(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы
июль). Фән һәм технологияләр елында Казанда 150-дән артык халыкара һәм
бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләре узачак. Чараларда илебезнең һәм чит
илләрнең меңләгән галимнәре катнашачак. Бүгенге көндә шәһәрдә 23
планлаштырылган чараның 18-е үткәрелгән инде. Казан зур фәнни потенциал шәһәре
булды һәм булып кала. «Казан галимнәренең дистәләгән исемнәре мәңгегә тарихка
кереп калды, аларның фәнгә керткән өлешен бөтен дөньяда бәялиләр. Лобачевский,
Бутлеров, Вишневский, Завойский, Зинин кебек исемнәр казанлылар, шәһәр
кунаклары һәм гомумән фәнни дөнья телендә», – диде бүген эшлекле дүшәмбедә
Казан Мэры Илсур Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә һәрвакытта да фәнгә күп игътибар бирелмәгән,
ә мәктәпләрдә дәресләр уздыру өчен кирәкле җиһазлар – пробирка, лабораторияләр
булмаган. Мәктәп эскәмиясеннән үк балаларда фән белән кызыксыну уяту бик мөһим.
Бүген без мәктәпләребездә, яшүсмерләр клубларында лаеклы шартлар тудырабыз,
хәзер анда бөтенләй башка мөмкинлекләр. Алар заманча җиһазлар белән җиһазландырылган,
ул белем бирү белән нәтиҗәле шөгыльләнергә мөмкинлек бирә», – дип уртаклашты
И.Метшин. Ул шулай ук бу эшне яңа дәрәҗәгә мәдәни үзәкләр һәм яшүсмерләр
клублары чыгарырга мөмкин, дип өстәде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, быел
шәһәр мәгариф учреждениеләрендә Фән көннәре, фәнни-гамәли конференцияләр,
интерактив дәресләр һәм мастер-класслар уза. Мәсәлән, февральдә аларның
һәрберсендә «Фән һәм син!» бөтенроссия ачык дәресе узды, анда 140 мең 718 бала
катнашты, ә мартта барлык учреждениеләрдә исемле фәнни музейлар, мемориаллар
һәм һәйкәлләрне төзекләндерү һәм инвентаризацияләү уза.
Шулай ук шәһәрдә «Яндекс.Лицей» проекты гамәлгә ашырыла. Бу
программалаштырырга, гамәли бурычларны хәл итәргә, график интерфейс белән
кушымталар төзергә өйрәнергә теләгән мәктәп укучылары өчен бушлай курслар.
Дәресләрне югары уку йортлары мөгаллимнәре, профессиональ эшләүчеләр, мәктәп
укытучылары һәм техник белгечлекләрнең өлкән курс студентлары алып бара. Мондый
программа шәһәрнең җиде мәктәбендә эшли.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны фәнни агартуга аерым игътибар
бирелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларның техник-тактик осталыгын
үстерү өчен 2021 елның февралендә өч этапта авиамоделистлар – мәктәп
укучыларының Валерий Павлович Чкалов кубогына бүлмәле очучы модельләр буенча
шәһәр ярышлары узды. Анда 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 200-гә якын бала катнашты.
Моннан тыш, Казанда фән һәм тикшеренү темалары буенча бушлай дәресләргә йөз
тоткан 10 яшьләр клубы бар. Робототехника белән «Арена», «Крылатый», «Старт»
һәм башка яшүсмерләр клубларында шөгыльләнергә мөмкин. Авиамодельләштерү өчен
бушлай уку мөмкинлеге «Авангард» яшүсмерләр клубында бар. Шулай ук «Вертолет»
яшьләр үзәге дә бар – ул балалар һәм яшүсмерләр үсеше өчен төрле техник
түгәрәкләрне берләштерүче техноковоркинг.
«Бу уку елы башында Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар
үткәрүне дәвам итү, электроника, робототехника, иң гади йөзүче модельләр буенча
шәһәр конкурслары оештыру планлаштырыла», – диде Г.Сәгыйтова.
Фәнни юнәлештә эш шулай ук шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортларында
алып барыла. Гыйнварда В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион
университетында «Цифрлы икътисадта идарә итү алымнарын үстерү векторы» 3-нче
Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды, ә февраль аенда Казан политехника
көллияте базасында Урта һөнәри белем бирү педагоглары һәм укучылары арасында «Һөнәре
буенча иң яхшысы» дигән һөнәри осталык конкурсы узды. КНИТУ-КХТИда һәм КДМУда
бөтенроссия олимпиадалары узды, аларда Казан студентлары югары белем дәрәҗәсен
күрсәтте һәм алдынгы урыннарны яулады. Тагын бер зур халыкара һәм бөтенроссия
конференцияләре Казан федераль университеты базасында узды.
Шәһәрдә күренекле фән эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерүгә зур игътибар
бирелә. Быел Россия фәне көне алдыннан КНИТУ-КХТИ баш корпусында күренекле
галимгә, академик, Казан химия-технология институты ректоры Петр Кирпичниковка
һәйкәл ачылды.
Шулай ук 26-нчы апрельдән 2-нче майга кадәр Татарстан фән эшлеклеләре каберлщрен
төзекләндерү буенча акция узды. Казанның Арча һәм Самосырово зиратларында 60
кабер тәртипкә китерелде. Шул исәптән, университетның мәгариф һәм халык
мәгарифе эшлеклесе Николай Лобачевский, язучы һәм шагыйрь Зәки Нури, тел
белгече-тюрколог Гыйбадулла Алпаров һәм башкалар күмелгән.
«Яшь галимнәрне мотивацияләүдә һәм җәмгыять алдында аларның абруен күтәрүдә
конкурслар зур роль уйный. Сентябрьдә Казан Мэрының исемле стипендияләрен алуга
һәм яшь галимнәр арасында Е.К.Завойский исемендәге Казан премиясенә лаек булуга
конкурс старт ала. Ә октябрь-ноябрьдә Арбузовлар исемендәге премиягә яшь
галимнәр арасында фундаменталь һәм гамәли химия өлкәсендә күренекле
тикшеренүләр өчен конкурс узачак, – диде Г.Сәгыйтова.
Июльдә Кабан күле яр буенда Россиядә Фән һәм технологияләр елына
багышланган лекторийләр җибәрелә. Беренче лекция 26-нчы июльдә узачак. Анда
виртуаль һәм өстәмә чынбарлык өлкәсендәге экспертлар яңа технологияләрнең
тормышны ничек яхшырак итүләре һәм ни өчен AR- һәм VR-күзлек – бу күңел ачу
гына түгел икәнен сөйләячәкләр. Шулай ук җәй дәвамында пилотсыз киләчәккә,
хезмәтне роботлаштыруга һәм ясалма интеллектка багышланган лекцияләр үткәрү
планлаштырыла.