(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче
июль, Алинә Бережная). Узган атнада, 1-нче июльдән 2-нче июльгә каршы төндә,
Татарстан башкаласында ике атналык явым-төшем нормасы яуды. Юл хезмәтләре кыска
вакыт эчендә стихия нәтиҗәләрен җиңә алды. «Яңгыр чабылган үлән, бөтен чүп-чар,
шешәләрне, пакетларны юып төшерә. Әлегә бер генә шәһәрдә дә моннан котылу юлын
уйлап тапмаганнар. Берәүләр моның белән бер атна көрәшә, кайберләре күбрәк, ә
без нәтиҗәләрне берничә сәгать дәвамында көйли алабыз», – дип билгеләп үтте
бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Аномаль явым-төшемнәр аркасында шәһәр урамнары су астында калды, шул ук
вакытта кайбер районнарда су басу беренче тапкыр күзәтелде, аерым алганда,
Чистай урамында. «Юл эшчеләре алдан хәзерләнгәннәр иде, ләкин аларны һәр яңгыр
канализацияләренә куеп булмый бит – бездә алар йөзләгән километр. Кызганычка
каршы, күп юлларда яңгыр канализацияләре юк, чөнки аларны үз вакытында
төземәгәннәр. Алар булган яңа юлларда проблемалар булмады», – диде Илсур
Метшин.
Стихия нәтиҗәләре җир өсте электр транспорты эшендә дә чагылыш тапты, әмма
су басуларны бетергәннән соң хәрәкәт торгызылды.