(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче
июль, Камилә Гобәйдуллина). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты рәисе вазифасына сайлауда иң яшь катнашучы белән танышты. Шәһәр
башлыгы белән очрашуга 12 яшьлек Эльдар Гиниятов әнисе белән килгән. Өч бала
гаиләсендә ул өлкән бала, хәзер «Адымнар» полилингваль комплексында укый, буш
вакытында музыка мәктәбенә йөри. Шулай ук малай үзен «Шаян» балалар
телеканалында алып баручы ролендә сынап карый.
«Эльдардан гариза алгач, бик нык гаҗәпләндек. Ә аннары аның нинди актив
икәнен белдек: гарәп телен дә, инглиз телен дә өйрәнә, татар телен дә белә.
Шундый фикерләре булган балалар булуы
сөендерә. Әгәр барлык казанлылар да Эльдар кебек фикер йөртсә, без киләчәк өчен
тыныч булырбыз. Шуны аңларга кирәк, шәһәребез Мэр һәм аның командасы гына түгел,
шулай ук Эльдар кебек яшь казанлылар да уйласа төзекләндерелә ала», – диде
И.Метшин.
Ул ни өчен малайның шундый яшь
вакытта комитет рәисе вазифасына сайлап алуда катнашырга карар кылуы белән
кызыксынды. Мәктәп укучысы сүзләренчә, беренче чиратта, ул җәмгыятькә файдалы
булырга тели. «Мин яшьләр җәлеп ителгән проектларда катнашырга теләр идем.
Начар фикерләр башымны пычратмасын өчен эшсез утырырга ярамый, дип саныйм. Мин
мәктәпләрдә ешрак өмәләр уздыруларын теләр идем, чөнки без табигатьне пычратабыз.
Әгәр дә балалар үзләре чистарта икән, алар моның ничек катлаулы булуын аңлаячак
һәм чүпләмәячәк. Мәктәп янында гына түгел, башка территорияләрдә дә, мәсәлән,
паркларда», – дип үз идеяләре белән уртаклашты Эльдар.
Яшь активистның әти-әнисе – эшмәкәрләр. Аның әнисе Адилә Гиниятова
сүзләренчә, улы балачактан бик кызыксынучан, аерым алганда, берничә чит телне
өйрәнә. Шулай итеп, 6 яшьтән ул аны төрле түгәрәкләргә йөрткән, ә киләчәктә
малай режиссер булырга хыяллана. Хәзер, яшь булуына карамастан, Эльдар мөстәкыйль
карарлар кабул итә, ә әти-әнисе аңа үз сәләтләрен үстерергә булыша. «Мин улым белән горурланам,
бөтен нәрсәдә аны хуплыйм. Ышанам, бүгенге көнне ул озакка исендә калдырыр»,
–диде ул.
Мэр малайга актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм аңа «Жизнь
замечательных детей» китаплары сериясен бүләк итте. Минем сиңа теләгем – яхшы
укырга. Хәзер иң мөһиме – уку, мәктәптә актив тормыш алып барырга кирәк –
спорт, үзешчән сәнгать. Һәм, әлбәттә, әтиең белән әниеңә кечкенәләрне
тәрбияләргә булышырга онытма. Аннары, үсеп җиткәч, без сине шәһәр Мэриясендә
көтеп калабыз», – диде И.Метшин.
Очрашу азагында шәһәр башлыгы
Эльдар белән истәлекле фотога төште.