(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген шәһәр Ратушасында Казансуның уң ярында территорияне үстерүнең иң яхшы концепциясенә ачык халыкара архитектура конкурсы призерларын игълан иттеләр. Икенче һәм өченче урыннарны жюри берьюлы берничә эшкә тапшырды – барлыгы алты проект билгеләп үтелде. Беренче урынны бирмәскә карар кылынды. Матбугат конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, конкурс югары планка бирергә мөмкинлек бирде, ә Казансу елгасының уң як ярындагы территория ничек үзгәрәчәк һәм концепцияләрнең берсе тормышка ашырылачакмы, әллә берничә архитектура карары берләшәчәкме икәнен инвестор билгеләячәк.
Конкурста катнашуга барлыгы 188 гариза бирелгән. Финалга 19 илдән 50 проект сайлап алынган. Аларның 27-се – Россиянең 11 төбәгенең архитектура бюролары, 21-е – чит ил, тагын 2-се –катнаш Россия-чит ил командалары тарафыннан эшләнгән. Катнашучылар географиясе киң: Россия, Аргентина, Белоруссия, Болгария, Бөекбритания, Греция, Германия, Индия, Индонезия, Иран, Испания, Италия, Канада, Кытай, Колумбия, Мексика, Нидерланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Таиланд, Үзбәкстан, Франция, Швейцария, Эквадор. Барлык эшләр дә проектлар буенча йомгаклау фикер алышуында җентекләп өйрәнелде.
«Бик кызу дискуссия булды. Мондый күләмдә хөрмәтле экспертларны бергә җыю – ул кыйммәткә тора. Без аралашудан бик зур канәгатьлек алдык. Хәзер озак еллар шәһәрнең бизәге булып торачак проектны тормышка ашырырга кирәк. Без төрле юнәлешләрдәге профессионалларның фикерләрен ишеттек. Без моңа бер генә көн бүлеп бирмәдек, барлык карарларга да ирештек. Безгә тәкъдим ителгән идеяләрнең Казансу елгасын үстерү концепциясенә туры килүе, биредә планлаштырылган парк белән ярашуы бик мөһим иде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча без 21 проектны калдырдык», – дип сөйләде Казан Мэры, конкурс жюри рәисе Илсур Метшин.
И.Метшин сүзләренә караганда, проектларның һәркайсы уникаль детальләр белән аерылып тора, шуңа күрә жюрига бердәм фикергә килү авыр булган. Ул билгеләп үткәнчә, авторларның идеясен һәрвакытта да башта ук аңлап бетереп булмаган. «Бер проектны игътибарсыз калдыру да булды. Башта ул 3 тавыш кына җыйды. Әмма экспертларның берсе эшне яңадан карарга тәкъдим итте, һәм фикер алышу барышында без анда бик күп яхшылыклар таптык, һәм ул топка күтәрелде», – дип сөйләде шәһәр башлыгы. Ул шулай ук конкурс шартлары буенча катнашучылар үз идеяләре белән уртаклаша, дип искәртте, әмма инвестор аларны гамәлгә ашырырга мәҗбүри булмаячак – ул төгәл вариантны алу өчен берничә идеяне бергә берләштерергә дә мөмкин. «Бу фикер алышулар, архитектура чишелешләрен өйрәнү безгә күпне күрергә ярдәм итте. Без планканы бирдек, һәм без аны төшермәячәкбез. Минемчә, бу киләчәктә дә яхшы традиция булачак», – дип билгеләде И.Метшин.
Шулай итеп, икенче урынны Швейцариянең Цюрих шәһәреннән DUERIG AG архитектура бюросы (бюроның авторлар коллективын аның президенты Жан-Пьер Дюриг җитәкли), Borgos Pieper дизайнерлык студиясе (авторлык коллективы – Этьен Боргос һәм Надин Пипер), аны Испания һәм Англиядән архитекторлар тәкъдим итә, шулай ук Татарстан башкаласыннан «Архитектурная Мастерская „Старая Казань“» ҖЧҖ (авторлык коллективы – Павел Тиняев, Елена Корнилова, Лиля Зәкиева, Миләүшә Фәттахова, Рафаэль Сафиуллин).
Өч өченче урын Россия һәм Франция вәкилләреннән GPC-PHOSPHORIS консорциумына , «LAMPA community RU (Kate Kuznechikova, Anastasia Nudina, Alexander Sokolov, Artem Solovev, Anna Demidova) , p.m. (personal message) RU / ECU, OBSERVATORIUM NL» консорциумына бирелде, ул Нидерланд, Эквадор һәм Россия белгечләрен һәм Мәскәү һәм Санкт-Петербург архитекторларының авторлык коллективын берләштерде.
«Призерлар арасында Казан вәкилләре булуына бик шатмын. Егетләребезнең алдынгылар сафында булуы мине бик сөендерә», – дип уртаклашты Мэр.
Конкурска тәкъдим ителгән хезмәтләрдә жюри функциональлеккә генә түгел, тышкы күренешкә дә игътибар итте. Конкурста катнашучыларга Казансу акваториясе панорамасына гармонияле язылган архитектура ансамбле төзергә кирәк иде. Төзелеш төбәкнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдырырга һәм Казан Кремле ансамблен визуаль кабул итүгә комачауламаска тиеш иде. Бүләк фондының гомуми күләме 8,1 млн сум тәшкил итте.
Мәскәүнең Архитектура советы әгъзасы Сергей Скуратов сүзләренә караганда, катнашучыларга шәһәрнең иң катлаулы һәм кызыклы урыннарының берсе белән эшләргә кирәк булган. Ул билгеләгәнчә, беренче урынны билгеләмәү карары кабул ителде, чөнки бу идеяләр конкурсы иде һәм күп эшләр әле ахыргы вариантка кадәр уйланылмаган. «Без илгә күрсәтергә мөмкин булган проектны күрмәдек. Әлегә өлгермәгән. Хәер, хәрәкәт итәргә кирәк булган юнәлешләр табылды. Әгәр дә моңа кадәр архитектур юл аңлашылмаган булса, хәзер ул сызылган. Без конкрет проектны түгел, ә бу урында гамәлгә ашырыла алырлык идеяләрне сайладык. Һәр проектта уникаль, кызыклы нәрсә күрергә кирәк иде. Бу бик катлаулы һәм кызык. 168 биттән торган эшне билгеләп үтәсе килә. Бу энтузиазм гына түгел, бу үзеңне күрсәтү теләге, алда торган проблеманы хәл итү. Бу бик куанычлы хәл», – диде спикер.
Жюри әгъзасы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Герман Бакулин барлык эшләрдә дә бик күп кызыклы күзаллаулар табуы, һәм проектларның берсен дә начар дип атап булмау турында сөйләде. «Проектларның бер өлеше бу урынны шәхси, индивидуаль күзаллауларның зур күләмен чагылдыра, әмма анда әлеге территориянең мөмкинлекләре исәпкә алынмаган. Нигездә, алар алга таба уза алмадылар да. Дөрес җавап табарга омтылган проектлар да бар иде. Алар үз күзаллауларын күрсәткән, ләкин шул ук вакытта инде булдырылган ансамбльне сакларга тырышкан. Бу бик мөһим үзлек», – диде ул.
Конкурс заказчысы, Kravt Group компаниясенең идарәче партнеры Валерий Кравцун ассызыклаганча, конкурс конкурс территориясендә барлыкка киләчәк нәрсәләрне күзаллауны формалаштырырга ярдәм итте, әмма проектны гамәлгә ашыру срокларын билгеләү авырлашты. «Сроклар буенча юнәлеш бирү авыр. Ышанам, нәтиҗә буенча монда безне дә, шәһәрнең барлык халкын да канәгатьләндерәчәк искиткеч проект булачак», – дип нәтиҗә ясады ул.
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашучыларга С.Хәким урамы, «Ривьера» кунакханә комплексы территориясе, Казансу акваториясе һәм булачак парк тарафыннан чикләнгән 8,9 гектар территорияне үстерү концепциясен төзергә кирәк иде. Аны проектлау француз ландшафт архитекторы Мишель Пена җитәкчелегендә алып барыла. «Ривьера» отеле һәм аквапарк урнашкан участок бу территориягә кермәгән.
Жюри составына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Мәскәүнең Архитектур советы әгъзасы, Мәскәү архитекторлары берлеге идарәсе әгъзасы, Халыкара архитектура академиясе (IAA) академигы Сергей Скуратов, ландшафт архитекторы, Франция ландшафт архитекторлары федерациясенең элеккеге президенты Мишель Пена, Россия архитекторлар берлеге президенты, Мәскәүнең Архитектур советы әгъзасы, Россия сәнгать академиясе академигы Николай Шумаков, «Мәскәү шәһәрен шәһәр төзелешен планлаштыру фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДАУ директоры Динә Саттарова, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Казан шәһәре Думасы эксперты Татьяна Прокофьева, UNStudio оештыручысы Каролина Бос, архитектура тәнкыйтьчесе, «Брусника» компаниясенең баш архитекторы, «Проект Россия» журналына нигез салучы һәм аны Нәшер итүче Барт Голдхоорн, Orchestra Design архитектура бюросына нигез салучы Эдуард Моро, Zaha Hadid Architects башкарма директоры Кристос Пассас, Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы Герман Бакулин, Bespoke архитектура бюросы директоры Элина Сәфәрова, Kravt Group компанияләр төркеме генераль директоры Валерий Кравцун.