(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче
июль). Уку елы башына Казанда Петербург урамы, 57 адресы буенча урнашкан
«Әкият» балалар үзәге базасында, анда шул исемдәге курчак театры урнашкан,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял итү үзәге барлыкка киләчәк. Алар
биредә программалаштыру, робот техникасы түгәрәкләренә йөри һәм театр сәнгате
белән шөгыльләнә алачак. Бу дәресләр балалар һәм яшүсмерләрне адаптацияләү,
реабилитацияләү һәм социальләштерүнең мөһим өлеше булачак, шул
исәптән аутистик спектры бозылуы булган балалар өчен дә. Булачак үзәкнең
проекты белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен ял үзәге булдыру идеясе «Синең
файдага» хәйрия фондына карый. Берничә ел элек фонд Казанда аутизмлы балалар
белән эшләү буенча пионерларның берсе булды. Фонд катнашында Татарстан
башкаласында 1-нче һәм 97-нче номерлы мәктәпләрдә
беренче ресурс сыйныфлары һәм 109-нчы номерлы балалар
бакчасында махсус төркемнәр ачылды. Проект өстендә эш узган елның көзендә үк башланды, аны эшләү өчен ярты ел
таләп ителде. Идеяне ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон хуплады. «Бу
проектның киләчәге бар, бер идея өстендә хәйрия фонды, меценатлар, «Әкият»
балалар үзәге җитәкчелеге эшли, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Сез
башлаган эш бик мөһим, балаларны социальләштерү мөһим. Без сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән системалы эш алып барабыз. Бу юлны без
бергә узачакбыз һәм сезгә ярдәм итәчәкбез».
«Ата-аналар монда балаларны калдырып, аларның куркынычсызлыкта булуын
беләчәк, без алар өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз. Дәрес барган арада,
ата-аналар үз эшләре белән шөгыльләнә алачак, вакытны үзләренә багышлаячак, –
дип билгеләп үтте «Синең файдага» фонды башкарма директоры Анастасия Суханова.
Ял итү үзәге бинасы дүрт тематик киңлеккә бүленәчәк. Керү урынында көтү зонасын
урнаштырачаклар, анда ата-аналар үз балаларын, уку һәм уен зоналарын һәм
тәрбияләнүчеләрнең эшләнмәләре белән «Дан диварын» күзәтә алачак. Бинаның үзәк
өлешендә 45-50 урынлык тамаша залы һәм сәхнә җиһазландырылачак.
«Әкият» ял итү үзәге 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 40 балага исәпләнгән. Шул ук
вакытта ул чын-чынлап инклюзив булачак, чөнки дәресләргә мөмкинлекләре
чикләнгән балалар белән абсолют сәламәт балалар да йөри алачак. Ата-аналар,
балаларының нәрсәгә һәвәс булуына карап, юллама сайлый алачак. «Кемгәдер
роботлар җыю кызыклы, кемгәдер сәхнәдә уйнау. Без балаларга, беренче чиратта,
сайлау мөмкинлеге бирәбез», – дип сөйләде кунакларга Анастасия Суханова.
Театр студиясендә балаларны сәхнә сөйләме, сәхнә хәрәкәте һәм актерлык
осталыгы, программалаштыру студиясендә – дизайн һәм анимациягә укытачаклар.
Шулай ук үзәктә робот техникасы түгәрәге эшләячәк. «Менталь тайпылышлары булган
күп кенә балаларның техника белән эшләүгә һәвәслеге була, шуңа күрә без
техник юнәлешле ике түгәрәк оештырырга карар кылдык», – дип аңлатты Анастасия
Суханова һәм киләчәктә түгәрәкләр исемлеген киңәйтү планлаштырыла, мәсәлән, күн
эше һәм инглиз теле буенча дәресләрне программага кертү, дип аңлатты ул.
Менталь тайпылышлары булган балалар өчен программалаштыру студиясен
үстерүгә «Татнефть» хәйрия фонды гранты 877,4 мең сумнан артык, инклюзив театр
студиясе тарафыннан менталь тайпылышлары булган балалар өчен – 1,2 млн сумнан
артык. Робот техникасы түгәрәге шулай ук «Росмолодежь» Бөтенроссия яшьләр
форумының беренче сменасы кысаларында 450 мең сумлык грант белән билгеләп
үтелде.
Әлегә үзәк штатында бары тик биш педагог һәм тьютор гына бар, һәм шәһәр
башлыгы эшкә студентларны җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады. «Без югары уку
йортларына мөрәҗәгать итәчәкбез, профильле факультет деканатлары белән
сөйләшәчәкбез. Казанда студентлар саны зур, алар барысы да актив, ә иң мөһиме –
битараф түгел. Шуңа күрә аларга вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк, әлеге
мәйданчык алар өчен балалар белән эшләүдә беренче адым булсын өчен, бигрәк тә
мондый үзенчәлекле балар белән», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Булачак ял итү үзәге проекты белән шулай ук Казан Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, ТР
Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон да танышты.