(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы
июль, Алинә Бережная). Казан укучылары чыгарылыш имтиханнарында лаеклы
нәтиҗәләр күрсәтте: рус теленнән уртача балл гомумроссиянекеннән 3 пунктка
югары, ә математикадан – 5 пунктка. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта
узган эшлекле дүшәмбедә ассызыклаганча, Казан чыгарылыш укучылары перспектив
фәннәр сайлау һәм катлаулы фәннәр буенча имтиханнар бирүдән курыкмый. «Яшьләрнең өстенлекләре үзгәрә, алар БДИ тапшыру өчен авыр
предметларны сайлый, шуңа да карамастан, шул ук химия буенча 6 баллга уртача
нәтиҗә арткан. Татарстан башкаласы буларак, безнең өчен химия икътисад үсешенең
өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Барысы да Бутлеров һәм Лобачевский
булмаячак, әмма безнең бурыч – талантларны мәктәп урындыгында ачыклау, аларны
хуплау һәм тормышка ашырырга ярдәм итү», – диде ул.
Контроль-бәя бирү материаллары
чыгу һәм башка инцидентлар булмаган
«Кайчандыр БДИ буенча максималь нәтиҗә безнең өчен чынга
ашмаслык хәл булып тоелды. Быелгы нәтиҗәләр
сөендерә – 125 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 баллы нәтиҗәләргә ия, кайберләре – ике фән буенча»,
– диде Казан Мэры, Татарстанның йөз балл җыючыларының яртысы – республика
башкаласы мәктәпләрен тәмамлаучылар, дип өстәде.
Быел Казанның 6102 чыгарылыш сыйныф укучысының 5712-се БДИ тапшырган, 390-ы
– югары уку йортларына укырга керергә планлаштырмаган чыгарылыш сыйныф
укучылары, урта гомуми белем турында аттестат алу өчен, дәүләт чыгарылыш
имтиханы тапшырган. Дәүләт чыгарылыш имтиханы мәктәптә ике предмет – рус теле
һәм математика буенча контроль эш формасында узган.
31-нче майдан шәһәрдә дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең 140 пункты
эшләгән: 25 пункт бердәм дәүләт имтиханы , 44 – төп дәүләт имтиханы, 7 пункт –
дәүләт чыгарылыш имтиханы өчен. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен
64 имтихан уздыру пункты эше оештырылган, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе
башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов.
«Укучыларның сәламәтлеген саклау максатыннан һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге
өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен исәпкә алып, рус теле буенча БДИ, мәҗбүри
имтихан буларак, ике көн үткәрелде. Компьютерлар ярдәмендә үткәрелә торган
информатика буенча БДИ да нәкъ шулай узды. Шулай итеп, без укучылар агымын һәм
бер үк вакытта имтихан тапшыручылар санын киметтек», – дип сөйләде Альберт
Әхмәтов һәм барлык имтихан кабул итү пунктларында катнашучылар арасында кимендә
метр ярым дистанцияне регламентлаучы тамга куелган.
Казанда бердәм дәүләт имтиханы штатлы узды. «Контроль-бәя бирү материаллары
чыгу һәм башка инцидентлар ачыкланмаган. Сүз дә юк, бу Казан мәгарифенең һәм,
беренче чиратта, чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән гади укытучыларның
системалы эше имтихан процессын тәэмин итте һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе
вакытында безнең мәктәп укучыларының иминлеген күзәтте», – дип билгеләп үтте
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары.
Узган ел белән чагыштырганда, профильле математика буенча бусаганы узмаган
кешеләр 1,3%-ка кимегән
Узган ел белән чагыштырганда, профильле математика буенча бусаганы узмаган
кешеләр 1,3%-ка кимегән. «Гомумән алганда, соңгы 10 елда рус теле буенча уртача
балл 10 баллга арткан. Моннан тыш, быел чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе
генә рус теле буенча баллны минималь җыюны үти алмаган – чагыштыру өчен, узган
ел мондыйлар 25 иде», – дип сөйләде спикер.
Профильле дәрәҗәдәге математика буенча уртача балл, 2020 ел белән
чагыштырганда, 2 баллга арткан һәм 60,42 балл тәшкил иткән. «Профильле
математика буенча бусаганы үтә алмаган өлеш быел узган елгы күрсәткеч белән
чагыштырганда 1,3%-ка кимегән. Быел профильле математика сайлау предметы
буларак бирелгән иде, шуңа күрә аны яңадан бирү каралмады», – дип аңлатты шәһәр
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары.
Казан мәктәпләренең 832
чыгарылыш сыйныф укучысы медальгә лаек булды
Мәҗбүри рус теленнән соң быел БДИ тапшыру өчен иң кирәкле предметлар булып
профильле математика, җәмгыять белеме, физика, информатика, биология һәм инглиз
теле булган.
Узган ел белән чагыштырганда, Казан чыгарылыш сыйныф укучылары 5
предметтан, аерым алганда, һәр сигезенче сыйныф укучысы тапшырган химия буенча
6 пункттан, информатика һәм инглиз теле буенча 2 пункттан уртача баллны яхшырта
алган. Моннан тыш, быел БДИ тапшыру өчен беренче тапкыр Кытай теле сайланды,
аның буенча уртача балл 95,5 тәшкил итте.
Йөз балл җыючылар турында сөйләгәндә, Альберт Әхмәтов хәбәр иткәнчә, рус
телен иң югары баллга тапшырган Казан чыгарылыш укучылары саны елдан-ел арта
бара. 2020 елда алар 35 иде, ә быел инде 46.
Моннан тыш, БДИны информатикадан – 23, әдәбияттан – 13, химиядән – 10 укучы
100 баллга тапшырды. 7 чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча
максималь нәтиҗә алды.
Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары аттестат алу өчен быел рус теле буенча
БДИны 70 баллдан да ким булмаган баллга яки рус һәм математика буенча «бишле»гә
тапшырырга кирәк булганлыгын искәртте. 832 чыгарылыш сыйныф укучысы медальләр
белән бүләкләнде, бу 2020 елга караганда 53 кешегә күбрәк.