(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче
июль, Камилә Гобәйдуллина). Ачык сайлау нәтиҗәләре буенча Балалар һәм яшьләр
эшләре комитетын танылган 33 яшьлек Казан эшмәкәре, блогер һәм телеканалларның
берсендә авторлык программасын алып баручы Минтимер Ногманов җитәкләде. Мондый
карар шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә эксперт советы утырышында кабул
ителде. Финалга узган алты кандидат бүген Ратушада яшьләр сәясәтен үстерү
буенча үз концепцияләрен тәкъдим итте. Чараны трансляцияләү социаль челтәрләрдә
туры эфирда алып барылды, казанлылар үз шәрехләрен калдыра алды. Катнашуга башта
80 кеше гариза биргән, ә төбәк этабына
68 кандидат кертелгән.
«Бүген җиңелүчеләр юк. Барлык катнашучылар да шактый яшь. Безнең өчен бу
сайлап алу – Казанны үзгәртергә теләгән яңа кешеләр белән танышу өчен сәбәп.
Бик күп гаризалар керде, моның өчен без бик рәхмәтле. Без конкурсантларның
резюмесы, аларның яшьләр сәясәтен күзаллавы белән таныштык. Барлык 6 финалист
та моннан яңа сыйфатта китә. Без һәрберегезне күрдек. Үз юнәлешләрегез буенча яңа проектларда
күрергә шат булачакбыз. Безнең өчен бу очрашу бик файдалы һәм мөһим булды», –
диде Илсур Метшин.
Финал проектларын экспертлар советы бәяләде, анда Казан МБ башлыгы
урынбасары Денис Калинкин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, ТР
Балалар һәм яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Башкарма комитет
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан
Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев керде.
Финалда Казан шәһәр Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Мария
Вьюгина, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясенең мәдәният бүлеге
матбугат сәркатибе Булат Гыйсметдинов, Татарстан Республикасының «Яшьләр үсеше»
төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Антон Спиридонов, Казан шәһәренең Балалар
һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Алинә Шаронова, эшкуар, блогер һәм
авторлык программасының алып баручысы Минтимер Ногманов, Казанның Балалар һәм
яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев очрашты. Алар яшьләр
сәясәте өлкәсе үсешенә кагылышлы карашлары белән уртаклашты һәм тормышка
ашыруга әзер булган проектларны тәкъдим итте.
Мария Вьюгина проекты яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыруга багышланган. Ул
11 юнәлешне билгеләде, алар арасында стартапларга һәм формаль булмаган
мөстәкыйль белем бирү проектларына ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен
пропагандалау, яшь мигрантларның җайлашуы һәм гаилә институтын ныгыту.
Булат Гыйсметдинов яшьләр өчен барлык муниципаль программаларны бер
мәйданчыкта берләштергән проектны тормышка ашырырга тәкъдим итте. Аның
сүзләренә караганда, якынча 70% кеше аларның барлыгын белми. «Компетенцияләр
атласы» исеме астында гомуми мәгълүмат порталының барлыкка килүе хәлне төзәтә
алыр иде.
Антон Спиридонов шәһәрдә халыкара яшьләр проектлары җитмәвенә игътибар
итте. Аның фикеренчә, бу вакыт узу белән бергә атларга ярдәм итәр иде. Шулай ук
ул яшь галим мәктәбен һәм белгечләрнең кадрлар резервын булдырырга тәкъдим
итте. Ә яшүсмерләр клублары базасында профессиональ продюсерлык үзәкләре иҗади
юлдан барырга мөмкинлек бирәчәк.
Азат ителгән вазыйфага шулай ук элеккеге рәис урынбасарлары да дәгъва
кылды. Алинә Шаронова билгеләп үткәнчә, шәһәргә яшьләр белән эшләүче
психологлар челтәрен киңәйтергә, яңа грант конкурсларын эшләтеп җибәрергә,
волонтерлык эшчәнлеген үстерергә, шулай ук һәр яшьләр киңлеге өчен уртак
стилистика, бренд эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Марат Уразаев исә эксперт
советына шәһәр яшьләрен сораштыру белән ролик тәкъдим
итте. Аның сүзләренә караганда, зур булмаган тикшеренү аңа алга таба эшләү өчен
төп юнәлешләрне аерып күрсәтергә ярдәм иткән. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге
көнгә төп бурычларның берсе – яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри үсеш мәсьәләләрендә
ярдәм итү. Марат Уразаев фикеренчә, яшүсмерләрне иҗтимагый эшкә, шәһәр
тормышында катнашуга җәлеп итәргә кирәк, бәлки – алар өчен аерым мәшгульлек
үзәген ачарга кирәктер. «Бу эшкә урнашырга һәм әзерлек узарга ярдәм итәчәк
виртуаль яшүсмерләр клубы булачак. Эш юристлар, психологлар һәм персонал сайлау
буенча белгечләр белән берлектә оештырылачак», – дип сөйләде ул.
Минтимер Ногманов үз чыгышында яшьләрне эшкә урнаштыру темасын дәвам итте.
Ул «Безнең кешеләр» дип исемләнгән күпфункцияле портал булдырырга тәкъдим итте,
анда шәһәр предприятиеләре нәкъ менә яшьләр өчен үз вакансияләрен урнаштыра
алачак. Шулай ук, аның фикеренчә, шәһәрдә түләүсез нигездә консультацияләр
күрсәтү өчен махсус юридик үзәк ачарга, шулай ук сәяси мәсьәләләр буенча фикер
алышу өчен платформа кертергә кирәк. М.Ногманов сүзләренә караганда, үсеп
килүче буынга медиа шәхесләре уңай йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә
республиканың һәм илнең танылган кешеләре белән даими очрашулар уздырырга
тәкъдим итте.
Сайлап алу җиңүчесе Минтимер Ногманов 1987 елның 24-нче августында Казанда
туган. 2011 елда ул Россия хокук академиясе Казан филиалын тәмамлаган. Хезмәт
эшчәнлеген Минтимер Ногманов 2006 елда шәһәр Ратушасы директорының ярдәмчесе
итеп башлаган. Шуннан соң телевидениедә әйдәп баручы корреспондент, «Казгорсеть»
компаниясендә PR-менеджер («Уфанет») булып эшләгән, берничә компаниянең
директоры һәм гамәлгә куючысы, шул исәптән вазифага билгеләнгәнче, шәхси
эшкуар, җәмәгать туклануы оешмалары челтәре, «Безнең лига» КВН лигасы җитәкчесе
һәм әйдәп баручы авторлык телепрограммасы җитәкчесе булган.
Шәһәр башлыгы яңа җитәкчелек алдында яшьләр сәясәте өлкәсендә кызыклы
проектларны гамәлгә ашыру бурычы торуын билгеләп үтте, шул ук вакытта эксперт
советы алга таба үзләрен профильле юнәлешләр буенча күрсәтә алачак башка
финалистларның эшләнмәләрен игътибар белән өйрәнде.
Исегезгә төшерәбез, элек профиль комитетын җитәкләгән Айрат Фәизов Казанның
Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары итеп билгеләнде.