(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче
июль). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасының уң ярын
үстерү проектларын тәкъдим иттеләр. Иң яхшы эшләр халыкара архитектура конкурсы
йомгаклары буенча билгеләнде. Концепцияләрне тәкъдир итү Казан Ратушасында
узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур
Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР Президенты
ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина
катнашты.
«Мондый участок бездә башка юк. Һәм бу территорияне
ничек формалаштыруга күп нәрсә бәйле булачак. Конкурс үткәрү – дөрес карар,
безнең өчен бу яхшы мәктәп. Конкурс – ул ниндидер нигез, һәм барыбыз да яңа
белем, территорияне яңа күзаллау алачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Казан Мэры Илсур Метшин искә төшергәнчә, уникаль архитектура ансамблен С.Хәким
урамы буенча чикләнгән 8,9 га мәйданда, «Ривьера» кунакханә комплексы
территориясе, Казансу акваториясе һәм булачак парк территориясендә булдыру
планлаштырыла, аны проектлау француз ландшафт архитекторы Мишель Пен
җитәкчелегендә алып барыла. «Ривьера» кунакханәсе һәм аквапарк урнашкан участок
бу территориягә кермәде. Шәһәр башлыгы конкурс вакытында дөньяның 44 иленнән
188 гариза кергән, профессиональ жюри һөкеменә 50 концепция тапшырылган, ә
шорт-листка 23 проект кергән, дип сөйләде.
Әмма экспертлар абсолют җиңүчене билгели алмады. Нәтиҗәдә, беренче урынны
бирмәскә, икенче урынны өч команда арасында бүләргә һәм тагын өч катнашучыга
өченче урынны бирергә карар кылынды. Барлыгы 6 призер билгеләнде, тагын бер
архитектор командасын җентекле һәм оригиналь эше өчен конкурс заказчысы
бүләкләргә карар кылды.
«Һәр проектта төрле дәрәҗәдә
без билгеләнгән территория өстендә эшләгәндә исәпкә алынырга тиешле мөһим
идеяләрне күрәбез. Жюри әгъзалары ошаган эшләрдә шәһәр өчен кирәкле функциональ
аспектларны билгеләделәр», – дип сөйләде Илсөяр Төхвәтуллина. Аның сүзләренә
караганда, яңартылганнан соң, әлеге территория елга янында танылган силуэт кына
түгел, ә шәһәр халкы өчен уңайлы мохит тә булырга тиеш.
Конкурс
призерлары
Икенче урынны бүлештеләр:
-Швейцариянең Цюрих шәһәреннән DUERIG AG архитектур
бюросы (бюроның авторлык коллективын аның президенты Жан-Пьер Дюриг җитәкли),
- Borgos Pieper дизайнерлык студиясе (авторлык
коллективы – Этьен Боргос һәм Надин Пипер), аны Испания һәм Англия
архитекторлары тәкъдим итә.
- Татарстан башкаласыннан «Иске Казан» Архитектур
остаханәсе» ҖЧҖ (авторлык коллективы – Павел Тиняев, Елена Корнилова, Лиля
Зәкиева, Миләүшә Фәттахова, Рафаэль Сафиуллин).
Жюри өченче урынны бирде:
Россия һәм Франция вәкилләреннән GPC-PHOSPHORIS
консорциумына,
-LAMPA comunity RU консорциумына (Kate Kuznechikova,
Anastasia Nudina, Alexander Sokolov, Artem Solovev, Anna Demidova), p.m.
(personal message) RU/ECU, OBSERVATORIM NL, ул Нидерланд, Эквадор һәм Россия
белгечләрен берләштерде.
- Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан архитекторлар
коллективына (Евгений Зайцев, Анна Кузнецова, Марк Логачев, Тарас Чепиков).
Кызыксындыру урынына Design Projects International (DPI) (Лондон) компаниясен
эшләүче лаек булды.
Баш архитектор билгеләп
үткәнчә, катнашучылар алдында берничә таләп белән катлаулы бурыч тора иде.
Белгечләр әлеге территориянең үзенчәлекләрен, 12 парк зонасы урнашачак яр буе
өзлексезлеген исәпкә алырга, шулай ук булачак күп функцияле комплексны шәһәр
мохитенә кертә белергә, төбәкнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырырга һәм Казан
Кремле ансамблен визуаль кабул итүгә комачауламаска кушты.
Залда шулай ук жюри әгъзалары, чит ил һәм Россия архитектура бюролары
вәкилләре катнашты, чара видеоконференцэлемтә режимында узды. Алар билгеләп
үткәнчә, бу алар өчен архитектура үсешенең яңа векторын биргән идеяләр конкурсы
булды. Алар фикеренчә, конкурс Казан үсешендә борылыш ноктасы булырга мөмкин.
«Мин белгеч түгел, әмма миңа тәкъдим ителгән барлык проектлар да ошады. Алар кызыклы, һәркайсыннан яңа идеяләр белән тупланып була. Бүген күргәннәребез – яхшы нигез», – диде ТР Президенты. «Башкарылган эш нигезендә төгәл кыяфәт булдырырбыз дип өметләнәм. Бу хакта фикер халык алдында да алышынырга тиеш. Без конкурсны уздырганбыз икән, кешеләр моны ни өчен эшләдегез дип сорый алачак», – дип өстәде ул. Р.Миңнеханов шулай ук Казан Мэрына һәм бәйгенең оештыру комитетына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.