(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). Бүген Татарстан башкаласында күптән
көтелгән вакыйга – яңадан торгызылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын
изгеләндерү булды. Тантаналарда катнашу өчен Казанга Мәскәү һәм бөтен Русь
Патриархы Кирилл, РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко
һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь
Комаров килде. Бәйрәм чараларында шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов,
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының попечительләр советы
рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры
Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Казан Изге Ана иконасы соборы XVIII-XIX гасырлар чигендә төзелгән. 1932
елда чиркәү җимерелә. Аны торгызу буенча масштаблы эшләр 2016 елда башланган.
Объектны яңадан торгызуга 2,7 млрд сум ирекле иганә һәм ТР тарих һәм мәдәният
һәйкәлләрен торгызу Республика фондыннан акча җәлеп ителгән. Бүген изге
литургияне соборны изгеләндерү чины белән Патриарх Кирилл уздырды.
Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы соборын
изгеләндерү тарихи әһәмияткә ия булуын ассызыклады, һәм дини изге урынны
торгызуга ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.
«Безгә катнашырга насыйп булган вакыйга тарихи әһәмияткә ия. Нәкъ 5 ел
элек без Изге Патриарх Кирилл җитәкчелегендә торгызыла торган гыйбадәтханә
нигезенә беренче таш салдык. Һәм менә бүген бу мәһабәт соборда Патриарх һәм
дәрәҗәле кунаклар катнашында янә илаһи литургия ясала. ТТатарстан башкаласы һәм
безнең данлы Ватаныбыз янәдән төп изге урынга ия булды», – дип мөрәҗәгать итте
Рөстәм Миңнеханов җыелганнарга. Ул ассызыклаганча, атаклы православие соборын
торгызу, Борынгы Болгар мөселман изге урыннарын торгызу белән беррәттән,
әһәмиятле вакыйга булды. «Бу тарихи гаделлекне торгызуның ачык мисалы, илдә һәм
республикада үткәрелүче динара һәм милләтара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән
курсның ачык чагылышы», – дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Патриарх Кирилл Татарстанда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм
татулыкны саклау буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте һәм республика
җитәкчелегенә соборны торгызуга өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең
хезмәтегез һәм сезнең ярдәмегез белән бу собор төзелде генә түгел, бәлки үзара
хезмәттәшлекнең, тугандаш хезмәттәшлекнең, православие һәм мөселманнарның үзара
хезмәттәшлегенең күркәм моделе дә булдырылды», – диде ул.
Игорь Комаров Россия
Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләү сүзләрен укыды. Котлауда билгеләп үтелгәнчә, православие изге урыннарының берсе
– могҗизалы Казан Изге Ана иконасы табылу урынында соборны торгызу – дин
тотучылар, мәхәллә кешеләре һәм хаҗилар, ата-бабалар васыять иткән рухи,
әхлакый идеалларны тирәнтен укучылар өчен зур һәм озак көтелгән вакыйга. «Ышанам
ки, собор Казанның рухи үзәкләренең берсе булачак, Татарстанның борынгы җирендә
дини хәзинәләрне һәм гасырлар традицияләрен торгызу эшенә хезмәт итәчәк», –
диелгән сәламләү текстында.
Валентина Матвиенко үз чиратында билгеләп үткәнчә, торгызылган собор,
күп гасырлар буена булган кебек, бөтен православие дөньясыннан дин тотучыларның
хаҗ урыны, Россиянең рухи яңарыш символларының берсе булачак.
Федерация Советы спикеры храмны изгеләндерүнең Корбан бәйрәме белән туры
килүенә игътибарны юнәлтте. «Мин чын күңелемнән Татарстанның һәм Россиянең
барлык мөселманнарын шушы борынгы һәм әһәмиятле бәйрәм белән котлыйм.
Мәчетләрнең мәһабәт манараларының һәм православие Соборларының алтын
гөмбәзләренең тату күршелеге Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә
бөтенләй аерым атмосфера, аерым аура бирә, мин аерым матурлык дип әйтер идем»,
– диде ул.
Үз чыгышында Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, Татарстанда барлык мөһим
карарлар барлык конфессияләр мәнфәгатьләрен исәпкә алып кабул ителә. Казан Мәрьям
Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар ислам академиясен төзү турындагы карар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елда бер указы белән кабул
ителде. «Бу барыбызны да сүздә түгел, ә кешеләрнең күңелләрендә берләштерә. Бу
бездә шулай тиешле. Бу кагыйдәгә әверелә һәм яхшы үрнәк булып хезмәт итә ала»,
– диде ул.
ТР Дәүләт киңәшчесе Патриарх Кириллга чиркәү сәнгате, архитектура һәм
реставрация буенча эксперт советы белгечләренең яхшы эше өчен рәхмәт белдерде. «Безгә
әле күп нәрсә эшләргә кирәк. Юл салынган, ул күп динле һәм күп милләтле
халыкның күңеленә хуш килә, ул үзен аклый. Бу юл беркайчан да гади булмаган,
әмма бу якты юл, аның буенча бөек эшләр башкарганда булган югалтуларга
карамастан барырга кирәк. Ә безнең килеп чыгачагына шик юк», – дип йомгаклады
Минтимер Шәймиев.
Аннары Патриарх Кирилл Рус православие чиркәвенең бүләкләрен, аерым алганда, Казан башлыгының беренче урынбасары
Денис Калинкинга «Дан һәм намус» медален тапшырды.
Шуннан соң Патриарх Кирилл, Валентина Матвиенко, Игорь Комаров, Рөстәм
Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Илсур Метшин Казан һәм Татарстан митрополиты
Феофан каберенә чәчәкләр салдылар, ул 2020 елның ноябрендә вафат булды. Владыка
Казан Изге Ана иконасы соборы алтаре артында күмелгән. Күмелгән урында кабер
ташы куелган.