(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июль). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын Корбан гаете бәйрәме белән котлады.
«Хөрмәтле казанлылар!
Барлык мөселманнарны олуг Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Ислам динендә зур
хөрмәт белән билгеләп үтелә торган әлеге изге бәйрәм, күңелләрдә якты
хисләр уятып,
ата-бабаларыбызның нәселдән-нәселгә күчеп килүче гореф-гадәтләрен яңарта, саф уй-ниятләр һәм изге гамәлләр аша дин тотучыларны берләштереп, аларны үзара тагын да якынайта. Ул һәр
йортка рухи җылылык һәм шатлык алып килә, этноконфессиональ дуслыкны, җәмгыятьтә тынычлык
һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә.
Киләчәктә дә уртак тырышлык белән күпмилләтле Казаныбызда дустанә мохитне
сакларбыз дип ышанам.
Әлеге күркәм көндә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм Татарстан
башкаласы, аның халкы иминлеге хакына башкарган барлык башлангычларыгызда
уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә сезне һәм якыннарыгызны үзенең рәхмәтеннән,
мәрхәмәтеннән ташламасын!
Корбан гаете мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.