланачак, шулай ук гранит белән
яр буена алып бара торган барлык баскычларны тышлаячаклар.
Искәртеп узабыз, Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү
стратегиясе ТР Президенты инициативасы буенча эшләнде. Аның максаты – 12 яр буе
паркыннан Россиядә иң зур экосистема булдыру. Беренче гамәлгә ашырылган проект «Урам»
экстрим-паркы булды.
Элегрәк Татарстан башкаласында С.Хәким урамы, «Ривьера» кунакханә
комплексы территориясе, Казансу акваториясе белән чикләнгән һәм хәзерге
вакытта Француз ландшафт архитекторы Мишель Пен
җитәкчелегендә проектлау алып барыла торган булачак парк - Казансу елгасының уң
як ярындагы территорияне үстерүнең иң яхшы концепциясенә ачык халыкара
архитектура конкурсына йомгак
ясалды.